Икенче пландагы рольләрдән дәртле, уңган колхоз кызы Сөембикәне Кәримә Нуруллинаның оста, матур итеп уйнавын әйтергә кирәк. Без аның Сөембикәсен ышанып кабул иттек һәм яраттык.
Спектакльнең оформлениесе турында да тел яшереп каласы килми. Декорацияләр, кием-салымнар ифрат ярлы. Мондый хәл күп еллар яшәп килгән профессиональ театрга бер дә килешми, әлбәттә.
Сүз ахырында Республика күчмә театры җитәкчеләренең бер егетлекләрен әйтмичә узып булмый. Алар яңа калкып чыккан яшь драматургларның әсәрләренә тотынудан курыкмыйлар. Шушы театр сәхнәсендә А. Вәлиевнең «Вәгъдә», Г. Нуруллинның «Вөҗдан» дигән әсәрләре беренче тапкыр дөньяга чыктылар. Ниһаять, менә Рәисә Ишморатованың «Тормыш юлында»сын күрдек. Тамашачылар тарафыннан җылы каршыланган бу драма гомерле булыр дип ышанасы килә.
«ЗӘҢГӘР ШӘЛ»
Татар драматургиясендә һәм театр сәнгатендә зур эз калдырып киткән Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е соңгы мәртәбә моннан 22 ел элек уйналган иде. Ул заманда Тинчурин драматургиясе театрыбызда үзенә бер чор тотып килде. Кайсы гына әсәре уйналмасын, тамашачы аны һәрвакытта көтеп алды, һәр спектакле диярлек үзенә бер вакыйгага әверелде. Бу уңышның төп сәбәбе: ул әсәрләрнең таза, халыкчан рухта булуында иде. Шуның өстенә Тинчурин, үзе артист, үзе режиссёр кеше, сәхнә сәнгатенең нечкәлекләрен белеп, әсәрләрен бик оста эшли торган иде. Үткен һәм киеренке корылган сюжет, төгәл эшләнгән төрле характердагы образлар, бай һәм тапкыр тел – менә нәрсәләр белән аерылып тора иде аның әсәрләре. Бу сыйфатларны без аның «Зәңгәр шәл»ендә дә бик тулы рәвештә күрәбез
«Зәңгәр шәл» – чын мәгънәсендә халыкчан әсәр. Бу халыкчанлык әсәрнең эчтәлегендә генә түгел, бөтен рухында чагыла. Тинчурин борынгы авылны бик белеп һәм нечкә тоеп сурәтли. Еракта торып калган заман шактый күп яклары белән безнең күз алдыбызда җанлана. Тирән дулкынлану белән без ул заманда да халкыбызның никадәр намуслы, гадел, чыдам, нужа изүенә карамастан, шат күңелле, тормыш сөюче, уен-көлке яратучы, тапкыр телле булуын, әмма, шуның белән бергә, аның төрле хорафатлар җәтмәсенә кереп уралган, Аллага сыенып өйрәнгән, муллаларга артык ышанган, кыскасы, караңгылык хакимлегендә яшәгән булуын да күрәбез. Ләкин бу караңгылык дөньясында тынычлык хөкем сөрми, анда кешеләр сыкраналар, кешеләр нужа һәм хокуксызлык җәтмәсеннән ычкыну турында хыялланалар, капшанып кына булса да чыгу юлың эзлиләр. «Зәңгәр шәл» дини хорафатлардан әче көлә, руханиларның бозыклыкларын фаш итә. Менә болар бар да әсәрнең зур тәрбияви көчкә ия булуын әйтеп тора.
Кыска бер рецензиядә әсәрнең бөтен ягына киң тукталу мөмкин түгел, хәер, аның кирәге дә шулкадәр генә: халык «Зәңгәр шәл»не бик яхшы белә. Әмма аны егерме ике елдан соң яңадан куйганда, мәсьәләгә җитдирәк килергә, әсәрнең үзен дә яңа таләпләр күзлегеннән бер карап чыгарга, постановка өстендә дә хыялны ныграк эшләтергә кирәк иде. Хәлбуки, әсәрне сәхнәгә куючы Ширияздан Сарымсаков, вакыт тыгызлыктанмы, асылда, иске вариантны кабатлау белән генә чикләнгән.
Сүз, әлбәттә, әсәрнең вакыйгасын яки образларын үзгәртү турында бармый. Моны эшләргә берәүнең дә хакы юк. Ләкин менә аның теле турында, шулай ук теге яки бу образның кайсы ягын ачыбрак яки йомыбрак күрсәтү турында әйтмичә булмый. Тинчурин теле – үткер, тапкыр, әйтемнәргә, афоризмнарга бай тел, дидек! Бу дөрес, артистлар җәелеп, рәхәтләнеп сөйлиләр бу телдә… Ләкин драматург вакыт-вакыт чаманы югалтып җибәрә, сүз уйнату белән мавыгып китеп, артыгын әйтеп ташлый. Мәсәлән, әсәрдә тиргәү-тиргәшү сүзе күп. Аларның, бик урынлы әйтелгәннәре белән бергә, телдән урынсыз ычкынганнары да бар. Алар колакны ерталар. Әсәрне менә шулардан, драматургның кадерле мирасына һич зарар китермичә, оста кул белән бераз әрчергә мөмкин булган булыр иде. Аңа карап диалогларның үткенлеге һич тә кимемәс иде.
Аннан соң мәрхүм Тинчуринда беркадәр натурализм белән мавыгып китү, аерым положениеләрне, типларны артык күпертеп җибәрү тенденциясе бар иде. Күп кенә әсәрләрендә аның бу нәрсә сизелә. «Зәңгәр шәл» дә бу кимчелектән азат түгел. Бигрәк тә соңгы пәрдәсендә, ишанның тормышын фаш итәм дип, ахрысы, әнә шундый натурализмга тартым буяулар артык куе салынган. Биредә зәвыкны иң нык рәнҗеткән нәрсә – ул да булса хайвани хисне күперткән сүзләрнең һәм положениеләрнең шактый күп урын алуы… Мөмкин булыр идеме шуларны, әсәрнең эчтәлегенә һич зарар китермичә, беркадәр әдәп рамкасына кертергә, йома, яшерә төшәргә? Әлбәттә, мөмкин булган булыр иде. Мәсәлән, ялчы Галәвинең Мәйсәрәгә карата әйткән алама сүзләрен («Ишан хәзрәт монысыннан да безгә гошер чыгарыр әле!») һичшиксез ташларга кирәк иде. Чөнки Мәйсәрәне чын күңелдән яратып, кызганып утырган тамашачыларны бу сүзләр чиркандыралар һәм рәнҗетәләр.