Алар, ягъни атам белән анам, гади кешеләр иде, гадел кешеләр иде, «ярамый, гөнаһ!» дигән нәрсәне беләләр иде. Һәрхәлдә, иманы да, чын аңы да булмаган хәзерге берише бәндәләрдән алар кешелек сыйфатлары белән күп өстеннәр иде… Һәм мин моны бер аларга карата гына әйтмим. Күптән күзәтеп киләм: чын инсафлы кешеләр борынрак заманның авыл картлары, әбиләре, укымышлы зыялылары арасында, ни хикмәттер, ешрак очрый иде. Күрәсең, аларга әхлак кагыйдәләре нәселдән үк күчә килеп, каты тәрбия белән кереп калгандыр.
Атакай инәйдән калып, унөч ел яшәде. 1958 елның шул ук декабрь таңында, озак авырудан соң, сиксән дүрт яшендә вафат булды. Каберләре янәшә, зиратның көнбатышында, Тукай яныннан кереп киткәч… Инәйгә гади ташны атакай үзе яздырып куйдырган иде. (Ташта «Нигъмәтҗан зәүҗәсе» дигән сүзләр дә бар.) Атакайга шундый ук ташны мин куйдырдым. Соңрак тимердән гади генә чардуган да эшләттем… Каберләренә баргалыйм. Еллар уза, ташлар да туза, мин үзем дә әкренләп аларга якынлашам…
Дөньяда ике генә бәхәссез хакыйкать бар: туу һәм үлем. Без менә шул ике араны узабыз. Һәм үзебезне белә башлаган көннән алып, иң якыннарыбызны – ата-ана, кардәш-ыру, дус-ишләрне югалта-югалта килеп җитәбез соңгы сәгатебезгә… Һәммәсен искә төшереп бетерерлек тә түгел. Әле шушы әсәрне язу дәвамында да кемнәрне генә югалтмадым!.. Срур тутакай, Гыйниятулла абзый, Хәбибрахман, Рәшид, Рәхим дусларны… (Боларның кайберләре хакында, онытмаган булсагыз, бу китапта язып та узган идем.) Аларның һәркайсы китапның баш өлешләрен укыганнар иде, үз фикерләрен миңа телдән яки хат аша әйткәннәр иде, инде ахырын көтәләр иде… Әмма, кызганычка каршы, минем китап алар өчен, чынлап та, укылып бетмәгән соңгы китап булып калды.
Мин бик озакка сузылган шушы озын язманың ахырына якынлашып киләм. Соңгы сүземне дә әнә шул үлгән һәм исән яшәгән дусларыма багышлыйсым килә. Кеше кешедән башка яши алмый – бу да аксиома!.. Дус кирәк, сердәш кирәк, ярдәм кулын сузучы кирәк. Шуларсыз безнең әйләнәбездә салкын бушлык хасил булыр иде. Мин, табигатем белән кешегә тиз генә якыная алмасам да, чын дуслар табу ягыннан үземне бәхетле булдым дип әйтә алам. (Сүз монда вакыт сынавын узган гомерлек дуслар турында гына бара.) Шулай ук үземнән күп олы иске буын кешеләре белән аралашуның да миңа йогынтысы зур булды. Бу җәһәттән ике җизни тиешле кешенең минем язмышымда никадәр мөһим роль уйнауларын әйтмичә уза алмыйм. Аның берсе Шәриф Хәмидулла улы Сүнчәләй – аның хакында китапның алдагы өлешләрендә язган идем инде. Икенчесе – Закуан Сафа улы Богданов… Казандагы төзүче инженерлар институтының кафедра мөдире, математик, геодезия белгече, сугыштан соң Ленин ордены белән бүләкләнгән татар укымышлысы… Заманында Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә дә укыткан… Шәриф җизни дә, Закуан җизни дә татарча һәм русча төпле белемне революциягә чаклы алганнар. Мин аларның үз телебездә бик иркен сөйләшүләренә һәм матур язуларына һәрвакыт соклана торган идем.
…Миңа яшьтән үк алар белән якыннан аралашырга туры килде. Очрашулар, утырышулар, сөйләшүләр күп булды. Һәр икесе дә табигатьләре, тәрбияләре һәм кешелек сыйфатлары белән затлы-өстен кешеләр иде. Һәрхәлдә, минем өчен – мин аларның үрнәк булырлык кешеләр икәнен һәрвакытта тоеп яшәдем. Алар миңа бервакытта да мораль укымадылар, әмма аларның «өстен торулары» мине гүя түбәнгә тәгәрәүдән гел саклап килде.
Кешенең кешегә йогынтысы гаҗәп икән ул. Кайчагында чын затлы кешене күреп кенә белү дә сине әдәп киртәсендә тота. Мисал рәвешендә бер гыйбрәтле хәлне искә төшерәсем килә…
Закуан җизнинең Василий Андреевич Яблоков дигән якын танышы бар иде. Бу – Казан университетының карт профессоры, үтә интеллигент бер кеше, борынгы дворяннар нәселеннән булса кирәк. Бер үк урамда торгач, алар, ягъни Закуан җизни белән профессор Яблоков, кичләрен гел бергә йөрергә чыга торганнар иде. Достоевский урамының очына хәтле килеп, тимер юл чокыры буенда озак кына йөргәннән соң, алар безнең бакчага кереп, бераз ял итеп китәләр иде. Закуан җизни атакай белән сөйләшергә ярата иде. Өйдә булсам, мин дә яннарына чыгып утыра идем.
Ләкин аларның болай дусларча бергәләп йөрүләре һич көтмәгәндә өзелде дә куйды.