Фатих – коеп куйган әдип. Яхшы мәгънәдә, киң мәгънәдә әйтәм мин бу сүзне… Тик бу кыска гына язмада мин аның бөтен әдиплек сыйфатларын санап күрсәтүне өстемә ала алмадым – зур эш, авыр эш… Хәтта аның сайрап торган теле турында да әйтмичә узам, чөнки, бердән, Фатих телен барыбыз да беләбез, икенчедән, ул үз телен мактаганны бик үк яратып та бетерми. («Берни булса, тоталар да минем телемне мактарга керешә- ләр», – дип, миңа зарланганы да бар.)
Фатих – юлдагы язучы, мәһабәт чал башын текә тотып, һаман алга карап баручы танылган зур әдип. Ихтимал, аның алтмыштан соңгы гомер юлы да шома-такыр гына булмас, әмма озын, бәрәкәтле булыр дип ышанасы килә.
ДУСЛАР БЕЛӘН БЕР СӨЙЛӘШҮ
Сез, кадерле дуслар, китап укырга ярата торгансыздыр инде. Бәлки, арагызда яратмаучылар да бардыр, ләкин алар күп түгелдер, минемчә. Китап уку, – әгәр аңа бер ияләнеп китсәң, бик мавыктыргыч эш бит ул. Ашау-эчүеңне дә онытасың, хәтта уйнарга да чыкмый башлыйсың. «Китап җене кагылган» дигән сүз дә бар иде без малай чакта. Ихтимал, ул хәтле үк кирәкми дә торгандыр, чөнки бөтен нәрсәне онытып, чамасыз күп уку аркасында үзеңә зарар да китерергә мөмкин. Мәсәлән, күзгә, зиһенгә, нервларга…
Әмма уку – бик кирәк, бик зарури нәрсә ул. Бик күп мәгълүматны, бик күп рухи байлыкны без китаптан алабыз. Китап ул – кешенең гомерлек юлдашы! Мин, мәсәлән, гомере буе китап җыйган һәм бер генә көн ди китаптан аерылмаган кешеләрне беләм. Андый кеше белән бер сөйләшүе – үзе бер мәктәп. Мин үзем күп укыдым, күп беләм дип мактана алмыйм. Ләкин китап белән кызыксынуым, китап яратуым хәзер дә беткәне юк. Җыйган китапларым да шактый ук… Бигрәк тә яшүсмер чагымда мин укырга бик һәвәс идем. Беренче мәртәбә кулыма тигән китапны һич онытасым юк. Сез Сәгыйть Сүнчәләй дигән исемне, шәт, ишетеп белә торгансыздыр. Ул – шагыйрь, Тукай замандашы, Тукай белән шактый якын мөнәсәбәттә булган һәм хатлар язышкан кеше (хәзерге вакытта безгә мәгълүм Тукай хатларының күпчелеге менә шул Сәгыйть Сүнчәләйгә язылганнар да инде).
Сәгыйть абый беркадәр безгә дә якын кеше иде, ул минем җизни Шәриф Сүнчәләйнең бертуган энесе, ягъни безгә кода тиешле була… Мин хәтерлим, 1917 елның язында, туйдан соң күпмедер вакыт узгач, Срур апа белән Шәриф җизни һәм Сәгыйть абый Уфадан безгә (Дәүләкәнгә) кунакка килделәр. Шул чакта Сәгыйть абый миңа бүләк итеп ике китап бирде. Аның берсе – Тукайның «Су анасы», икенчесе «Борчак патша» исемле китап иде. Икесе дә эре хәрефләр белән басылган бик матур китаплар иде. Кызганычка каршы, мин әле укый белми идем, миңа сигезенче генә яшь, мәктәпкә дә йөрми идем әле. Әмма ләкин мин шул ике китапны бер дә кулымнан төшерми идем, гел актара, гел рәсемнәрен карый идем, нәрсә икәнен, нәрсә язганын бик беләсем килә иде. Шулай йөртә, актара торгач, мин ничектер үзлегемнән китапларның хәрефләрен таный, сүзләрен оештырып укый башладым. Хәер, үзлегемнән генә булмас, әткәй ярдәм иткәндер, чөнки ул бик әйбәт укый да, яза да белә иде. Кыскасы, көз җитеп, беренче тапкыр мәктәпкә букча асып барганда, мин инде азмы-күпме язу таный белә идем. Шулай итеп, Сәгыйть абый бүләк иткән Тукайның «Су анасы» минем өчен чын мәгънәсендә тел ачкычы булды.
