Бу урында шуны әйтеп үтәргә кирәктер, ахрысы: китап яраткан кеше укуга, гомумән, бик күп вакытын бирә, ләкин укуның кагыйдәләрен берәү дә белми диярлек. Нәрсә укырга, ничек укырга? Бу эштә дә ниндидер бер тәртип, система булырга тиештер шикелле. Булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки укыр нәрсә (матур әдәбиятны гына алсак та) искиткеч күп хәзер. Бигрәк тә рус телендә. Димәк, кулга эләккән бер китапка ябышмыйча, алдан белебрәк, сайлабрак уку кирәктер инде. Мин үзем, мәсәлән, шул системасызлык, дөресрәге, талымсызлык аркасында бик күп кирәкле нәрсәләрне укырга өлгермичә калдым. (Ә кирәкмәгәннәренә күпме вакыт әрәм ителгән!)
Менә шул азмы-күпме җыелган тәҗрибәдән чыгып, минем сезгә киңәш рәвешендәрәк кайбер фикерләремне әйтәсем килгән иде. Яңадан «Су анасы»н искә төшерик. Ана телендәге китапларны яратып укуым шуңардан башланды дигән идем. Ихтимал, минем язучы булып китүемә дә аның берәр хикмәтле яшерен йогынтысы булмыйча калмагандыр… Кыскасы, менә сезгә дә иң элек шуны киңәш итәсем килә: язу танырга өйрәнгәч тә, мөмкин кадәр күбрәк ана телендәге китапларны укырга тырышыгыз. Әгәр сез, әйтик, ундүрт-унбиш яшьләрегезгә чаклы ана телендәге китапларны укып барсагыз, ул чагында инде үз телегезне бервакытта да онытмаячаксыз – ана теле гомерлеккә күңелегезгә сеңеп калачак. Бу әле шуннан соң укымасаң да ярый дигән сүз түгел, киресенчә, кече яшьтән ана теленә мәхәббәтегез уянып калса, сез, бәлки, гомерегез буена да укудан туктамассыз. Әмма шул ук вакытта сез, билгеле, рус телендәге китапларны да укып барачаксыз, һәм русча уку елдан-ел һаман арта барачак. Бу бик табигый, чөнки заманыбызның таләбе шул, чөнки рус теле аша гына зур белемгә, культурага ирешеп булачак. Ләкин мин үзем башта туган телне күңелгә нык сеңдереп калу дөресрәк булыр дип саныйм. Аннары, үз телеңдә укый-яза белмәү – бик зур кимчелек бит ул. Башка милләт кешеләре алдында зур оят!
Әйе, сезгә бик күп укырга туры киләчәк. Бу уку әле үсә төшкән саен үзгәрә дә барачак. Әйтик, унбер-унике яшьләрегездә сезне күбрәк кызыклы, маҗаралы китаплар мавыктырса, унбиш- уналты яшегезгә җиткәч инде, сез җитдирәк, тирәнрәк әсәрләр белән кызыксына башлаячаксыз. Ә дөнья китапка чамасыз бай. Борынгы әдәбият, классик әдәбият, шуларга тагын күпме яңасы өстәлеп тора – боларның барысын да укып бетерергә бер гомер түгел, өч гомер дә җитмәячәк. Димәк, сайлап укырга кирәк, ләкин сайлау – һәркемнең үз эше (зәвык һәм теләк белән бәйләнгән ул), монда киңәш бирүе бик читен. Кирәклене кирәксездән, яхшыны начардан аерыр өчен әнә шул зәвык дигән нәрсәне даими үстерергә кирәктер, ахрысы. Зәвыкны үстерүдә исә классик әдәбият үрнәкләрен укуның тәэсире зур булачак. Ләкин монда да сайламыйча булмый: мәсәлән, Тургеневны иртәрәк тә укырга ярый, ә Достоевскийны шактый соңрак, рухи яктан тәмам ныгып җиткәч уку яхшырак, чөнки ныгып җитмәгән яшь җанга бу бөек язучының әсәрләре артык зур йөк булып төшәчәк. Ә менә Лев Толстой әсәрләренең андый куркынычы юк, әмма шулай да, аның бөек романнарындагы бөтен фәлсәфи тирәнлекне аңлар өчен, бөтен сихри гүзәллеген хис итәр өчен, аларны да соңрак, өлгерә төшкәч уку хәерлерәк. Ләззәте бөтенләй башка булачак.