Выбрать главу

…Тагын шунысы кызыклы: Фатихның күргән-кичергәннәре аның үз әсәрләрендә үк бик ачык ярылып ята. Менә карагыз: «Йөзек кашы», «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», Ватан сугышына багышланган хикәяләре һәм, ниһаять, «Минем тәрәзәләрем»… Болар («Минем тәрәзәләрем»нән башкасы), әлбәттә, чын сәнгать әсәрләре, ягъни автор хыялы белән иҗат ителгән әсәрләр, әмма аларның һәркайсында Фатихның үзен һәм нәкъ ул үзе күргән тормышны шактый ачык тоеп, белеп була. Гомумән, Фатих ни генә язмасын, һәр әсәрен үзенең шәхси уй-кичерешләре белән бик мул сугарып, һәр әсәрендә үз җанын, үз табигатен бик нык сиздереп яза торган әдип, минемчә… Аның әсәрләрен имзасыз да танып була. Бу җәһәттән, ягъни үз йөзен шундый ачык итеп саклау җәһәтеннән, бездә Фатихка тиңләшерлек бүтән язучы бар микән?

Шуңа күрә әйтәсе килә: алтмыш яшь Фатих өчен бик аз әле!.. Аның таланты бер дә картаюны белми, аның таланты һәрвакытта таза, сәламәт. Без моны аның иҗади эшчәнлегеннән бик ачык күреп торабыз. Өлгер, нык кулы белән ул безгә хикәя артыннан хикәя, мәкалә артыннан мәкалә биреп кенә тора. Кырык елдан артык инде Фатих шушы дәртле, тынгысыз эшчәнлек сәләтен саклап килә. Ә бит ул кайнар язучы, янып-яшьнәп язучы, сүрелә башласа да гаҗәп булмас иде. Ләкин, юк, нефть кырларындагы факел кебек яна да яна әле ул!.. Дөрес, аның романнар язып булмас инде дип зарланганы бар. Ләкин мин моңа ышанмыйм. Фатихтан барысын да көтәргә була. Тик Ходай аңа сәламәтлек кенә бирсен!

Талантның серләренә төшенүе бик читен. Мин менә Фатихны язучы итеп тә, кеше итеп тә бик күптәннән һәм бик якыннан беләм. Бергә яшәдек, бергә йөрдек, бергә ашадык-эчтек. Әмма шуңа карамастан Фатихның бай таланты нидән гыйбарәт, нәрсәләр аңа хас? Моны әйтеп бирергә мин бик кыенсынам. Гомумән, язучы турында дөрес һәм тулы сүзне әйтеп бетерә алу мөмкин микән?! Һәрхәлдә, бу бер кеше, хәтта бер буын кешеләр эше генә түгел.

Шулай да мин Фатихның талантында нәрсә күрәм, нәрсәсе сокландыра мине?.. Иң элек бу – тынгысыз талант, бик актив талант. Барысына да өлгерә ул… Фатихның гомере буена заман белән бергә атлап, бай чорыбызның катлаулы вакыйгаларына художник буларак үз мөнәсәбәтен тизрәк билгеләве, үз сүзен әйтергә ашыгуы шул хакта сөйли түгелме соң? Бер генә мисал. Без колхозлашу чорын кичердек. Бу халык тормышында гаять зур һәм, әйтергә кирәк, шактый катлаулы бер тарихи вакыйга булды. Гадәттә, мондый вакыйганы үзләштерү, колачлап алу өчен язучыга еллар белән исәпләнгән күпмедер вакыт кирәк була. Ә менә Фатих, колхозлашуның иң кайнар эзләреннән барып, үзенең «Җир тыңлый» дигән романын язып та чыгарды. Бу романга караш төрлечә булырга мөмкин, әмма ул роман кайчан ничек язылуы белән Фатих өчен гаять характерлы бер иҗади факт булып кала дияр идем мин… (Дөрес, автор аны күп еллардан соң яңадан эшләп, «Утызынчы ел» исеме астында бастырып чыгарды, ләкин аңа карап кына әлеге факт әһәмиятен һич тә югалтмый.)

Мондый өлгерлек һәм тынгысызлыкны без Фатихның иҗатында өзлексез күреп киләбез. Роман, повестьлары, пьесалары, бик күп хикәяләре һәм мәкаләләре – шуның ачык мисалы… Кыскасы, Фатих – чын мәгънәсендә әдип-гражданин ул!

Тагын нәрсә?.. Актив талантка чын оптимизм хас булырга тиештер инде… Чынлап та, Фатих тормышны бик ярата ул, кешеләрне бик сөеп яза, дөньяны ничектер бик бизәкле итеп күрә белә…

Бу оптимизмның тагын бер сере бар. Фатих – бик нечкә җанлы художник, ә нечкә җанлы кеше тиз җәрәхәтләнүчән, еш кына өметсезлеккә төшүчән була. Ләкин мин үзем Фатихта бу нәрсәне сизмим. Хикмәт нидә соң?.. Хикмәт, минемчә, аның шат табигатьле булуында («Шунда да мин һаман шат булырмын»), уен-көлке яратуында, рәхәтләнеп көлә белүендә, һәм бу нәрсә художникның нечкә җанын тирән җәрәхәтләнүдән саклый да булса кирәк. Сез аның кайсы гына әсәрен алып укымагыз, нечкә лиризм белән шат юморның, игезәк балалар шикелле, һәр җөмләсендә диярлек янәшә торуын күрерсез.