Выбрать главу

Бу урында мин, Сүнчәләй мирасын җыю, туплау буенча төзелгән комиссия члены буларак, китапның чыгу тарихына киңрәк тукталып үтәргә телим. Чөнки бу – үзенә күрә шактый гыйбрәтле бер эш. Әүвәл шуны әйтергә кирәк: Сүнчәләйнең әдәби мирасы бәхетле язмышка очрый – ул ышанычлы кулларда сак- ланып кала. Ә бит әдәбиятыбызга яңадан кайткан күп кенә язучыларның кулъязма мираслары бөтенләй табылмады диярлек.

Әйткәнемчә, Сүнчәләй кулъязмаларының күпмедер өлеше сак- лана һәм безгә килеп тә җитә (күпмедер, дим, чөнки югалган кадәресе дә, һичшиксез, булырга тиеш). Мәрхүм шагыйрьнең бертуган агасы – заманында үзе дә әдәбиятка һәм язучыларга якын торган күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәриф Сүнчәләй – Уфага кайтып, Сәгыйтьтән калган язмаларны җыеп ала һәм егерме биш елдан артык вакыт үзендә саклап тота. Тукай хатларының копияләре өчен дә, Сәгыйтьнең моңарчы беркая да басылмаган бик күп шигырьләре (аларның юл саны 1700 дән артып китә) өчен дә без менә шул кешегә бурычлыбыз.

1959 елны Шәриф Сүнчәләй авыру көенә шагыйрьнең барлык шигырьләрен, сәхнә әсәрләрен, тәрҗемәләрен, истәлекләрен, рәсемнәрен җыеп, туплап, шуларга аңлатмалар, библиографик белешмәләр язып, кыскасы, әзер җыентык хәленә китереп нәшриятка тапшырды… Тапшырды да, озак та тормый, үзе дә үлеп китте. Һәм менә шул җыентыкның бердәнбер законлы төзүчесе булган кешенең исеме хәзер басылып чыккан китапның бер генә җирендә дә күрсәтелмәгән. Йә, моңардан да үкенечле хәл булырга мөмкинме?! Инде, соңга калып булса да, без биредә Шәриф Сүнчәләйнең хезмәтен тәкъдир итеп узуны үзебезнең намус бурычыбыз дип саныйбыз.

Әйе, менә кулыбызда шагыйрьнең утыз биш ел үткәннән соң беренче тапкыр дөньяга чыккан кечкенә җыентыгы. Яңадан ул чыгармы, чыкса, кайчан чыгар, – билгесез. Шулай булгач, хәзер Сүнчәләй әсәрләрен җыеп чыгару мәсьәләсенә җитди килергә, һәрьяклап уйларга кирәк иде. Бигрәк тә киң катлау укучылар өчен дә, әдәбият белән кызыксынган, аны өйрәнгән кешеләр өчен дә бердәнбер китап булачак бит ул. Димәк, аның мөмкин кадәр тулырак булуы яхшырак түгелме соң? Һичшиксез шулай шикелле… Ләкин гамәлдә нәкъ киресе: Шәриф Сүнчәләй төзегән һәм мирас комиссиясе (комиссиядә мәрхүм Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат һәм мин идем) карап тәкъдим иткән әсәрләрнең бик күбесе китапта юк. Ни өчен болай, сәбәп нәрсәдә? Нәшрият кешеләренең мондый чакта әйтә торган бер сүзләре бар: без, диләр алар, бүгенге укучыга борынгы язучының иң яхшы әсәрләрен генә сайлап бирергә тиешбез… Сүз дә юк, бик резонлы һәм бик әйбәт теләк бу. Әмма бу әйбәт теләккә карата шундый бер сорау туа: «Яхшы»ның критерие нинди ул, кем аны билгели? Мәсьәлә ачык булсын өчен, мин монда мирас комиссиясе тәкъдим иткән, ләкин «яхшы» дип табылмаганга күрә, ахрысы, җыентыкка кермичә калган бер-ике шигырьне генә мисал итеп китерер идем. Сүнчәләйнең революциягә кадәр әдәбият китапларыннан төшмәгән, шул заманда бик күпләр яттан белгән мондый шигыре бар:

Тау биекме? Син менәмсең?Мен, менә алсаң, тауга мен.Тауга мен. Күр дөньяны син,    Күр бу дөньяның ямен.
Күр син аннан киң яланнар,    Күр авыллар, күр сулар,Күлләр, урманнар, болыннар;    Бер таралсын кайгылар.
Төш түбән. Йөр син түбәндә,    Күр чәчәкләр, чишмәләр,Күр игеннәр, күр җимешләр;    Хәсрәтеңне бер китәр!
Тауга мендең яки төштең –    Син онытма Алланы,Күңлең Алласын онытма, –    Ул яраткан дөньяны.

Әгәр «Алла» дигән сүздән курыкмаганда (ә куркырга кирәкми, чөнки шагыйрь «күңлең Алласын» дип кабатлап әйтүе белән кешенең үз күңелендә яшәгән дөньяга ышанычын аңлатырга тырыша), бу – эчтәлеге белән гаҗәп якты, формасы белән бик оригиналь шигырь. Шуңа күрә без аны җыентыкка тәкъдим иткән дә идек.

Яки менә дүрт юллык кына «Мәхбүс» шигыре:

Тик ачылсын зинданым – салкын гүрем,Тик кояш чәчсен минем гүргә нурын, –Чыкмамын бер дә кабахәт дөньяга,Бәндәләргә чын кояш чыкмас борын!

Йә, җыентыкка кермәслек шигырьмени бу? Начар язылган- мы яки мәгънәсе юкмы?.. Безгә калса, бик әйбәт шигырь, һәрхәлдә, яхшылар рәтенә керерлек шигырь…

Без, билгеле, шагыйрьнең бөтен язганнары да җыентыкка кереп бетәргә тиеш дигән таләпне куймыйбыз. Шагыйрь хәзинәсендә ни булмас! «Сайланма әсәрләр»гә, әлбәттә, сайлап кертергә кирәк. Ләкин шулай сайларга кирәк ки, китаптан шагыйрьнең күләгәсе түгел, ул үзе ачык күренеп торсын. Мәгълүм тарихи шартларда яшәгән шагыйрьнең шул шартлар билгеләгән катлаулы рухи дөньясын бөтен каршылыгы һәм чуарлыгы белән бергә аңлап-тоеп булсын. Югыйсә без, дөреслеккә каршы барып, үткән заман язучыларын майлап тарап, иннек салып, бик тәти итеп күрсәтергә тырышабыз… Моның белән без укучыны үзенчә фикер йөртүдән мәхрүм итәбез. Ә аңа ышанырга вакыттыр инде, минемчә. Күпне күргән, күпне кичергән совет укучысы бит ул. Яхшы белән яманны, ак белән караны аерырга аның аңы да, сизгерлеге дә җитәдер, шаять. Инде укучы ялгышмасын, дөрес аңлый белсен дисәк, безнең әдәбиятчыларыбыз бар, менә шулар аңа ярдәмгә килергә тиешләр. Теге яки бу язучының иҗатын һәрь- яклап ачу һәм тарихи дөрес итеп аңлата белү алар өстенә төшә. Менә Г. Халитның Сүнчәләйгә карата язган кереш мәкаләсе дә күпмедер дәрәҗәдә нәкъ әнә шул вазифаны үти, тик, кызганычка каршы, шагыйрьнең Халит әйткән фикерләрне расларлык үз әсәрләре генә җыентыкта җитәрлек түгел.