Выбрать главу

– Җиңгәчәйне берәр яхшы хирургка күрсәтергә кирәк, – диделәр. Һәм ул чакта дан тоткан хирурглардан профессор Харитоновны чакырырга куштылар.

…Андый мәшһүр белгечнең өйгә килүенә ышаныч аз иде, шулай да мин Вишневский клиникасына барып, үтенеп карарга булдым. Һәм, гаҗәпкә каршы, бу зур гәүдәле, мәһабәт профессор үтенечемне кире какмады. Адресны язып алды һәм иртәгә фәлән сәгатьтә көтәргә кушты. (Бу инде аның тарафыннан врачлык вазифасын үтәү генә түгел, бер татар карчыгына карата олы җанлылык күрсәтү дә иде, минемчә.)

Икенче көнне без, Хозыр-Ильясны көткәндәй, аны көтеп алдык. Әйткән сәгатендә килде, чишенде, инәй янына узды, без ашыгып куйган урындыкка утырды, авыруга бераз карап торды да минем аша хәлен сорашты, шуннан соң инәйнең күкрәген тыңлады, ап-ак таза кулы белән күлмәк аша гына эчен кат-кат баскалап карады – инәй шул чакта бик ыңгырашты… Карап бетергәч, профессор кулын әйбәтләп юды да өстәл янына рецептлар язарга утырды. Шул чакта безгә инәйнең хәлен дә аңлатты: бавырында яман шеш булса кирәк, бердәнбер чара – операция, әмма авыр операцияне җитмештән узган карчык күтәрә алмас, диде. Язып калдырган дарулары авыртуны басар өчен – инәй шуларны эчеп, тыныч кына ятарга тиеш икән… Без профессорга кат-кат рәхмәтләр әйтеп, урамга чаклы озатып калдык. (Билгеле, без аңа күпмедер гонорар да бирдек – ул шуны карамыйча гына пальто кесәсенә салды.)

Инәйдә яман шеш – бу рак дигән сүз… Ләкин ракның ни дәрәҗәдә әшәке авыру булуын, аңардан котылу мөмкин түгеллеген без әле яхшылап белми дә идек. (Һәр заманның үз авырулары була, күрәсең. Без тиф, туберкулёз, эч китү, бизгәкләрне күреп уздырдык, ә рак белән йөрәк авыруы сугыштан соңгы елларда гына көчәеп китте.) Хәлбуки атаклы профессор үзе килеп карап киткәч, бездә ниндидер өмет тә туган кебек булды. Аның язып калдырган даруларын эчергәч, инәйнең үтә газаплы авырулары да гүя басыла төште. Әмма ул, мескинә, иртә яуган кар шикелле көннән-көн сыза-бетә барды. Шулай ук өзелер микәнни?.. Атакай көне-төне яныннан китмичә аны карады. Ә көннәрдән бер көнне инәй аңардан мунчага илтеп юындыруын сораган. Өч ай буена урын өстендә хәрәкәтсез яткан авыруның бу соравы бик аңлашыла иде, әмма моны ничек итеп үтәргә?.. Шәһәр мунчаларының берсенә дә, билгеле, алып барып булмаячак… Ярый әле, ерак түгел, Клыковка очында бер танышларның ак мунчалары бар иде – атакай үзе барып, ипләп кенә сорагач, ягарга рөхсәт иткәннәр. Мунчаны кызу гына ягып уздыргач, атакай кайтып, инәйне әкрен генә торгызып, аякларына пима, өстенә бәрхет тышлы төлке тунын кидереп, минем ярдәмем белән бәләкәй чанага утыртып, сак кына тартып алып китте. Числосын ачык кына хәтерләмим, ләкин бу салкын декабрь ае иде һәм беренче кар да җиргә яткан иде инде.

Шактый вакыт узганнан соң, кызарган-тиргә баткан атакай үзе генә мунчадан кайтып керде. Без куркудан коелып төштек: «Ни булды?» «Алып кайтырлык хәлем калмады, – диде атакай, өзек-өзек сулап. – Бар инде, улым, син алып кайт…»

Мин тиз генә өстемә киеп, бүрекне эләктереп, мунчага йөгердем. Барып керсәм, инәй мунча алдында, такта стенага авыша биреп утырып тора – аягында пималары, өстендә туны… «Инәй, мин сине алырга килдем», – дидем һәм ике куллап сак кына күтәреп алдым – ул кипкән көлтә кебек җип-җиңел иде. Шул чакта гына инәй миңа дәште: «Улым, синмени бу?» – диде һәм аның күкрәгеннән үзенекенә һич охшамаган сабый балаларныкыдай бик нечкә, зәгыйфь кенә тавыш чыгып куйды. Йөрәгем әллә нишләп китте, тез буыннарым хәлсезләнде – бу инде дөньядан китә башлаган кешенең тавышы иде. Инәйнең көннәре генә түгел, сәгатьләре дә санаулыга калганын мин шул чакта бик ачык сизгәндәй булдым.

Әйе, ул, бичара, мунчага илтүне юкка гына сорамаган икән. Аңлаган-көткән һәм үзенең соңгы сәгатьләрен саф килеш, пакь килеш каршы алырга теләгән… Чынлап та, ике-өч көннән инәйнең хәле кичкә табан кинәт начарланды, телдән калды, беребезне дә танымас булды. Атакай, баш очына утырып, «Йәсин» чыга башлады. Ул төн буе инәй яныннан кузгалмады… Өй эче тып-тын, тик ике кызым гына татлы йокыда… Серле-хәтәр мизгелне көткәндә күңелгә ниләр генә килми. Чыкмаган җанда өмет бар, диләр – без дә могҗиза булмасмы дип көткән идек, әмма могҗиза булмады. Иренеп кенә ата башлаган салкын-томанлы таңда инәй, ниһаять, йокыга талгандай, тавыш-тынсыз гына дөньядан үтте…

Өебезгә кергән беренче зур үлем, беренче иң зур хәсрәт… Әҗәленә тигән чир икәнен белсәк тә, җан өшеткеч газапларын күреп торсак та, ана кешенең үлеме белән килешүе бик авыр – гүя үз гомереңнең иң газиз өлеше синнән китә, әйләнәңдә һәм күңелләрдә шунда ук салкын бер бушлык туа…