Инде менә язманың ахырына да җиттек. Тәмамларга вакыт. Болай да бик озакка һәм бик озынга сузылды. Хәлбуки мин бөтен белгәнемне һәм уйлаганымны монда язып бетердем дип әйтмәс идем. Мөмкин дә түгел бу, чөнки безгә вакыт хуҗа, без вакыт таләбенә буйсынабыз. Укучы да моны исендә тотсын иде.
Язманың «Соңгы китап» дип аталуын күпләр яратмадылар. «Соңгысы булмасын!» дигән теләк белдерүчеләр дә булды. Рәхмәт аларга!.. Илебез бик әһәмиятле, бик җаваплы чорны кичерә. Партия халыкка әйтте: «Социализмны камилләштерергә кирәк», – диде. Сүз дә юк, бу һәркемнең күңелендә яткан кайнар теләге, һәм бу изге теләк, бу бөек максат өчен яшәргә дә, эшләргә дә була әле…
…Әнә шул якты өмет белән без дә хәзергә каләмебезне куйдык. Хушыгыз!..
1960–1980 ЕЛЛАР ПУБЛИЦИСТИКАСЫ
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ
(60 яшь тулу уңае белән)
Нәкый Исәнбәт…
Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарга торган ниндидер бер көч була. Андый исем һәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… Моның сере, – әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. Бу хакыйкать безнең Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, шәрәфле, хөрмәтле итте.
Нәкый Исәнбәт дигәч тә, без драматург, шагыйрь, галим бер кешене күз алдына китерәбез. Менә ярты гасырга якын инде без аның җыйнак, ягымлы исемен әдәбиятыбызда өзлексез күреп, театрларыбызда елдан-ел ишетеп киләбез. Ул Тукай исән вакытта ук яза башлый. Шуңа күрәдер ахрысы, гүя Тукайның үз кулыннан әдәби эстафетаны алып, бүгенге көнгә китереп җиткергән карт, әмма армас чапкын булып тоела ул безгә…
Кыска бер мәкаләдә Нәкый Исәнбәтнең алтмыш еллык гомерен, күп тармаклы иҗади эшчәнлеген һәм тау кадәр хезмәтен азмы-күпме тулы итеп язып чыгу – минем өчен гаять авыр бурыч. Ләкин бер нәрсә күңелне юата: халкыбыз Нәкый Исәнбәтнең кем икәнен бик яхшы белә. Ул аны үзенең иң өлкән, иң популяр милли язучысы итеп таный, ярата һәм хөрмәт итә.
Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел: язучыдан саф вөҗдан, чын гаделлек, искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул. Исәнбәтнең гомер юлы – моның ачык мисалы.
Безнең булачак язучыбыз бәрәкәтле Башкортстан туфрагында, хәзерге Салават районы Малаяз авылында, иске стиль белән 1899 елның 29 декабрендә дөньяга килә. Аның балачагы Урал итәкләрендә, ямьле Йөрүзән буйларында уза.
1910 елны атасы Сираҗетдин мулла унбер яшьлек Нәкыйне, Уфага китереп, Сабир хәзрәт мәдрәсәле «Хөсәения»гә тапшыра. Шушы мәдрәсәдә яшь шәкертнең беренче әдәби адымнары да башлана – ул аерым дәфтәргә матурлап шигырьләр язарга тотына. Көннәрдән бер көнне аның бу дәфтәре белән «Галия» шәкерте, шигъриятне искиткеч тирән хис итүче яшь шагыйрь Шәехзадә Бабич таныша.
Ул чын ихластан сокланып һәм мактап язган котлау сүзләре белән дәфтәрне хуҗасына кайтарып бирә.
Асылда, бу Бабичның Нәкый Исәнбәткә шатланып дусларча кул сузуы, үзе белән бергә әдәбият мәйданына чакыруы була.
Исәнбәтнең беренче шигыре 1914 елны «Ак юл» журналында басылып чыга. Яшь шагыйрь кыю, җитез адымнар белән атлап китә. Шул заманның һәрбер язучысы өчен басылу дәрәҗәдән саналган «Аң» журналында, шулай ук «Ак юл» белән «Сөембикә»дә аның шигырьләре бер-бер артлы чыгып торалар. Бөек революция алдыннан өч-дүрт ел вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырь һәм дүрт поэма бастырып өлгерә. Шулай итеп, Нәкый Исәнбәт безнең совет чорына үзен танытып өлгергән, һаман үсә-ныгый барган шагыйрь булып килеп керә. Революциядән соң инде аның иҗади эшчәнлеге тагын да көчәеп китә. Уфа, Казан, Мәскәү, Урал матбугатларында аның шигырьләре, сатирик парчалары, мәкаләләре өзлексез диярлек басылып тора.
Кайсы гына шагыйрь ул елларда революцияне котлап, азатлыкны мактап, коллыкны нәләтләп шигырь язмады икән?! Бу бөек чорның поэзиядә табигый чагылышы иде. Ләкин шул еллардагы меңнәрчә шигырь арасында исеме белән үк аерылып торган озын гына бер шигырь бар. «Коммуна тимерлегендә» дип атала ул. 1920 елда язылган һәм бик тиз популярлашып киткән бу шигырендә Нәкый Исәнбәт азат хезмәтнең мәгънәсен ачып бирә.
Бер генә өзек: