Выбрать главу

Шулай ук Галәвинең Заһирага карата артык хирысланып китүен дә бетерергә яки, һич булмаса, бик нык чикләргә кирәк иде. Гомумән, бу абзыйны салкын суга батырып аласы бар.

Инде ишанның үзенә килгәндә дә чаманы онытып җибәрмәскә иде. Беренче пәрдәдә бу «изге» карт Мәйсәрәне күргәч үзенең асыл эчен фаш иткән иде инде, шуңа күрә соңгы пәрдәдә аны тагын кабатлау, һәртөрле үлчәүне югалтып, бөтенләй бәйдән ычкынган азгын итеп күрсәтү, әлбәттә, артык, кирәксез. Кеше ышанмас нәрсәне чын булса да сөйләмә, дигәннәр. Шуның төсле, карт ишанның, ялчысы белән бергәләп, кыз «аулавы» була торган хәл түгел, булса да берәүне дә ышандырмый ул. Әсәрне куючылар бу очракта драматургия хатасын тирәнәйтмәскә, бәлки, ничек тә аны йомшартырга тиешләр иде.

Шулай ук ишан хатыннарының сүзләрен һәм кыланышларын да игътибар беләнрәк, чама тойгысыннан чыгыбрак карарга кирәк булган. Сәнгатьнең сере үлчәүдә бит!

Бүтән нәрсәләрдә дә, безнеңчә, кытыршылыклар юк түгел. Мәсәлән, беренче пәрдәдә Мәйсәрә үзенең әче язмышыннан зарланып «Салкын чишмә» көенә җырлаган чакта, дус кызлары, төркем-төркем бүленеп, үзара нидер уйныйлар, көлешәләр. Бу һич табигый түгел, ясалма, тәэсирне боза, шуңа күрә тамашачының ачуын гына китерә.

«Зәңгәр шәл»нең башкаручыларына килгәндә, бөтен рольләргә дә тиешле кешеләре табылып беткән дип әйтеп булмый. Булат ролендә Азат Аббасов җырчы буларак яхшы, әмма уен йомшак. Аңа ничектер сәхнәдән яши белү җитми, сүзен әйткәндә генә, ул игътибарны үзенә җәлеп итә дә аннан тагын «югалып» тора. Бу нәрсә артистның үзендә табигый иркенлек сизмәүдән килә, ахрысы, шунлыктан хәрәкәт чикле, интонация «уйнамый».

Бәхтизина башкаруында Мәйсәрә нечкә күңелле, бик сөйкемле бер кыз булып гәүдәләнә. Мәйсәрәнең үксезлеген, газабын, сагышын, читлектәге кош кебек өзгәләнүен яшь артистка шактый тирән һәм табигый итеп күрсәтә ала. Ләкин аңарда шул тоткынлыктан, газаптан котылырга теләү-омтылыш җитәрлек түгел. Нәтиҗәдә аның уенында мескенлек, ихтыярсызлык төп тенденция булып китә. Бу исә образны бер генә яклы итә, аның омтылышын, өметен йомып калдыра. Кыскасы, Бәхтизинаның Мәйсәрәсен, әлеге табигый нечкәлеген, сөйкемлелеген саклаган хәлдә, берникадәр җанлырак, тынгысызрак итеп күрәсе килә.

Ишан ролендә бик әйбәт Хөсәен Уразиков. Тәҗрибәле карт артистның һәр хәрәкәте, һәр сүзе үлчәнгән, табигый, дөрес. Образны тирән тоеп, үз-үзенә нык ышанып уйный ул. Бу инде профессиональ осталыкның чын үрнәге.

Шулай ук Нәҗип Гайнуллин да Җиһанша ролендә әйбәт иде. Аның кансызлыгын, явызлыгын, тупаслыгын артист шактый көчле бирде, тик менә мөритләргә хас юхалык, суфилык, фанатизмны тиешенчә күрсәтеп җиткерә алмады.

Заһира ролендә Миңлебаева тамашачыларда яхшы тәэсир калдырды. Үткен, чая, туры сүзле авыл кызын ул табигый буяуларда сурәтләп бирә алды. Ихтимал, аның кайбер сүзләре һәм кыланышлары артык кискен тоелгандыр, ләкин бу – гаделсезлеккә чыдый алмаган кызның характерыннан килгән нәрсә иде. Димәк, дөрес иде.

Эпизодик рольләрдән ат карагын Халитов аеруча бер осталык белән башкарды. Заманында бу рольне мәрхүм Шакир Шамильский тиңсез уйный иде. Халитов үзенең остазыннан һич калышмый дисәк, бер дә хата булмас.

Моннан егерме ел элек уйнаган рольләрендә без яңадан Болгарскаяны, Бариевны, Сәлимҗановны күрдек. Мескен ятимә карчык (Болгарская), гаҗәеп бер җылылык белән өртелгән скрипкачы чуваш (Бариев), телгә беткән усал фальшивомонетчик (Сәлимҗанов) нәкъ беренче мәртәбә «Зәңгәр шәл»дә уйнаган чакларындагы шикелле булып күз алдына бастылар.

Әйе, «Зәңгәр шәл» – үз заманында театрыбызны бизәгән бөтен бер плеяда сәнгать эшлеклеләре һәм артистларының исеме белән бәйләнгән ул. Салих Сәйдәшев, Зәйни Солтанов, Ситдыйк Айдаров, Нәфига Арапова, Шакир Шамильский, Рокыя Кушловская, Галия Кайбицкая – менә кемнәр «Зәңгәр шәл»не халыкның сөеп карый торган спектакле итеп тудырганнар иде. Тирән рәхмәт белән бүген аларны искә аласы килә. Аларның күбесе юк инде, әмма алар тудырган сәнгать яши, сәнгать – үлемсез!

1956

«КАЗАН СӨЛГЕСЕ»

Кәрим Тинчурин драматургиясе үзенең бай сәхифәләрен безнең алда акрынлап ача бара… Менә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Казан сөлгесе»н күрсәтте. Тагын бер тапкыр без мәрхүм язучының якты талантын һәм зур осталыгын күреп сокландык.

Озак еллардан соң яңадан күргәч, без язучыга ничектер төбәлебрәк, ныграк кызыксынып карыйбыз. Шул чакта без аны тирәнрәк аңлаган, аның чын сыйфатын дөресрәк сизгән кебек булабыз. Менә ул матур бер халык көен ала да, шуңа нигезләп, күңелле, җиңелчә генә комедия яза. Вакыйгасы әллә ни дә түгел кебек, кызыклы бер мәхәббәт маҗарасы – автор шуны үзе үк көлә-көлә безгә сөйләп бирә. Дөрес, ул вакыт-вакыт мавыгып китеп, бераз арттырып та җибәрә. Ләкин бу очракта зарарсыз, көлке вакыйга сөйләгәндә арттырып җибәрү ярый ул, халык үзе шулай көлгәндә куертып җибәрергә ярата. Ә халыкчан- лык – Тинчурин иҗаты өчен бик хас нәрсә инде ул.