Әйе, бу – азат хезмәтнең әһәмиятен аңлауда бик еракка карый белү, бу – хезмәткә дәртле өндәү, бу – хезмәткә дан җырлау иде… Шул ук вакытта бу шигырь, ничектер, авторның үз хыялын, үз омтылышын да безгә аңлата кебек: чынлап та, Нәкый Исәнбәт – гомеренең һәр көнен, һәр сәгатен иҗади хезмәткә биргән, бары тик хезмәттән генә ямь-ләззәт табып яшәгән кеше ул.
Нәкый Исәнбәт үзенең иҗатында баштан ук яшь имән төсле җәелеп, тармакланып үсә башлый. Шигырьләре белән бер үк вакытта диярлек ул беренче сәхнә әсәрләрен дә яза (1912 елда – «Урнаш», 1914 елда – «Әмирхан хәзрәт»). Драматургия аның иҗатында елдан-ел көчәя бара. 1919 елда ул «Сират» дигән трагедиясен бирә. Ә 1923 елда сәхнәгә чыккан «Һиҗрәт» комедиясе, ниһаять, Исәнбәтне көчле, талантлы драматург итеп таныта. Шуннан соң инде драматургия аның иҗатында төп эш, төп юнәлеш булып китә. Шуңа күрә дә ул башлыча драматург буларак дан казана. Егерме тугыз сәхнә әсәре белән каршы ала ул үзенең алтмыш еллык бәйрәмен!
Драматургиянең һәр жанрында – комедия, трагедия һәм драмада – Исәнбәт үзен бер үк дәрәҗәдә зур оста итеп күрсәтте. Нәкъ сәхнә таләп иткәнчә, эчке интонациягә бай, үткер сөйләм теле, индивидуаль характерларга ия чын кеше образлары, оста һәм тыгыз үрелгән конфликт – менә аның һәрбер әсәренә хас сыйфатлар. Драматургның иҗатын яхшы белүче артист Габдулла Шамуков әйткәнчә, Исәнбәт әсәрләре – «йә саф комедия, йә саф драма яки саф трагедия ул»… Бу инде язучының драматургия законнарын никадәр тирән аңлавы һәм нинди зур осталыкка ия булуы турында сөйли. Менә шуңа күрә дә аның әсәрләре сәхнәдә үзләренең ачык, табигый гәүдәләнешләрен җиңел табалар, һәрвакыт тамашачыны биләп алалар һәм, гадәттә, озын гомерле булалар.
Ә тема ягыннан алып карасак? Монда инде без драматургның гаять тирән эрудицияле һәм киң колачлы булуын күрәбез. Борынгы заманның легендар шәхесләренә багышланган «Спартак», «Хуҗа Насретдин», «Әбүгалисина», революция каһарманнарын яки тарихка кергән кешеләрне гәүдәләндергән «Мулланур Вахитов», «Сәхипҗамал Волжская», «Муса Җәлил», тарихи вакыйгаларны яки билгеле бер чорны чагылдырган «Һиҗрәт», «Миркәй белән Айсылу», «Булак арты республикасы», ниһаять, вакытына карап, көннең актуаль темаларын күтәргән «Мәрьям», «Рәйхан», «Гүзәл», «Зифа» – менә бу санап чыккан кадәресе дә драматург колачлаган тормыш материалының никадәр бай булуын ачык күрсәтсә кирәк. Ләкин Исәнбәт нәрсә турында гына язмасын, ул – барысыннан элек замана язучысы. Күп әсәрләрен ул үзе яшәгән заманның зур вакыйгаларына багышлый, күп әсәрләрендә ул замандашларын борчыган мәсьәләләрне күтәреп чыга… Хәтта аның бик борынгы темаларга язылган әсәрләрендә дә хәзерге заман белән аваздашлык бик ачык сизелеп тора. Кыскасы, Исәнбәт драматургиясен әдәбиятыбызның зур казанышы, зур байлыгы дияргә тулы хакыбыз бар.
Әлбәттә, бу байлык махсус өйрәнүне сорый. Шик юк, әдәбиятчылар вакыты белән бу эшкә керешерләр. Әмма мин Исәнбәт иҗатын шушы хәтле мул уңышлы иткән бер генә сәбәпкә тукталып узарга телим. Нинди сәбәп ул?
Мин аны язучының әдәби мирасыбызга, әдәбиятыбызның алдынгы традицияләренә һәм, ниһаять, корымас чишмә кебек өзлексез бәреп торган халык иҗатына таянуы дип атар идем. Бу аның бөтен иҗаты аша кызыл җеп шикелле сузылып килә… Билгеле инде, таза җирлеккә нык басып тору язучыбызга халык рухын дөрес хис итүдә һәм милли үзенчәлекне саклауда, һичшиксез, зур ярдәм иткән булырга тиеш.
…Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дә дидек. Аның гыйльми эшләре әдәби хезмәтләреннән һич тә ким түгел. Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эш эшләде. Аннары халкыбызның фольклор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. Хәзерге вакытта калын томнар булып чыга башлаган халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Болар өстенә тагын язучының кулында озак еллардан бирле җыелып, томнар тәшкил итәрлек дәрәҗәдә тупланган, гыйльми нигездә тәртипкә салынган татар мәзәкләре, табышмаклары, җырлары, такмазалары бар. Инде без аның борынгы әдәбият язмаларын өйрәнү, аннары драматургия, поэзия буенча теоретик мәкаләләр язу кебек хезмәтләрен дә искә алсак, бу затның эшчәнлегенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел… Хәтта Исәнбәт, аркасына биштәрле капчык асып, Башкортстан һәм Татарстан җирләрендә үскән үлән-чәчәкләрне дә җәяүләп җыеп йөрде. Хәзер аның кулында йөзләрчә үсемлекнең татарча тәгаен ачыкланган исемнәре саклана. Без инде урын тарлыктан язучының балалар әдәбиятына биргән хезмәтләрен һәм классик әдәбияттан (Пушкин, Грибоедов, Мольер, Шекспирдан) зур-зур тәрҗемәләрен санап чыга алмыйбыз, тик бу эшләрнең дә күп һәм җитди булуын әйтү белән генә чикләнергә мәҗбүрбез.