Выбрать главу

Күмәк күренешләр дә шулай ук тиешенчә эшләнеп җитмәгән әле. Аеруча икенче пәрдәдәге киндер тукмаклау күренеше начар эшләнгән. Бер янтыкта кысылып кына өч-дүрт кыз агач бәләкләр белән нидер кыйнап утыралар. Стан өстенә салган киндерләре дә чолгаудан зур булмас… Курчак уены ич бу!

Боларга өстәп, спектакльнең музыка ягыннан эшләнеше турында да берничә сүз әйтмичә булмый. Бату Мулюков – яшь дирижёр, әсәрнең төп мотивын – «Казан сөлгесе» көен тигез, җиңел алып бара. Монысы ярый. Ләкин менә ул үзе спектакльгә кереш музыка язган, – бусы инде, йомшак итеп әйткәндә, барып чыкмаган. Озын итеп язылган бу кереш музыканы тыңлаганда күңелле комедиянең түгел, ә авыр бер драманың пәрдәсе ачылганын көтеп утырасың – шундый калын, караңгы тавышлар яңгырап китә оркестрда… Гаҗәп, ничек моны әсәрне куючыларның колаклары сизмәде икән?!

Җыеп әйткәндә, бөтен спектакльдән ярлылык, ашыгычлык, игътибарсызлык сизелеп тора. Нидән бу?.. Равил Тумашев югыйсә әзерлекле, белемле, җитди режиссёр бит. Күп нәрсәләрне ул безгә чын профессиональ осталык белән куеп күрсәтте. Бу очракта да ул нечкә сизгерлек белән пөхтә итеп эшләнгән матур, якты спектакль тудыра алмас идемени? Һичшиксез тудыра алган булыр иде. Моңа бит театрның көче дә, мөмкинлеге дә җитәрлек. Күрәсең, театр җитәкчеләре Тинчуринның авторитетына һәм халыкның Тинчурин әсәрләренә сусаган булуына күбрәк исәп тотканнар. Әмма тамашачы, Тинчуринны никадәр яратмасын, аның әйберләрен ярты-йорты гына итеп кую белән килешәчәк түгел. Моны истән чыгармаска иде. Аннан соң яхшы әйбер үзе үк яхшы итеп куюны да таләп итә. Бик билгеле хакыйкать ич бу…

Академия театры кыска гына вакыт эчендә К. Тинчуринның ике әсәрен куеп күрсәтте. Моның өчен театрга рәхмәттән башка сүз юк. Ләкин, шуның белән бергә, без театрның, Тинчурин мирасына җитдирәк карап, кайсы гына әсәрен сәхнәгә чыгарганда да югары таләпчәнлек һәм осталык белән эшләвен теләр идек.

1956

ФӘРИДӘ КУДАШЕВА ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

Талантлар бик күп төрле булалар. Көчле талант, якты талант, дибез. Ләкин ни дәрәҗәдә көчле яки ни дәрәҗәдә якты – бу кадәресен билгели торган үлчәү табигатьтә юк. Әмма һәр талантның икърар ителүен билгели торган бер объектив үлчәү шулай да бар: ул да булса – халык тарафыннан танылу… Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, халык күңеленә кереп, шунда урын алу… Менә шушы хакыйкатьтән чыгып караганда, Фәридә Кудашева, – һичшиксез, халыкның күңел түренә кереп, үзенә ныклы урын алган җырчы ул. Бу җәһәттән мин аны безнең Гөлсем Сөләйманова белән янәшә куяр идем, хәтта Салих Сәйдәш белән янәшә куюдан да курыкмас идем. Билгеле инде, сүз биредә аларның тарихта тоткан урыннары турында бармый. Бу кадәресе – башка мәсьәлә. Әмма талантларының халыкчанлыгы җәһәтеннән, ягъни халык күңеленә үтеп керә алулары ягыннан аларны, кабатлап әйтәм, янәшә куярга бик мөмкин.

Әйе, халык Фәридә Кудашеваны тыңларга ярата. Җырчының соңгы вакытларда бездә барган концертлары моны бик ачык күрсәтте. Кайда гына булмасын, нинди генә тамашачы алдына чыгып җырламасын – халык аны тәмам йотылып, сихерләнеп тыңлый.

Нәрсәдә икән моның сере? Ни өчен Фәридә тыңлаучыны бу кадәр әсир итә ала икән? Тавышының көче, яңгырашы, сафлыгы белән бит ул бездә бердәнбер җырчы түгел. Талантлы җырчылар бездә дә, башкортта да җитәрлек, ә тавышларының көче һәм диапазоны ягыннан Фәридәдән өстен торганнары да бар. Әмма шулай да… Фәридә – бөтенләй үзенә башка җырчы, һәммәсеннән аерылып тора ул… Нидән бу? Миңа калса, моның ике төрле сере бар.

…Билгеле ки, безнең татар халкы моң ярата. Сез аның көйләрен генә алып карагыз. Кыр чәчәгенә хуш ис күпме хас булса, безнең халык көйләренә дә моң шулкадәр хас, табигый нәрсә. Димәк, татар кешесе җырдан иң элек моң көтә, моң ишетергә тели. Ә Фәридә Кудашевада исә искиткеч моң байлыгы бар, йөрәге аның гел тибеп торган моң чишмәсе кебек, нинди генә көйне җырламасын, ул иң элек моңлы итеп җырлый. Әгәр Фәридә моңнан мәхрүм булса, җырчы булудан да туктар иде. Һәрхәлдә, без һичкемгә охшамаган, үзенә бер талантлы җырчыны күрмәс идек.

Ләкин табигать тарафыннан бирелгән бу бай моңны тыңлаучыга җиткерә дә белергә кирәк бит әле. Фәридәнең җырлавын «сихерле» иткән сернең икенчесе, минемчә, әнә шул җиткерә белүдә. Ничек җырлый ул? Гаять табигый итеп, көйләрнең асыл үзенчәлеген гаять нечкә тоеп, бөтен сафлыгын һәм аһәңен җиренә җиткереп җырлый. Дөрес, тавыш аңарда яңгыраш җәһәтеннән көчле түгел, ләкин бу тавыш искиткеч иркен, киң колачлы, бәрхеттәй йомшак аһәңле…