Әгәр миңа, балачагыма кайтып, укуны яңадан башларга туры килсә, мин баштарак төрле илләр, төрле халыклар турында язылган популяр китапларны күбрәк укырга тырышыр идем. Ни өчен? Бердән, аларны укуы бик күңелле, икенчедән, бик кирәк тә икән. География белән тарихтан яхшы хәбәрдар булу ул киләчәктә, әйтик, дөнья әдәбияты белән танышканда, бик зур ярдәм итәчәк икән. (Мәсәлән, әсәрдә тасвир ителгән халыкны, илне һәм чорны күз алдына китерүдә.) Кызганычка каршы, мин моны шактый соңга калып аңладым.
Ә сез әле шулар өстенә тагын үзегезне чорнаган табигать турында да күп белергә тиешсез. Моның әһәмияте аеруча зур. Безнең табигать кеше ярдәменә бик мохтаҗ хәзер. Һәм аны саклау башлыча сезнең өскә төшәчәк. Ләкин мин монда бу мәсьәләнең икенче бер, шулай ук үтә әһәмиятле, тәрбияви ягына басым ясарга телим. Беләсезме, табигатьне тоймаган, яратмаган кеше – рухи гарип кеше ул. Андый кеше, гадәттә, каты бәгырьле, таш йөрәкле була, чыпчыкны түгел, үзе кебек адәм баласын да кызгана белми ул. Хәлбуки адәм баласындагы чын кешелек сыйфатларының тууы һәм үсүе табигать белән бик нык бәйләнгән – чәчәкләргә сокланудан, кош-кортларны кызганудан башлана ул сыйфатлар. Ләкин нигә моның өчен әдәбият укырга кирәк соң, без бит болай да тере табигатьне гел күреп йөрибез, диярсез. Хикмәт шунда: табигатьнең без күреп җиткермәгән серләре бик күп, ә махсус китаплар яки матур әдәбият сәхифәләре безгә шуларны ачык күрергә, тоярга, эчке мәгънәсен табарга да ярдәм итә. Кыскасы, күңел күзебез ачылып киткәндәй була… Хәтердә калганнардан бер-ике мисал китерәсем килә. Лев Толстой, «Анна Каренина» романында булса кирәк, иртә язын кардан ачылган урманда беренче яшь үләннең, былтыргы корыган яфракны әкрен генә кузгатып, кыштырдатып, баш төртеп чыгып килүен яза. Нинди гап-гади һәм шул ук вакытта тылсымлы күренеш бу! Без табигатьнең кодрәтенә хәйран калабыз, без шул зәгыйфь, нечкә генә үлән өчен сөенәбез, безгә әле рәхәт тә булып китә, гүя үзебезгә дә яшәү көче өстәлә.
Икенче бер мисал. Иван Сергеевич Тургенев үзенең кечкенә бер әдәби парчасында менә нәрсә яза: бакча аллеясы буйлап зур бер эт килә, кинәт аның юлына бер чыпчык атылып чыга; ул кабарынып, гайрәтләнеп эткә каршы сикерә – бер генә түгел, берничә тапкыр чырылдап сикерә. Эт чыпчыкның бу көтелмәгән һөҗүменнән туктап кала, исе киткәндәй бераз карап тора, ахырда кире борылып китәргә мәҗбүр була. Эш нәрсәдә, нигә бәләкәй генә чыпчык үзеннән, бәлки, йөз мәртәбә зуррак җанварга һич курыкмыйча ташланырга җөрьәт итә? Баксаң, чыпчыкның оядан егылып төшкән, әле очарга да өйрәнеп җитмәгән баласы җирдә утыра икән, чыпчык этне шул баласына якын җибәрмәс өчен гайрәтләнеп аның юлын бүлгән икән. Менә сезгә гыйбрәт: чыпчык этне куркыта! Бу да җан иясендәге яшәү көченең чиксезлеге турында сөйли түгелме? Мәхәббәт үлемнән көчлерәк икән, ди чыпчыкның батырлыгына исе киткән әдип тә!
Һәм иң соңгысы. Без, өлкән яшьтәге кешеләр, күңелсез бер хакыйкатьне беләбез: олыгая барган саен, хәтер дигән нәрсә әкренләп зәгыйфьләнә бара. Алтмышлардан узгач, бу аеруча нык сизелә башлый. Дөрес, хәтернең көче, җегәрлеге төрле кешедә төрлечә, әмма барыбер яшь чактагы хәтер түгел инде ул. Менә шуңа күрә гомернең беренче яртысында, әйтик, кырыкларга чаклы, мөмкин кадәр күбрәк укып калырга кирәк. Әлбәттә, уку өзелми ул, уку дәвам итәчәк, әмма яшьрәк чакта укыганнар хәтер сандыгында озаграк та, ачыграк та сакланачак.
…Ирексездән көнләшергә туры килә сездән, яшь дуслар! Бик ләззәтләнеп укый торган еллар көтә сезне, ә бездән инде алар әкренләп узып та бара… Сезгә дә моны истән чыгармаска кирәк.
«РӘЙХАН»
Бу сезонда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Нәкый Исәнбәтнең «Рәйхан» драмасы зур уңыш белән бара. Тамашачылар спектакльне зур кызыксыну белән карыйлар. Бу уңышны беренче чиратта, безнеңчә, әсәрнең кузгаткан темасы билгели.
Драма мәхәббәт темасына язылган. Менә шул нечкә-четерекле теманы кузгатып, Нәкый Исәнбәт кыю адым ясаган диясе килә.
«Рәйхан» драмасында без нәрсә күрәбез? Язучы тормышның нинди конфликтын куя һәм аны ничек хәл итә?
Җәйге кояшлы көн. Тәрәзәләре ачык, иркен, якты өй эче. Кояш яктысы белән тулы менә шул өй эчендә без яшь, бәхетле бер семья тормышы белән танышабыз. Рәйхан – чәчәктәй чибәр хатын, яшь укытучы. Аның ире Гәрәй – бик мөлаем кеше. МТС директоры. Аларның бер балалары һәм бу баланы сөеп караучы карчык – Рәйханның әнисе дә бар. Күренеп тора, тигез, тату, бөтен бер семья бу! Сүз дә юк, Рәйхан белән Гәрәй бер-берсен көчле яраталар, ләкин бу семья бәхетен бер яратышу гына түгел, ә бәлки Рәйхан белән Гәрәйнең мәхәббәткә бер үк төрле каравы, чын дуслык, максат һәм теләкләренең туры килүе дә билгели. Кыскасы, Рәйхан да, Гәрәй дә характерлары, дөньяга карашлары, культура дәрәҗәләре белән бик пар килгәннәр, һәм шуңа күрә дә алар таза, бәхетле тормыш корып җибәрә белгәннәр.