Выбрать главу

Бу спектакль, – кайбер кимчелекләренә дә карамастан, театрның һәм драматургның зур уңышы.

1953

ЧЫН ТОРМЫШ ЮЛЫННАН

Республика күчмә театры Рәисә Ишморатованың «Тормыш юлында» дигән әсәрен күрсәтте. (Куючысы – театрның баш режиссёры Вәлиев-Сульва.)

Дөресен әйтергә кирәк, әсәр, карамас борын ук, бездә билгеле бер кызыксыну тудырды: «драма» дип аталган ул, ә чын драма безнең драматургиядә сирәк очрый торган нәрсәгә әйләнде.

Спектакль безне алдамады: без, чыннан да, драма күрдек. Әсәрдә бер-берсе белән тыгыз үрелгән кеше язмышлары бар, кешеләрнең бер-берсен бәхетле яки бәхетсез итүләре бар, гамәлгә ашкан теләкләр, җимерелгән өметләр бар, ниһаять, мәхәббәт-шатлык, ачу-нәфрәт бар. Монда кешеләр, күп пьесалардагы шикелле, бәләкәй генә кыенлыкларны җиңеп яки берәр хәтәрдән җиңелчә генә өркеп, соңыннан чамасыз шаулап, зурдан кубып бәйрәм итмиләр. Монда драма кешеләрнең йөрәкләре аша үтә, ирексездән аларның язмышларын үзгәртеп җибәрә.

…Матур, сөйкемле студентка Гөлнарны ике егет сөяләр. Берсе аның – Зөфәр дигәне – чибәр, көяз, тасма телле егет, икенчесе – Газиз дигәне – басынкы, аз сүзле, тыштан бернәрсәсе белән дә ялтырап тормый диярлек. Икесе дә алар кыз укыган авыл хуҗалыгы институтын бетереп чыгалар. Гөлнар менә шушы ике егетнең берсен сайларга тиеш; һәм ул сайлый, икесенең уртасында калып (шулай туры килә), йөрәге кушканча сайлый. Газиз китә, ә Гөлнар Зөфәр белән тора башлый.

Тамашачы, ихтимал, Гөлнарның ялгышуын сизенә дә торгандыр. Әйе, Гөлнар ялгыша, бик нык ялгыша. Зөфәр, чыннан да, баштан ашкан эгоист булып чыга. Ләкин бу ялгышу бергә тора башлауның икенче көненнән үк билгеле булмый. Зөфәрнең чын йөзе тора-бара гына ачыла. Өч ел узып, Гөлнар ике бала анасы булгач кына, бәхетсезлек аның башына ишелеп төшә. Шулвакыт эчендә ул иренең вакчыл, эгоист бер кеше булуын күрә, аның эчеп, азып-тузып йөрүенә дә түзә, хыянәт ачысын да татый. Ире аркасында, ниһаять, укуыннан аерыла. Кыскасы, вакыйганы ашыктыру юк, семья тәмам җимерелгәнчегә кадәр, шактый вакыт эчтән акрынлап таркалу процессын кичерә. Шушы таркалу үзенең соңгы ноктасына җиткәч кенә, барысы да җимерелә. Анда да әле Гөлнар, балалар хакына дип, Зөфәрне тотып калырга тырыша, ләкин Зөфәр аны ташлап китә.

Драма шушының белән беттеме? Юк, бетми. Ул торган саен катлаулана, кискенләшә бара. Менә Гөлнар ике баласы белән үзенең туган авылына кайта. (Сүз уңаенда шуны әйтергә кирәк: Гөлнар, – яшьтән ятим калып, балалар йортында үскән кыз, авылда аның якын туганнарыннан берәү дә юк.) Бу авылның колхозына хезмәт күрсәтә торган МТСта директор булып Газиз эшли. Ләкин алга йөгермик, вакыйганы күзәтик. Гөлнар колхозда агроном булып эшли башлый. Ләкин аңа ике яшь баланы карап эшләве ифрат авыр. Җитмәсә, колхоз председателе Ибраһим аңа укуын бетерә алмаган, ире ташлап киткән, кулыннан эш килмәс булдыксыз бер хатын итеп карый. Бригадирлар да аны санга сукмыйлар. Шулар өстенә Гөлнар ун гектар бодайны ялгыш ашлатып харап итә яза. Мондый хәлләрдә Гөлнар, ниһаять, сынарга тиеш иде. Ләкин ул сынмый, колхозчылар аны яклап калалар, һәм… Газиз аңа ярдәм кулын суза.

Газиз Гөлнарга эш шартлары тудыра, үз әнисен Гөлнар балаларын карап торыр өчен авылга китереп куя. Шулар өстенә тагын ул аңа институтны тәмамларга да мөмкинлек бирә. Шулай итеп, Гөлнар аякка баса, яңадан кеше була.

Хәзер инде, һәрбер пьесадагы шикелле, монда да шаулатып туй иткәнне, бокаллар күтәреп пәрдә япканны гына көтәргә кала. Чыннан да, Гөлнар башта ялгышты, шуның авыр газабын кичерде, аннан кайчандыр үзен өзелеп яраткан кешесе Газиз белән очрашты. Газиз аңа зур изгелек күрсәтте, һәм без бик хаклы рәвештә аларның бергә кушылып китүләрен көтәбез. Ләкин алар кушылмыйлар, спектакль туй белән бетми. Тамашачылар, авыр көрсенеп, әсәрдәге геройларның киләчәк язмышлары турында уйланудан туктамыйча, өйләренә таралалар.

Ни булды соң? Әллә Зөфәр акылга утырып, тәүбә белән кайттымы? Гөлнар яңадан аның белән яши башладымы? Мондый хәлләр тормышта еш була бит. Чыннан да, Зөфәр соңгы пәрдәдә Гөлнарны юллап авылга, аның янына килә. Ләкин инде Гөлнар барыбер аны кабул итми.

Без моңарчы пьесаның икенче бер сызыгы турында әйтмичә тордык. Ә ул менә нидән гыйбарәт: Газиз Гөлнарны янып яратып йөргән чакта, Газизнең үзен Суфия дигән кыз (Гөлнарның дусты) тирән, саф мәхәббәт белән ярата. Билгеле инде, Гөлнар тарафыннан, җитмәсә, Зөфәр алдында, кире кагылган Газиз Суфияның бу мәхәббәтен кайчан булса да бер күрергә тиеш иде. Аннан соң ул, Гөлнарның тормышы бер җимерелер, Зөфәрдән китәр, миңа кайтыр дип көтеп тә ята алмый бит. Кыскасы, Газиз белән Суфия арасында дуслык башлана, һәм әсәрнең ахырында егет кызны өйләнешер өчен үз авылына чакыртып ала. Гөлнар институтны бетереп кайткан көнне Суфия да авылга кайтып төшә. Димәк, туй булачак икән. Ләкин ул пәрдә ябылганнан соң булачак.