Асылда, язу танырга өйрәнүем генә түгел, гомумән, уку белән мавыгуым да шул ике китаптан башланды булса кирәк. Дөрес, мин моны соңрак, унбер-унике яшемә җиткәч кенә ачык сиздем, чөнки нәкъ шул яшьләремдә минем укырга бирелеп китүем аеруча көчәйде. Без торган Дәүләкәндә әйбәт кенә татар китапханәсе бар иде. Мин шундагы бөтен китапларны диярлек (әлбәттә, аңлый алган кадәресен) ташып укыдым. Аннары кулдан-кулга йөри торгач, искереп-тузып беткән төрле кыйсса, әкият, бәет китапларын да соранып укый торган идем. Ундүрт-унбиш яшьләремдә инде мин ул чактагы татар әдәбиятының билгеле әсәрләрен (мәсәлән, Галимҗан Ибраһимовның барлык әдәби китапларын) укып чыктым дияргә ярый. Тик ул чакларда – егерменче ел башларында – китапка кытлык зур иде, искеләр тузып бетеп бара, ә яңалар бик аз табыла торган иде.
Ул заманнардан соң күп сулар акты, күп еллар узды, әмма балачакта уянып калган уку дәрте миндә бервакытта да сүнмәде-сүрелмәде. Хәтта дүрт елга якын фронтта йөргән чагымда да мин кулыма төшкән китапны ташламаска, сакларга һәм җай чыккан саен аны укырга тырыша идем. Бер генә эпизодны искә төшереп үтәсем килә. Кырык беренче елның көзендә мин Калинин фронтындагы бер запас полкка эләккән идем. Безнең рота мал-туарлары күчеп киткән бер совхозга урнашкан иде – шуның бушап калган терлекләр абзарында торабыз. Иртәме-соңмы безне фронт сызыгындагы частьларга озатырга тиешләр, ләкин аңарчы әле монда бездән төрле эшләр эшләтәләр. Бервакытны шулай ун солдатны аерып алдылар да шуларга солдат күлмәк-ыштаннарын юарга куштылар. Мине, грамотный булганга күрәдерме инде, кер юучыларга баш итеп куйдылар. Совхозның иркен генә мунчасы бар иде, шуның казаннарында күп итеп су кайнатабыз. Старшина китереп аударган кер өемен мин әлеге ун солдатка бүлеп бирәм. Үземә дә, билгеле, алып калам, чөнки старший булсам да тик утырырга хакым юк… Менә без шул керләрне сасы дезинфекция исе аңкып торган кара сыек сабын белән ялгашларда юабыз, чайкыйбыз, сыгабыз, аннары чыгарып озын бауларга кибәргә эләбез. Бер атнага сузылды бу эш. Солдатлар көн дә, караңгы төшә башлагач, терлек абзарларына кайтып китәләр, ә мин, керләрне саклыйм дигән булып, ялгыз, берүзем җылы мунчада калам. Сумкамда минем саклап йөрткән бик кадерле бер китабым бар иде, менә шуны миңа аулакта калып, рәхәтләнеп укырга кирәк. Мин әле каяндыр бербөтен шәм дә табып алган идем. Ялгыз калгач, коры ләүкәгә шинелемне җәеп, баш астыма кипкән керләрне салып, менеп ятам да сыек шәм яктысында әлеге китабымны тәмләп кенә укырга тотынам, һәм гүя мин икенче бер дөньяга күчәм, сугыш та юк, солдат азаплары да онытыла, бары китап битләрендәге кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар гына мине чорнап ала… Моның кебек рәхәт укуны минем бүтән татыганым булмады шикелле. Ә китап бик калын иде, шулай да мин аны, мунчада куна ятып, ахырда укып та чыктым. Инде әйтим: ул китап Герценның «Былое и думы» дигән мәшһүр әсәре иде. Мин аны да шул ук совхозның туздырылган контора бүлмәсеннән табып алган идем.