Дөресен генә әйткәндә, без аларның чынлыкта кемнәр булуын да белмичә калдык.
Хәзер инде үзебез генә хуҗа булып, тыныч кына яшисе калды. Атакай, алтмышын тутырса да, нык, җегәрле карт әле, инәй дә бер генә көн дә эшсез торырга өйрәнмәгән. Алар, үз сүзләре белән әйткәндә, тормыш корырга яраталар – төпле итеп, ныклы итеп – яшәүнең мәгънәсен дә шуннан гына табалар. Өченче тапкыр инде аларның яңа урында, яңабаштан «тормыш корулары» – зарланмыйлар, авырсынмыйлар, тик бер Ходайдан иминлек кенә телиләр. Без исә таяныч һәм булышчы – шуңа ышанып килделәр дә алар.
Аерым ишегалды булгач, башта тавык-чебеш үрчетә башладылар, аннары тәвәккәлләп сыер да алдылар. (Кош-кортсыз, сыерсыз торуны алар тормышка да санамыйлар иде.) Ул елларда безнең йортлар каршында иркен генә ялан бар иде, шунда терлек йөри, көтү дә җыелып, шуннан Казанка буена төшеп китә торган иде. Әмма сугыштан соң, бигрәк тә соңгы унбиш-егерме ел эчендә, бу тирәләр шулкадәр үзгәрде ки, хәзерге биек йортларда торучылар мондагы яланны да, тирән чокырны да, кечкенә агач чиркәүне дә, билгеле, күз алларына да китерә алмыйлар. Без үзебез дә утыз биш ел күршеләр белән аралашып яшәгән бәләкәй йорттан зур йортка – шуның өч бүлмәле, санузеллы бер «секциясенә» кереп бикләндек. Күптән инде вак йортлар сүтелеп, бакчалар киселеп бетте.
…Янә килеп, атакай йортыбыз артында буш яткан биш сотый чамасы җирне әкренләп бакчага әйләндерде. Аның өчен бу бөтенләй яңа эш иде. Әмма шуңа карамастан ул, йөреп-сорашып һәм бик күп көч салып, менә дигән бакча үстерде. (Билгеле, минем дә шактый көчем керде.) Безнең бакчада Казан туфрагында үсә торган җимеш агачларының барысы да бар иде. Мәгәр шуларның иң шәбе Владимирский дип аталган кара чия агачы иде. Карт аны каяндыр читтән алып кайтып утыртты. Якын-тирә бакчаларда да бу чия бик сирәк күренә иде. Безнең туфрак килеште булса кирәк, бик тиз алындылар, өч-дүрт ел эчендә яшьрәк алмагачларны да узып киттеләр – алар чәчәк атканда бөтен бакча ак күбеккә күмелә торган иде… Чия, гомумән, әрсез агач, бу «кара»ның да үсентеләре күп була иде – без аларны сорап килгән таныш-белешләргә күп өләштек. Кайбер язучыларның бакчаларында да безнең татлы чия хәзер дә әле үсеп утыра торгандыр.
Без килгән заманда хәзерге шикелле Казанның бөтен әтрафын әйләндереп алган бакчалы дачалар юк иде (яки бик аз булгандыр)… Җимеш бакчалары күбрәк шәһәр читендәге вак йортлар ихатасында гына үсә иде. Ул бакчаларга язын сыерчыклар килә, чәчәк вакытында бөтен тирә-юне хуш ис белән тула, монда җылы җир исе аңкыган тынлык хөкем сөрә, монда кеше дә үзен табигатькә якынрак тоя иде. Менә безгә килгән таныш-белешләр дә бакчабызга кермичә, «сөбханалла» дип сокланмыйча һәм җимешләрен өзеп капмыйча китмиләр иде.
Мәгәр безнең үзебезгә бакчалы йортыбызда бөтен бер гаилә булып, оешып кына яшәргә туры килмәде. Заманы шундый тынгысыз-киеренке иде… Кыскасы, төрле сәбәпләр аркасында миңа Казаннан өч тапкыр китеп торырга туры килде. Унике ел вакытның алты ел ярымын читтә уздырдым. (Шуның өч ел ярымы фронтта узды.) Энем дә сугышка чаклы ук эш эзләп Урал якларына чыгып киткән иде.
…Авыр сугыш елларының газап-михнәтләрен язып торуның кирәге бармы икән? Бик мәгълүм нәрсә… Минем картларга, хатын-балаларга да җан асрау, әлбәттә, җиңел булмаган. Ләкин шулай да ничектер яшәгәннәр, аяктан егылмаганнар, исән калганнар.
Сугыштан соң без тагын бер ояга җыелдык. Энем дә фронттан исән-сау кайтты. Яшәү шартлары, билгеле, җиңел түгел иде, ләкин аңа әллә ни исебез китми, чөнки сугыш җиңү белән бетте, без исән калдык. Хәзер инде, башта хыял иткәнчә, бергә оешып кына, җиң сызганып тора башларга кирәк… Кирәк тә бит, әмма тормыш дигәнең явыз каенанадай берәр төрле әшәкелек эшли дә тора. Без кайтканда сәламәт кенә йөргән инәй җәй ахырына таба ничектер, әкрен генә хәлсезләнә башлады. Эче авыртудан зарланды, ашаудан калды. Күзгә күренеп саргайды һәм ябык- ты… Шулай да ятмаска тырышты, йөреп азапланды, ләкин барыбер ятарга мәҗбүр булды. Күрәбез, инәйнең хәле шәптән түгел, ниндидер әшәке чир ябышканга охшый. Ул вакытта врач чакыртулары авыр иде, ярый әле үзебезнең якын туганнардан Рөкыя апа белән Суфия – икесе дә врачлар – килеп карадылар. Инәйнең янына утырып, хәлен сорашып, әйбәтләп карагач, иреннәрен кысып, бер-берсенә карашып, уйланып тордылар да әйттеләр: