Драмада тагын ике парның – Мәпә белән Бикбулатның, Бибкәй белән Сәхәпнең үзара мөнәсәбәтләре күрсәтелә. Бу ике пар да яратышалар, ләкин, әлеге максат берлеге булмаганлыктан, алар арасында әледән-әле аңлашылмаучылык чыгып тора. Рәйхан белән Гәрәй аларга карата өлкән киңәшче ролен дә үтиләр. Рәйхан Бибкәйгә мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңлатып бирә, Гәрәй исә Мәпә белән Бикбулатны килештерә.
Ләкин… бу коеп куйгандай бәхетле, матур семьяның да бер «сынау» аша үтәсе бар икән, һәм бу сынау үзен озак көттерми.
Менә Рәйханның кайчандыр сөеп йөргән егете Морат, «аяз көнне суккан яшен шикелле», ерак җирдән кайтып төшә. Әйе, Морат кайта… Хәер, без бу егетнең кем булуын, Рәйхан белән аның арасында ни булганын һәм ни өчен Рәйханның аны ташлап Гәрәйгә иргә чыгуын беренче пәрдәдә үк героиня авызыннан ишетеп белгән идек инде. Рәйхан сүзләренә караганда, Морат бик эгоист, көнче кеше булган, ул Рәйханның теләкләре белән хисаплашмаган, аны бары хатын итеп кенә күрергә теләгән, үзе исә тормыштан артта кала башлаган бер кеше икән. Рәйхан, билгеле, аның белән арасын өзәргә мәҗбүр була.
Инде менә шул Морат үзе хәзер безнең алдыбызда. Дөресен әйтергә кирәк, егет бездә шактый көчле уңай тәэсир калдырды. Тора-бара без аны Рәйхан биргән характеристикадан башкачарак итеп, үзебезчә күрә башлыйбыз. Чыннан да, Морат кем ул, ни өчен кайткан ул?
…Морат бөтен җаны-тәне белән Рәйханны өзелеп сөя, аның Рәйханга мәхәббәте – торган саен көчәя барган, тирән, саф мәхәббәт. Юкка гына бу мәхәббәт йөрәкне өзгеч җыр булып, «Рәйхан» көе булып тумый!
Менә шушы мәхәббәт аны туган якларына, Рәйхан янына кайтара. Якты өметләр белән кайта ул, Рәйханның бөтен таләпләренә риза булып, бергә яшәргә, бергә эшләргә, укырга дип кайта. Шул ук вакытта ул Рәйханның иргә чыккан булуын да белми. Морат тормыштан ул хәтле артта калган кеше дә булып чыкмый. Дөрес, сугыштан соң ул, Рәйхан сүзләренә караганда, укудан, үсүдән, алга омтылудан туктап тора, ләкин мәхәббәт, Рәйханга булган әлеге тирән мәхәббәт аңа хатасын аңларга, яңадан дөрес эзгә төшәргә ярдәм итә. Шуның өстенә Морат Рәйханның ире Гәрәйне фронтта үлемнән коткарган кеше дә икән әле. Йә, ничек Моратны Рәйханга тиң тормаслык егет дип әйтеп була?!
Ләкин шуңа да карамастан без Рәйхан белән Гәрәй ягында калабыз, Рәйхан Гәрәйгә чыгып дөрес эшләгән, Морат алар арасына кермәскә, ул китәргә тиеш, дибез. Ни өчен?
Моның төп сәбәбе: мәхәббәткә һәм мәхәббәт нигезендә семья кору мәсьәләсенә Моратның һәм Рәйханның төрлечәрәк каравында булса кирәк. Вакыйгадан күренә ки, Рәйхан белән Морат сугышка чаклы ук таныш булганнар, бер шәһәрдә укыганнар, бер-берсен яратканнар, ниһаять, бер-берсенә вәгъдәләр бирешкәннәр. Сугыштан соң да бу яратышу дәвам итә, вәгъдәләр саклана… Ләкин башта ук инде алар арасындагы мәхәббәт ике якның да таләпләренә, карашларына туры килгән ныклы мәхәббәт була алмый Рәйханның әйтүенә караганда, Морат «йөзек алмашкач та үзен таныта», аңа (ягъни Рәйханга) «бәйләнә, диктовать итә» башлый, аны «җыелышлардан, җәмгыятьтән көнли». Алар арасында ниндидер бер ямьсез сцена да булып ала. Шулай да Рәйхан Моратны, «армиягә китәсе егет» дип, «аның рухын төшерергә ярамый» дип (игътибар итегез!), бер юлга кичерә. Инде сугыштан соң Иркутскига Морат янына баргач, Рәйхан үзе өчен Моратның ниндидер ят кеше булып калуын күрә (Морат укуын ташлаган, ниндидер хуҗалык-коммерция эшенә керешкән, бай квартира әзерләп, шунда Рәйханны чибәр хатын итеп асрарга хыялланып тора, аңа укуын, эшен ташлап күчеп килергә тәкъдим итә). Рәйхан, боларның берсенә дә күнмичә, Морат белән арасын өзеп кайтып китә.
Ләкин бөтен фаҗига шунда ки, Морат Рәйханның ике араны чынлап өзүенә ышанмый, ул, башы-күзе тонган хәлдә, Рәйханны һаман өзелеп ярата, Рәйханның да яратуына ышана, өметләнә, көтә, хатлар яза, ахырда аны эзләп кайта. Кайтса… Рәйхан кияүдә!
Менә биредә инде бик хаклы бер сорау туа: Рәйханның Моратны әнә шундый аяныч хәлдә калдырырга ни хакы бар иде? Әгәр без бу вакыйганы сәхнәдән тормышның үзенә күчерсәк, Рәйхан, акыллы һәм намуслы хатын буларак, икенче берәүнең алданып торуы белән һич килешмәс иде, үзенең тормышка чыгуын аңа һичшиксез хәбәр итәр иде. Ләкин сәхнәдәге Рәйхан моны эшләми һәм шуның белән ул үзен шактый четерекле хәлгә дә куя. Тамашачы Рәйханны биргән вәгъдәсен бозуда гаепләргә әзер. Бу – Рәйхан өчен бик каты хөкем булыр иде. Чөнки мәхәббәттә вәгъдәсезлек – бик начар нәрсә ул, һәм, Рәйхан мәхәббәт турында күпме генә шәп сүзләр сөйләмәсен, күпме генә үзен хаклы итеп күрсәтергә тырышмасын, тамашачы аңа ышанмас иде, «син вәгъдәсез!» дияр иде. Ләкин… Рәйханның һәм авторның бәхетеннән, тамашачы мондый каты хөкем чыгармый, чөнки ул Рәйханның Моратны элек чын-чынлап яраткан булуына ышанмый. Шулай итеп, асылда, сынауны Рәйхан белән Гәрәй түгел, ә Морат кичерә. Морат тирән бер фаҗига белән өметләренең челпәрәмә килүен күрә. Табигый буларак, ул үзенең мәхәббәт мәсьәләсендә никадәр ялгыш карашта йөрүен, ниһаять, аңлый. Шуның белән бергә, ул Рәйханның аны бервакытта да чынлап яратмавын да, ниһаять, күрергә тиеш иде. Ләкин ул моны «күрми», дөресрәге, аңа моны күрергә автор вакыт бирмәгән.