Выбрать главу

Нәкый Исәнбәт – кайнар темпераментлы, тынгысыз язучы ул. Иҗат юлы аның тап-такыр да шоп-шома гына булмады. Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. Кайбер очракларда исә нахакка да кыйналды. Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, Нәкый Исәнбәт һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына турылыклы булып калды.

…Исәнбәт – көчле кеше. Алтмыш ел яшәп, шуның ярты гасырга якын вакытын беткәнче авыр иҗат эшенә биреп тә, ул әле үзенең эшчәнлеген киметкәне юк. Ул һаман яна, ул һаман иҗат итә… Һәм без ышанабыз ки, татар халкының мәхәббәт-хөрмәте аңа әле күп еллар яшәргә, күп еллар иҗат итәргә, әдәбиятыбызны: «Бу – Исәнбәтнеке!» – дип әйтерлек яңадан-яңа үлмәс әсәрләр белән баетырга мөмкинлек бирер.

1960

БЕЗНЕ УЛ ӨЙРӘТТЕ

Билгеле инде, Галимҗан Ибраһимовның кем булуын, бөтен хезмәтен, иҗатын азмы-күпме тулы һәм дөрес итеп язу бер кешенең генә эше дә, бер кыска мәкаләнең генә бурычы да түгел. Мине, язучы кешене, ул иң әүвәл әдип-художник буларак кызыксындыра. Менә шул яктан минем аңа якынрак килеп карыйсым, аңлыйсым килә. Ләкин бу да, – дөресен генә әйткәндә, гаять зур, колач җитмәс эш. Шуңа күрә мин художник иҗатының бер генә ягына – теленә һәм стиленә көч җиткән кадәр тукталып үтмәкче булам.

Иң элек шуны әйтергә кирәк: Галимҗан Ибраһимовка кадәр безнең яңа проза әдәбиятыбыз бик яшь иде әле, әгәр Заһир Бигиевтан башлап исәпләсәк тә, аның яшәп килүе ул чакта унбиш-егерме елдан артык булмагандыр. Асылда, Европа төшенчәсендәге проза әдәбияты бездә ХХ йөзгә кергәч кенә күтәрелеп китә. Ләкин ул чактагы роман, повесть, хикәяләрнең теле никадәр чуар, стиле (хикәяләү алымы) никадәр примитив булуын әйтеп торасы да юк.

Бишенче елдан соң әдәбиятка бер үк вакытта диярлек Фатих Әмирхан белән Галимҗан Ибраһимов килеп керделәр. Алар проза әдәбиятын үстерделәр дип кенә әйтсәк, бик аз булыр иде. Хикмәт монда китап шүрлегенә яңа әсәрләр өстәүдә генә түгел. Бу ике олы талант аркасында безнең проза әдәбияты яңа биеклеккә күтәрелде, өр-яңа сыйфатларга баеды, ул инде чынлап та рус һәм Европа прозасына охшаш бер кыяфәткә керде. Без чын мәгънәсендәге роман һәм хикәяләр укый башладык. Хәтта чәчмә әдәбиятлары әле туып өлгермәгән тугандаш халыклар да, татар прозасына игътибар итеп, аңардан өйрәнә, үрнәк ала башладылар.

Әлбәттә, Фатих белән Галимҗан бер-берсенә охшамаган художниклар иде, һәм шунлыктан аларның әдәбиятка алып килгән яңа сыйфатлары да нәкъ бертөсле булмады. Әдәбиятыбызны һәркайсы үзенчә баетты.

Әгәр без тел белән стильне хикәяләү чарасы итеп карасак, аларны бер-берсеннән аерып йөртә алмыйбыз. Шуңа күрә сорауны минем болай куясым килә: Галимҗан Ибраһимов хикәяләү чарасын, ягъни тел-стильне нәрсә белән баетты, нинди яңалыклар өстәде ул аңа?

Иң элек ул хикәяләү чарасының компонентларын бик нык арттырды һәм киңәйтте: без инде аның әсәрләрендә кешеләрнең, примитив прозага хас булганча, исемнәрен дә хәрәкәтләрен генә түгел, тулы портретларын күрәбез, характер үзенчәлекләрен, рухи кичерешләрен ачык сизәбез; безгә инде ул үзенең әсәрләрендә вакыйганы хикәяләү өчен кирәк булган вакыт, хәл-шарт, көнкүреш элементларын әйтеп кенә узмыйча, аларны детальләр ярдәмендә ачык картиналар итеп сурәтләп күрсәтә; әгәр аңа чаклы прозада табигать бик аз чагылдырылса, Галимҗан инде аны чынлап торып эшкә җигә. Һәр хикәясенә, һәр романына диярлек, йә вакыйганың фоны-җирлеге, йә образның рухи халәтен ачыклаучы чара, йә авторның фикерен көчәйтүче символик образ булып, табигать күренешләре әсәрнең тукымасына органик рәвештә керә. Кыскасы, Галимҗан безнең прозада табигатьне иң күп һәм иң оста кулланучы художник иде. Шуңа күрә дә аның әсәрләре шигърияткә бай. Ниһаять, ул диалог формаларын төрләндерә, эчке монологларга киң урын бирә, хикәяләүне һәрвакытта киеренке-хәрәкәтчән итеп алып бара. Шуңа күрә аның әсәрләре укучыны бер эләктереп алгач ычкындырмыйлар инде. Бу хәлне мин әсәрдәге вакыйганың нинди булуы белән түгел, ә шуның ничек язылган булуы белән аңлатырга телим, чөнки вакыйга үзе стильгә керми ул.

Билгеле инде, Галимҗан Ибраһимов мондый хикәяләү осталыгына бик әйбәт тел ярдәмендә ирешә. Галимҗан теле – үзенә бер тел ул. Иркен, җиңел, бай, матур тел. Асылда, ул безгә проза теленең иң үтемле, саф татарча үрнәген эшләп калдырды. Аның бу үрнәгендә без телебезнең гаҗәп бай эчке мөмкинчелеген, фикерне әйтеп бирә алуда һәм сурәтләп күрсәтүдә зур сәләткә ия булуын күрдек. Галимҗан аркасында безнең телебез, үзенең саф татарча булуын саклаган хәлдә, русның әдәби теленнән үрнәк алып, ничектер мәдәниләште, камилләште, бай телләр рәтенә керерлек хәлгә килде. Тел иркен һәм тигез ага башлады, аның шигърияте һәм аһәңе көчәйде, – әгәр сез иске әдәбияттан күчеп Галимҗанны укысагыз, моның шулай икәнлеген үзегез дә ачык күрерсез.