Сугыштан соң табышкач, без хатлар языша башладык. Рәшитнең хатлары да саф татарча матур, акыллы язылган була иде. Миннән биш яшькә кечерәк булса да һәм иске мәдрәсәне күрмәсә дә, ул гарәп телен дә әйбәт кенә белгән икән. (Бала вакытында атасыннан белеп калырга өлгергән.) «Соңгы китап»ның баш өлешләрендә хата киткән гарәп сүзләрен төзәтеп миңа хат та язган иде. Кырык ел читтә, башка халыклар арасында яшәсә дә, Рәшит үзенең туган телен дә, туган әдәбиятын да, туган халкының күркәм сыйфатларын да онытмады, җуймады, һәрвакыт кызыксынып, белеп торырга тырышты. Бабасы Мәрҗани кебек «бөтен» кеше иде, мәрхүм!..
Мин монда барлык замандаш дусларымны санап чыгуны максат итеп куймадым. Алай итсәм, сүз бик озынга китәр иде… Кемнәр, ниндирәк кешеләр белән якыннан аралашуымны күрсәтер өчен шушы телгә алынган ике-өчесе дә җиткәндер дип уйлыйм. Хуш, алар миңа кайсы яклары белән якын, кадерлеләр?..
Без – замандашлар, бер үк чорларны кичергән кешеләр, бер-беребезне күптән инде яхшы беләбез, һәм шушы нигездә башланып та китте безнең арадагы дуслыклар. Әмма дуслыкны чын иткән, нык иткән нәрсә – бер-береңә ышану… Кеше булып калуыбызга ышану дияр идем мин. Хәтерләр калганда да, бәхәсләр туганда да – теләсә нинди хәлләрдә дә!.. Әнә шундый ышану туган иде безнең арада да. Бик кадерле нәрсә ул ихлас дуслык!
Ләкин сездә, укучым, «Ни өчен язучы дусларыгыз турында бер сүз дә юк?» дигән сорау туарга бик мөмкин. Әйе, мин алар турында язуны хәзергә калдырып торырга булдым. Даими аралашып яшәгән кешеләр хакында арттырмый-киметми һәм берәүне дә үпкәләтми язуы шактый четерекле-читен эш…
…Шулай да… әмма шулай да мин бер шагыйрь турында кыскача гына булса да әйтмичә уза алмыйм. Ул үзе дөньяда күптән юк инде, ләкин исеме аның телләрдән төшмәс булды… Әйтергә теләгәнем – Муса Җәлил турында… Мин аның белән егерменче елларның икенче яртысында танышкан идем. Һәм, ни хикмәттер, шушы читтән Казанга вакытлыча гына килеп йөргән шагыйрьгә шактый ук якынлашырга да өлгердем. Шулай итеп, Муса белән дусларча аралашу бер биш-алты ел дәвам итте, ләкин 1934 (яки 1935) елдан алып сугыш башланганчыга кадәр безгә бүтән очрашырга туры килмәде. (Бу вакыт эчендә мин Казаннан ике мәртәбә китеп тә тордым.) Хәзер менә Мусаның без аралашкан чаклардагы кыяфәтен, шәхси сыйфатларын, хәтердә кайсы яклары белән сакланып калуын арттырмыйча-киметмичә күз алдына китерергә тырышам. Җыйнак бәдәнле кечерәк кенә егет. Үзе дә, өс-башы да гади генә. Холкы-тотышы белән тыйнак, күп сөйләргә яратмый – бигрәк тә үзе турында, инде сөйли башласа, хис кешесенә хас булганча, бераз кабаланыбрак, дулкынланып сөйли (кызганыч, миңа аны бер тапкыр да трибунадан тыңларга туры килмәде), кешегә мөгамәләсе йомшак, тыңлый белә, фикерен уйлап әйтә, үзен өстен кую яки мактану дигән нәрсә аңарда юк, шулай ук акыл сатарга, кеше өйрәтергә дә яратмый иде, минемчә. Тагын нәрсә?.. Безнең бит әле дәртле яшь чакларыбыз – билгеле инде, уен-көлке, җыр-музыканы бик ярата идек. Белмим, кем генә ул чакта менә сугыш булыр да, Муса барыбызны да таң калдырырлык батырлыклар эшләр дип уйлый алды икән?! (Мөгаен, Мусаның үзенә дә андый уй юри генә дә килмәгәндер.) Ул бит шагыйрь, нечкә күңелле шагыйрь – ә шагыйрьне без канлы сугыш кырында түгел, бәлки, шигърият бакчасында күрергә гадәтләнгәнбез. Һәм аның кыюлыгын да ялкынлы сүзләреннән көтәбез… Шуңадыр, ахрысы, мин хәзер дә әле Мусаның тәненә уратылган чәнечкеле тимерчыбыкны өзәргә омтылган һәйкәлен хәтеремдә яхшы сакланган чын, тере Муса итеп таный алмыйм. Әмма аңлыйм, бу инде образга әверелгән Муса, һәм без аны әнә шулай фашизм зынҗырларын өзүче образ итеп кабул да иттек.
…Язмышның серләренә төшенеп бетәрлек тә түгел. Сугыш башланудан берничә ай элек кенә Муса Җәлилне, үзенең соравы буенча, Язучылар союзы идарәсе председательлегеннән азат иткән булганнар. Әгәр шул урынында калган булса, ихтимал, аны фронтка җибәрмәсләр дә иде. Әмма язмыш аңа икенче бер бөек миссияне йөкли: ул газиз башы бәрабәренә бөтен дөнья алдында фашизм тырнагына эләккән татар солдатларының йөзләрен акларга тиеш була… Һәм үти ул бу гаять куркыныч изге миссияне үзенең унбер көрәштәш иптәше белән бергә!.. Кайдан бу батырлык? Мусаның үзенә килгәндә, минем беренче нәүбәттә аның батырлыгын тыйнаклыгы һәм шагыйрь җанлы булуы белән бәйлисем килә… Һәрхәлдә, мин Мусаның батырлыгын аның табигатеннән аерып карый алмыйм. Ул минем өчен абстракт образ түгел, ә конкрет тере кеше – үлсә дә, легендага әйләнсә дә!..