«Рәйхан» драмасы – театр өчен бик җаваплы постановка ул. Башлыча геройларның тирән психологик кичерешләреннән торган бу әсәрне куюда зур осталык, сизгерлек күрсәтә белергә кирәк. Режиссёр трактовкасында, бигрәк тә һәрбер артистның уенында, бернинди фальшь булмаска тиеш. Мондый әсәрнең яңгырашын бозар өчен, кечкенә генә фальшь та җитә кала.
Театр үз бурычын ничек үтәп чыга алган соң? Нигездә, дөрес һәм уңышлы үтәгән диясе килә. Драманы сәхнәгә куючы режиссёрлар Ширияздан Сарымсаков һәм Габдулла Шамуков әсәрнең төп идея юнәлешен, ягъни совет кешесенең мәхәббәте аның тормыштагы максатыннан һәм эшчәнлегеннән аерым булырга мөмкин түгел дигән идеясен тамашачыга тулы һәм ачык җиткерәләр.
Ләкин бу әсәрдә образларны дөрес ачу башлыча артистларның үз сизгерлегенә бик нык бәйләнгән. Артист үзе башкара торган образны ничек тоя, образының катлаулы кичерешләрен ачуда нинди сизгерлек күрсәтә, дөрес, табигый чараларны таба беләме – менә эш нәрсәдә. Бу уңай белән аеруча Галия Булатованың Рәйханны ничек итеп уйнавына тукталырга кирәк. Әйе, Галия Булатова Рәйхан ролен тирән эчке эмоциональ көч белән башкара. Ихтыяр көче, акыл һәм йөрәк җылысы сизелеп тора аның Рәйханында… Әмма бу соңгысын сиздерүдә ул артык юмартланмый, һәм бу бик табигый дә. Чөнки кыска гына вакытка булса да ике ир арасына баскан хатын бик зур такт күрсәтә белергә тиеш. Булатова, чыннан да, менә шул тактны күрсәтә белә, ул, акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә Гәрәй ягында булуын сиздергән хәлдә, Моратка артык салкын булудан, кырын торудан саклана. Ләкин, безнеңчә, Булатованың Моратка карата үзен гел судья итеп тотуы гына килешеп бетми шикелле. Безнеңчә, Булатова-Рәйхан Моратның фаҗигасен күрергә һәм аның тирән мәхәббәтенә карата билгеле бер дәрәҗәдә ихтирам күрсәтә белергә тиеш иде.
Фуат Халитов Моратны, чыннан да, дәртле, ялкынлы йөрәк кешесе итеп гәүдәләндерә. Рәйханның тормышка чыгуын белгәч, Халитов-Морат үзенең аптыравын һәм тирән газабын зур ышандыру көче белән тамашачыга җиткерә. Тагын шунысы яхшы: Морат бу газаптан изрәп төшми. Ул үзендә бәхетсезлекне күтәрер- лек көч таба һәм соңгы пәрдәдә, Рәйхан белән Гәрәй алдында абруен төшермичә, үзен чын ирләрчә тота ала. Тик, безнеңчә, Халитов-Морат, Рәйхан белән ялгыз калгач, үзенең мәхәббәтен аңлаткан һәм Рәйханның җавапларын ишеткән чакта, йөрәк кичерешенең бөтен нечкә чагылышларын ачып бетерми кебек… Гомумән, Халитов туры сызыктанрак бара, кичерешләр үзгәрешен бирүдә саранлык күрсәтә.
Гәрәй – сабыр, тыйнак, акыллы, ягымлы бер кеше, – Камал III башкаруында без бу образны әнә шулай күрәбез. Камал III нең Гәрәе тамашачыда бик якты эз калдыра. Чыннан да, аның яхшы семья башы һәм үзенең зур, җаваплы эшенә чын күңеленнән бирелгән кеше булуына ышанасың. Моратка карата ул зур олы җанлылык күрсәтә. Әйтәсе дә юк, Рәйхан мәхәббәтенә чын лаек кеше ул!
Спектакльдә катнашкан барлык артистларның уенына аерым-аерым тукталырга һич мөмкинлек юк. Шулай да Мәрзия Миңлебаева башкаруында Бибкәй образының бик җылы тәэсир калдыруын әйтмичә үтеп булмый. Үзенең укырга китүе белән канатланып йөргән, Сәхәпкә булган мәхәббәтен бик саф, матур итәсе килгән, һаман әле үзендә сөйкемле балалык кыланышларын саклаган эчкерсез бер кыз ул Бибкәй…
Тормышча табигый һәм гади итеп башкара Фатыйма Камалова Гөлбикә ролен. Бөтен кыланышы, тавышы-сүзе белән коеп куйган ягымлы, пөхтә авыл хатыны булып хәтердә кала бу образ. Ләкин спектакль өчен гомуми бер кимчелекне әйтеп үтәргә кирәк. Сүзне тамашачыга җиткерүдә безнең артистлар тиешенчә эшләмиләр, күрәсең. Җөмләләрне бутап әйтүләр, аерым сүзләрне йотып калулар спектакльнең сыйфатын шактый нык төшерә. Гомумән, текстка игътибарсызлыкны, дикция, әйтемгә тиешенчә әһәмият бирмәүне Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә без еш ишетә башладык. Танылган профессиональ театр өчен бу бер дә килешә торган нәрсә түгел.