Язмышлар әнә шулай үзгәрсә дә, вакыйгада катнашучы уңай образларның гаҗәеп гүзәл уртак бер сыйфатлары һаман сакланып бара – алар бар да намуслы кешеләр, үзара дуслар һәм бер-берсенә ихлас күңелдән ярдәм итәргә әзер торалар. Шуның белән бергә, алар барысы да ил тормышы белән яшәүче кеше- ләр – шәхси язмышларында ни генә булмасын, үзләренең эшләрен, ил каршындагы бурычларын онытмыйлар. Әсәрнең заманча таза рухы әнә шунда.
Без башта ук бу – чын драма дигән идек. Ләкин бу әле әсәр, сәнгать әсәре буларак, оста язылган, камил эшләнгән, тел тидерерлек урыны юк дигән сүз түгел. «Тормыш юлында» үзенең темасы, вакыйгасы, кешеләре белән никадәр мавыктыргыч булмасын, аны әле тәмам өлгереп-пешеп җиткән әсәр дип булмый. Авторның тәҗрибәсезлеге пәрдәдән пәрдәгә сизелеп тора. Без моны әсәрнең телендә дә һәм сюжет корылышында да ачык күрәбез. Дөрес, автор купшы, ялтыравыклы сүзләрдән качарга тырышкан, геройларын мөмкин кадәр гади тел белән сөйләтә, ләкин алар күп урында кирәген әйтмиләр шикелле, ничектер күзләре аларның эчке кичерешләреннән туган сүзләр булып яңгырамый. Бигрәк тә бу Газиз белән Гөлнар арасындагы диалогларда нык сизелә. Хәлбуки мондый психологик киеренкелек белән барган драмада һәр сүзне тирән тоеп, уч төбендә үлчәп карап салу кирәк иде. Бу җәһәттән әсәр әле бик нык чарлап чыгуны сорый.
Драманың сюжет корылышында иң йомшак сызык – Газиз- Суфия сызыгы. Газиз белән Суфия беренче пәрдәдә һәм соңгы пәрдә төшәр алдыннан гына очрашалар. Ләкин шушы ике очрашу вакытында да алар арасында суз булмый. Газизнең Суфияга мөнәсәбәтен һәм аны үз янына чакыруын без спектакль уртасында Газиздән килгән хат аша гына беләбез. Газизнең йөрәгендә Суфияга карата ниләр бар – бу кадәресе бөтенләй диярлек күренми. Тамашачы көтелмәгән факт алдында кала. Газиз Суфияга өйләнә. Ә без соңгы минутка кадәр егет Гөлнарга өйләнер дип көтеп утырган идек. Болай «алдау» юлы белән генә котылу ярамас. Газизнең Суфияга булган хисен, бу хиснең ничек туып, ничек тирәнәюен һичшиксез күрсәтергә кирәк. Югыйсә тамашачы гына түгел, Газиз үзе дә ни өчен Суфияга өйләнүен аңламас.
Гомумән, Газизнең эчке дөньясы ярлы бирелгән. Ул бары эш кешесе булып кына гәүдәләнә. Әсәрдә исә Газизне «баетырга» мөмкинлекләр бар. Моны өченче пәрдәдә Ләйлә-Мәхмүт исәбенә, дүртенче пәрдәдә председатель Ибраһим исәбенә эшләргә була. Ләйлә белән Мәхмүтнең башны башка терәп җырлап утырулары күңелле, әмма кирәксез. Ә председательнең дүртенче пәрдәдә бөтенләй диярлек «нагрузкасы» юк, аңа Гөлнарны Газизгә димләп йөрүдән башка эш калмый.
Кыска бер мәкаләдә вак-төяк кимчелекләрне күрсәтеп бетереп булмый, әлбәттә. Ләкин җыеп шуны әйтергә кирәк: спектакль драмада бар кадәресе белән дә һич начар түгел. Тамашачы аны кызыксынып, дулкынланып карый. Әлбәттә, моның сәбәбен бары әсәрнең үзенә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Режиссёр һәм артистлар тырышлыгы белән әнә шулай уңышлы булып чыккан ул.
Иң элек спектакльдә тигез уен – ансамбль бөтенлеге бар. Артистлар әсәрнең эчке җанын хис итеп һәм бер-берсенең «терсәкләрен тоеп» уйныйлар. Бу уен гади генә кебек, шул ук вакытта ул бик реаль һәм үтемле.
Менә Гөлнар ролендә Мөнирә Шаһидуллина. Гаҗәеп бер табигыйлек һәм җылылык бар бу яшь артистканың уенында… Аның Гөлнары – бик сөйкемле, саф күңелле кыз. Сабыр-чыдам ул. Авыр хәсрәтне бөгелмичә күтәрә, күпме хыянәт, явызлык күрсә дә, эчке җылылыгын югалтмый. Шаһидуллинаның уенын сокланып һәм яратып карыйсың.
Газиз образының материалга ярлы булуын әйткән идек. Фәридун Вәлиев бу рольдә, чиләктәге балык сыманрак, йөзеп китә алмыйча азаплана шикелле. Шулай да ул бу акыллы, кешелекле егетне, дөрес тоеп, шул саран материалда шактый тулы гәүдәләндерә. Ләкин образны көчәйтергә мөмкин әле, һәм без артист Вәлиевтән Газизне тагын да үстерә, ача төшүен көтәбез.
Аның каравы Зөфәр ролендә артист Сәет Шәкүров теләгәнчә җәелеп уйный. Материал монда җитәрлек. Бу эче ялган белән тулган бозык, аферист типны Шәкүров бик оста фаш итә. Һәр сүзе, һәр кыланышы Зөфәрнең нәкъ үзенеке – төче, ябышкак, җирәнгеч.
Галимҗан Вәлиев колхоз председателе Ибраһим өчен бик характерлы бизәкләр тапкан. Аны районнан кайтышлый ялгыш кына сәхнәгә килеп кергән чын председатель диярсең.