Выбрать главу

Ничек кенә булмасын, язучы безне сихерли, без аңа ияреп рәхәтләнеп көләбез… Моның сере нәрсәдә, Тинчуринның оста драматург булуында гынамы? Сүз дә юк, бөтен гомерен театр сәнгатенә биргән Тинчурин – сәхнә таләпләрен нечкә белүче драма остасы. Ләкин эшнең сере, минемчә, бары бер осталыкка гына кайтып калмый. Остарган куллар белән тыштан бик тәти, ә эчтән сап-салкын «әсәр» дә ясап куярга була бит. Хикмәт нәрсәдә соң? Хикмәт шунда: әсәр безгә әнә шул кызыклы бер мәхәббәт маҗарасы турында гына түгел, ә язучының үзе турында да сөйли… Һәм без, башта әйткәнемчә, язучының асыл сыйфатын күргән кебек булабыз. Әйе, мәрхүм Тинчурин гаять шат рухлы, оптимист бер кеше булган икән. Ул иң элек көләргә яраткан. Кемгә, нәрсәгә генә карамасын, ул шуның көлке ягын күрә белгән… Көлә ул яратып та, көлә зәһәр итеп тә. Шул көлү аның берәүләргә (бу очракта мәхәббәт тотышучы яшьләргә) булган күңел җылысын, икенчеләргә (каралык, искелек көчләренә) булган нәфрәтен бик ачык әйтеп тора. Безне сихерләгән нәрсә дә язучының әсәреннән бөркелеп торган әнә шул шат рухы, ихлас күңелдән көлә белүе икән… Менә ни өчен без аның әсәрләрендә иң элек Тинчуринның үзен күрергә өйрәнгәнбез.

«Казан сөлгесе» – музыкаль комедия. Ул моннан утыз еллар элек авторның үз катнашы белән безнең сәхнәдә шаулап барган иде. Ул вакытта театрның танылган осталары Бари Тарханов, Нәфига Арапова һәм яңа гына сәхнәгә аяк баскан Галия Кайбицкая төп рольләрне башкарганнар иде. Комедиянең музыкасы Салих Сәйдәшев тарафыннан эшкәртелгән иде.

Шулчаклы күп еллар үткәннән соң академия театрының «Казан сөлгесе»н яңадан сәхнәгә чыгаруы, – әлбәттә, мактаулы эш. Ләкин, музыкаль әйберләрне күптәннән куймаганга күрә, театрның билгеле бер авырлыклар кичерүе дә мөмкин иде. Бигрәк тә бер үк дәрәҗәдә уйнарга да, җырларга да сәләтле көчләрне табу җиңел булмагандыр. Спектакльнең үзендә дә бу хәл ачык күренде. Мәсәлән, Ильяс шәкерт ролендә Ибраһим Гафуров уйнау җәһәтеннән бик әйбәт, – җылы, сөйкемле образ тудыра алды. Әмма җырлауга килгәндә, тавышы зәгыйфьрәк, «Казан сөлгесе» аның башкаруында бөтен көче һәм матурлыгы белән яңгырый алмады. Моның өчен театрны да, артистны да гаепләп булмый, әлбәттә. Шул ук сүзне Бариев, Камская, Минкина, Нигъмәтуллиналарга карата да әйтергә туры килә. Болар берсе дә оперетта артистлары түгел, җырлау сәләте аларда бик чамалы. Дөрес, аларның һәркайсы бу кимчелекне оста уйнау белән капларга тырышты. Бигрәк тә Минкина мәзиннең олы кызы Саҗидәне нечкә тоеп, аның кичерешләрен – көнчелеген, үпкәсен, үзенчә хәсрәтләнүен – дөрес чагылдыра алды, диясе килә…

Ихтимал, бу спектакльдә һәр ике таләпкә дә җавап бирә алган артистка Р. Хәйретдинова булгандыр. Уйнавы да, җырлавы да аның бер үк дәрәҗәдә яхшы иде. Ягымлы, матур тавышы аның ничектер хәтергә сеңеп калды. Сөйкемле, иркә, зирәк Мөршидә һаман әле күз алдында басып торган кебек…

Ләкин безне канәгатьләндермәгән нәрсә артистларның күпчелегенә оперетта уйнау өчен кайбер сыйфатларның җитеп бетмәве генә түгел. Мәсьәлә җитдирәк тора. Мәсьәлә шунда ки, спектакльнең гомуми-профессиональ культурасы түбән иде, сәнгатьчә эшләнеше аның тиешле югарылыкта түгел иде. Безгә калса, «Казан сөлгесе», музыкаль комедия буларак, аеруча бер пөхтәлек белән куелырга тиеш иде. Шундый шат рухлы, лирик музыкаль комедия һәр детале җиренә җиткерелеп эшләнгән якты, нәфис бер спектакль булып туарга тиеш иде. Хәлбуки без нәрсә күрәбез? Артистлар уенында стиль бөтенлеге юк. Берәүләр реалистик сызыктан бер дә чыкмыйлар, икенчеләр гротеск (чамасыз күпертү) белән артык мавыгып китәләр. Хәер, комедия жанрында андый арттырып җибәрү була, ләкин ул һәр очракта да бик нык үлчәнеп, кешене ышандырырлык итеп эшләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, мәзин-Бариевның йөгереп килеп сәкегә сикереп утыруы – үлчәүдән арткан кыланыш, ә менә шәкерт-Бикчәнтәевнең мәчеткә «җеннәр» янына кергәндә бөтен гәүдәсе белән дер-дер калтыравы – урынлы «кылану». Беренче очракта ул тамашачы күзенә – ясалма, ә икенче очракта бик табигый булып күренә.

Ярлылык һәм зәвыксызлык бигрәк тә спектакльнең оформлениесендә һәм кием-салымнарында нык күзгә ташлана. Бары беренче пәрдә генә бу җәһәттән канәгатьләндерерлек, ә калганнары шапшак эшләнгән. Абзар артындагы бакчаны күрсәткән задникка карап татар авылын күз алдына китереп булмый, ә мәчет ихатасы гади ишегалдыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый… Кием-салымга килгәндә, гүя һәркем үзе әрҗәдән нәрсә тапса, шуны тоткан да кигән, – миллиме бу, заманчамы бу дип уйлап торучы булмаган.