Выбрать главу

…Фатыйма Ильская Оренбургта беренче тапкыр сәхнәгә чык- кач, япь-яшь кенә кызның гаҗәеп матур уйнавын күреп сокланган Шәриф Камал ихлас күңелдән котлап аның кулын кыса.

Әйе, алар, безнең беренче артисткаларыбыз, мондый хөрмәткә, мондый мактауга лаеклылар иде. Аларның күбесендә чәчрәп торган якты талант бар иде. Һәркайсының үз йөзе, үз тавышы, үз темпераменты бар иде. Гыйззәтуллина-Волжская, Таҗдарова, Арапова, Ильская – боларны бер-берсенә охшату мөмкин дә түгел. Волжская көчле драматик рольләрдә үзен танытса, Таҗдарова карчыклар һәм социаль героинялар (мәсәлән, Корнейчукның «Эскадра һәлакәте»ндәге Оксана образы) остасы булып таныла. Фатыйма Ильская беренче чыгышларыннан ук, лирик героиняларны искиткеч бер осталык белән уйнап, тамашачыларны таңга калдыра. Ә Арапова? Бу бит чын мәгънәсендә самородок иде. Унөч-ундүрт яшьлек малайны һәм җитмеш яшьлек карчыкны уйный иде бит ул. Ничек кенә итеп уйный иде!

Татар сәхнәсенең беренче артисткалары рус театрыннан, рус сәхнәсенең олы осталарыннан өйрәнеп үстеләр. Казанның үзендә йөз елдан артык яшәп килгән көчле рус театры бар иде. Аның сәхнәсендә заманында Савина, Федотова кебек даһилар уйнап китәләр. Билгеле инде, безнең яңа туган театрыбыз, беренче сәхнәгә аяк баскан артистларыбыз рус театрына мәктәп итеп карыйлар. Шулай ук рус театр әһелләре үзләре дә татар театрына игътибар итәләр, рус газеталарында татар спектакльләре турында рецензияләр басылып чыга, ә кайбер рус артистлары татар труппасында даими режиссёр булып эшлиләр яки аерым постановкалар куялар. Мәсәлән, 1913–1914 елларда Казандагы рус те- атрының күренекле артисты, кайчандыр МХАТта, Станиславский кул астында эшләгән М. А. Громов, Кариев чакыруы буенча «Сәйяр»га килеп, «Мәкер вә мәхәббәт», «Хөкемдә хаталык» һәм «Гроза» кебек тәрҗемә әсәрләрне сәхнәгә куеша.

Язганнарга өстәп, театр тарихыбыздан шундый бер гыйбрәтле вакыйганы әйтеп үтәсем килә.

Хәзерге көндә Уфада театрыбызның хөрмәтле карт артисткасы Л. Сыртланова яши. Кем соң ул Сыртланова?

Елизавета Александровна Сыртланова Бөре шәһәрендә самавырлар белән сәүдә итүче Шляхтин дигән рус купецының кызы була. 1912 елны Бөрегә татар артисты Мохтар Мутин килеп спектакль куярга тырышып йөри, ләкин спектакльдә уйнар өчен хатын-кыз таба алмыйча йөди. Шәһәрдәге татар кызларыннан берәүнең дә артистка якын килергә, аның белән «театр уйнарга» йөрәге җитми. Ахырда яшьләр тәмам аптырауда калган артистка: «Бездә бер Лиза исемле рус кызы бар, татарча бик оста сөйләшә, шул уйнамасмы икән», – диләр. Лизаны чакырталар һәм спектакльгә катнашуын үтенәләр. Лиза бик куанып риза була. Ниһаять, спектакль уйнала һәм бу спектакль яшь кызның йөрәген театрга тәмам бәйли дә куя. Аңарда чын-чыннан артистка булу теләге туа, һәм ул Мохтар Мутинга ияреп китеп тә бара… Шулай итеп, яшь кенә кыз Лиза Шляхтина ул заманда охшашы булмаган гаять кыю адым ясый һәм үзенең тормышын, киләчәген татар сәхнәсе белән бәйли. Татар сәхнәсенең хатын-кызларга иң аптыраган чагында килеп, озак еллар дәвамында татар театрына фидакярләрчә хезмәт итә һәм Сыртланова фамилиясе белән татарның үз кешесе – күренекле артисткаларыбызның берсе булып таныла.

Театрыбызның беренче карлыгачлары әнә шулар – кыю һәм сылу кызларыбыз! Гасырлар буенча караңгылыкта изелеп яшәгән татар халкының уяну чорында туып үскән бу кызлар безнең сәхнәбезгә чынлап та туачак язлар хәбәрчесе булып килделәр.

ИЛ КЫЗЫ

Кырык елдан артык гомерен театр сәнгатенә биргән Фатыйма ханым Ильскаяның иҗат юлын без ул тудырган образлар аша гына күз алдына китерә алабыз. Ләкин алар бик күп, әйтүенә караганда, йөздән дә артып китә, һәркайсына берәм-берәм тукталу мөмкин дә булмас иде. Шунлыктан артистканың иҗат юлына гомуми бер күз ташлау өчен, аның әнә шул гаять күп образларыннан кайберләренә генә тукталып узыйк.

Фатыйма Хуҗасәетова (соңыннан Ильская) ундүрт яшьлек үсмер кыз чагында татар сәхнәсенә килә. Аның беренче мәртәбә тамашачылар алдына чыгуы 1915 елны Оренбург шәһәрендә була. Әле бик яшь булуына карамастан, ул инде буйга җиткән туташ иде. Уртачадан биегрәк сылу гәүдәсе, чем-кара озын чәч толымнары, аз гына тулырак, бик чиста ак йөзе, нечкә кашлары һәм күтәрелебрәк торган керфекләре арасыннан гел елмаеп караган кечерәк тере күзләре аның теләсә нинди яшь героиня роленә ярарлык булуын әйтеп торалар иде.

Менә шундый чагында Фатыйманың яшь, нәфис тавышы беренче мәртәбә Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» драмасыннан Рокыя ролендә яңгырады. Һәм бу нәкъ автор күрсәтергә теләгән, күбәләктәй җилбәзәк, назлы, сөйкемле чын Рокыя иде.