Выбрать главу

Мөселман йоласы буенча мәетне озак тотарга ярамый, үлгән көнендә үк җирләргә дә кирәк иде. Без энем белән загска бару, кабер казыту кебек эшләр артыннан йөрдек, ә карчыклар инәйне юып, кәфенләп, барлык шәригать кушканнарны үтәп, озатырга әзерләделәр. Мөмкин кадәр җиренә җиткереп, күркәм итеп «Алла хозурына» озату бичара атакайның ул көнне бердәнбер кайгысы һәм юанычы иде бугай…

Әзерләп бетүгә, ике җигүле ат та килде. (Ул чакта автобус дигәннәрнең эзе дә юк иде.) Юрганга төргән инәйне ипләп кенә чыгарып, үрәчәле чанага салдылар. Чанага атакай, энем, мин, тагын якыннардан бер-ике кеше тезләнеп утырдык. Икенче үрәчәле чанага озата баручы картлар утырдылар. Әкрен генә кузгалдык. Капка төбендә «бабушка» белән саубуллашырга килгән күрше-тирәдәге марҗа түтиләр, кайбер ир-атлар, үзебезнең якыннарыбыз боек кына өелешеп калдылар.

Мәчеткә Кабан күле аша гына, халыкның өйлә намазыннан чыгуына барып җиттек. Инәйне мәчет ихатасына кертеп, чиста карга куйдык. Намаздан чыккан мулла һәм картлар шунда кыска гына җеназа укыдылар. Мин бер читтә басып кына тордым. Шул чакта күңелгә сәер генә бер уй килде: бу шәригать йолалары кешенең хәсрәтен бераз җиңеләйтмиме икән? Читтән генә карап торсам да, шуңа охшаш бер халәт мин дә кичерәм түгелме соң?! Кеше юкка гына уйлап чыгармагандыр ул йолаларны…

Җеназа укылганнан соң, мәетне яңадан чанага салып, зиратка киттек. Кабер әзер, казучылар көрәкләренә таянып көтеп торалар иде. Кыска көн инде сүнеп тә бара, шуңа күрә җирләүне кызу тоттылар. Инәйне, юрганын ачып, кабер якасына куйгач, энем белән миңа кабергә төшәргә куштылар… Һәм без, «ике бөртек», инәйнең ак кәфенгә төрелгән юка-җиңел генә гәүдәсен ипләп кенә алып, ләхеткә куйдык. (Хәтерлисездер, кечкенә бала чагыбызда безне «Хәдичәттәйнең ике бөртеге» дип йөртәләр иде.) Кабердән чыккач та, мин тизрәк бер читкә киттем…

Җирләү беткәч, меңләгән каберләр арасында тагын бер яңа кабер калдырып, без караңгы төшкәндә генә суынып беткән өебезгә кайтып кердек. Мондый көнне барысы да онытыла – ашау- эчү дә, хәтта ни дә булса уйлый алу да!..

…Уйлар соңрак килә башлый… Җитмеш өч яшендә үлеп киткән инәй бу дөньяда ни генә күрде? Бәлки, кыз чагында, яшь килен булып төшкән вакытларында дөньяның беркадәр ямен күреп калгандыр, әмма гомеренең иң күп өлешен гел эш-мәшәкатьтә азап-борчылу белән, бигрәк тә безнең өчен ут йотып үткәрде. Безнең белән бит ул юньләп яши алмыйча да калды – без «Сак белән Сок» шикелле ничә тапкыр икебез ике якка киттек тә югалдык. Мондый хәл өчен кем генә, нәрсә генә гаепле булмасын, иллә мәгәр бичара ана алдында билгеле бер гаеп тоймыйча, гомер буе үкенү хисе кичермичә калу мөмкин түгел. Һәм, әйтергә кирәк, бу үкенү хисе, бәгырьдәге сызлавык шикелле, шушы көнгә кадәр, инәй яшеннән узып китсәм дә, мине һаман да ташлаганы юк әле… Ана бик яшьли үлеп китсә дә ана, ә баласы – сакалы агарып бетсә дә бала – мәңге бурычлы бала!..

Инәйнең үлемен бигрәк тә атакай бик авыр кичерде. Асылда бит алар бөтен гомерләрен диярлек икәүдән-икәү генә уздырдылар – бу исә, илле өч ел буена бер-берсенә гел мохтаҗ булып яшәү дигән сүз… Михнәте-рәхәте, шатлыгы-кайгысы – барысы аларның бергә булган. Шуңадыр инде атакай инәйне бик озак оныта алмады, безгә һаман «инәгез кебек зат иясен, юк, тапмассыз» дип сөйләде, ә күңеле тулып киткән чакларда үзалдына әкрен генә: «Ятим калдым ласа!» – дип елап та ала торган иде. Без аның бу «йомшаклыгы»на гаҗәпләнә идек, хәтта кәефебез дә кырыла иде, чөнки картлыкта ялгыз калуның нинди зур бәхетсезлек булуын без әле уйлый да белми идек.

Әмма үлгән артыннан үлеп булмый – инәйдән башка гына яшәп ятабыз. Сугыштан соңгы еллар безнең өчен җиңел булмады. Алдарак күрдегез инде, минем әдәбият тирәсендә эшләрем бик авыр бара иде. Кәеф начар, баш бөлгенлектән чыкмый, киләчәгем дә билгесез… Ә атакай һаман үткәнен сагынып сөйли, минем исә сагынып сөйләрлек бернәрсәм дә юк әле. Миңа киләчәкне уйларга, киләчәкне кайгыртырга кирәк. Менә шул нигездә безнең араның салкынаеп киткән чаклары да булгалады. Янәсе, ул сату итмәгән булса, миңа да болай азапланырга туры килмәс иде… Билгеле, мондый уй кәефнең бик начар вакытында гына туа торган иде. Югыйсә мин атакайга андый гаеп ташлауның бер ахмаклык кына булуын яхшы аңлый идем. Октябрь революциясе аның гомерен нәкъ урталай бүлде (кырык өч яшендә була ул шул чагында). Димәк, аның яшьлеге, өлгергән ир чагы, барлык өмет-хыяллары теге заманда торып кала. Ә ул заманда сату итү хәләл кәсеп, законлы бер эш булып саналган… Йә, шуннан соң ничек итеп кешене, ник сәүдәгәр булдың, дип гаепләргә мөмкин ди?! Атакай яхшы укый, яхшы яза белә иде, әгәр социаль революция бер илле ел алданрак килсә, ул да, билгеле, сәүдә юлы белән китмәгән булыр иде. Яки, киресенчә, революция бер илле елга соңга калса, хәзерге минем замандашларымның күпмеседер сәүдәгәр, мулла, мәзин булып китәрләр иде. Нигә, шулай түгелмени?.. Асылда бит кешенең кем булуын үз дәверенең иҗтимагый шартлары билгели. (Әйтик, элек мулла буласы урынга, безнең шартларда галим булып китә…) Юк, мин атамны берничек тә гаепли алмыйм…