…Зөләйхадан соң – Катерина. Ниндидер кан бәйләнеше бар кебек бу ике образ арасында, һәм Ильскаяның Зөләйхадан Катеринага күчүе бик табигый бер хәл булып күренә. Асылда бит, алар бер язмыш кешеләре, икесе дә читлектәге кошлар кебек, икесенең дә кешелек хокуклары, намуслары, якты өметләре бер үк тупас, кыргый көчләр тарафыннан таптала. Әмма бу ике бәхетсез яшь хатын арасында зур, принципиаль аерма да бар. Әгәр Зөләйха үзенең ачы язмышына буйсынып, мескен, ихтыярсыз хатын булып калса, Катерина инде, үзенең бәхетсезлеге белән килешә алмыйча, протест юлына баса. Ул йөрәгенә ирек бирә, ул үзен буып торган богауларны өзеп ыргытырга тели, ахыр чиктә коллыктан үлемне артыграк күрә.
Һәм Фатыйма Ильская Катеринаның әнә шул тынгысыз җанын, котылырга теләп талпынуын бөтен тирәнлеге белән тамашачыга җиткерә дә. Аптырау, гаҗизлек кенә түгел, ялкынланып кабыну, ярсу, өзгәләнү – менә нинди кичерешләрне күрәбез без аның уенында. Тетрәткеч драматизм – менә нәрсә характерлы иде аның Катеринасы өчен…
Катеринаны Ильская 1944 елны уйный, ә ике елдан соң инде ул «Тормыш җыры»ндагы Фатыйманы иҗат итә. Безгә калса, артистканың Катеринадан Фатыймага килүе дә шулай ук бик табигый бер эчке үсеш булып каралырга тиеш. Тагын шуны да искә алырга кирәк: өч героиня өчесе дә сөйгән кешеләреннән аерылалар. Ләкин сәбәпләр башка, язмышлар, җир белән күк кебек, бер-берсеннән бик ерак аерылып тора.
Фатыйма – безнең совет шартларында үскән, тәрбияләнгән хатын. Ул үз язмышына үзе хуҗа, шәхси фаҗигасе аны сындыра алмый, хөр кеше буларак, ул тормышта үзенең урынын таба, идеалын таба. Менә шундый итеп күрәбез без Фатыйманы Ильская башкаруында… Авыр фаҗигасен җиңә алган, олы мәхәббәтен җыр шикелле саф итеп саклый алган нык, горур, батыр бер кеше булып гәүдәләнә ул безнең күз алдыбызда.
…Шулай образдан образга үсә, киңәя, тирәнәя бара артистканың таланты, иҗат колачы, осталыгы… Озын, шәрәфле юл уза Фатыйма ханым Ильская, ләкин, билгеле ки, иҗат кешесенең йөрәгендә ялкын бервакытта да сүнми, теләкләре аның бервакытта да картаймый.
КЕШЕЛЕКЛЕ ГҮЗӘЛ ТАЛАНТ
Шакир Шамилский артист иде. Бу исем аңа бик килешә иде, ничектер килеш-килбәтенә үк ябышып тора иде. Һәм ул, мәрхүм, «артист» дигән исемне гомере буена кер төшермичә, матур итеп, горурланып йөртте. Чөнки артистлык аның өчен бары кәсеп кенә булмады, артист дип аталу аның өчен чын сәнгать кешесе, зур культура иясе булу дигән сүз иде. Шуңа күрә ул гел иҗат дәрте белән янып яшәде, сәхнәдә Шамилский икәнен онытты, әмма тормышта артист икәнен бервакытта да исеннән чыгармады. Моны ялгыш, поза саклау, кылану дип аңламаска кирәк, һич юк. Киресенчә, Шамилский тормышта чын талант ияләренә хас рәвештә үзен бик гади, тыйнак тота иде, «мин-минлек», шапырыну аңа ят иде. Шул ук вакытта аның бөтен торышыннан затлылык, культура, әдәп сизелеп тора. Ул бик пөхтә киенеп йөри, хәрәкәтләре аның салмак-нәфис, сөйләшүе, үз дәрәҗәсен яхшы белгәнлектән, беркадәр генә горур, әмма масаюсыз, ачык күңелдән. Һәм мин аның бу сыйфатлары, бары тумыштан гына булмыйча, үзенең артист икәнен онытмаудан, артист дигән кешене халык күзенә матур, затлы итеп күрсәтергә теләвеннән килгән булырга тиеш дип кабатлап әйтәсем килә.
Хикмәт шунда: Шамилский сәхнәгә очраклы килеп кергән кеше түгел иде. Яки башта мавыгып кына сәхнәгә эләккән, соңыннан театрны яратып китеп, шунда торып калган кеше дә түгел. Ул аңлы рәвештә үзен театрга багышлый. Сәхнәгә аяк басканчыга кадәр үк инде ул театрның нәрсә икәнен аңлый, артистның кем булуын белә. Әле татар театры дөньяга да килмәгән була, ә безнең кечкенә Шакирыбыз бик дәртләнеп рус спектакльләренә йөри. Вакыт үтеп, 1910 елны «Сәйяр» артистлары белән беренче тапкыр очрашкан чакта инде Шамилский театрдан яхшы хәбәрдар бер кеше була. Моның шулай икәнен без мәрхүмнең биографиясеннән ачык күрәбез.
Әле мәдрәсәдә укыган чагында ук ул, афишалар ябыштырып йөрүче бер танышына ияреп, рус театрына бара. Галёркадан болар Лев Толстойның «Караңгылык хакимлеге» («Власть тьмы») дигән әсәрен карыйлар, ләкин кечкенә Шакир бу спектакльдән берни дә аңламый. Бераздан шул ук афиша ябыштырып йөрүче иптәше аны Шиллерның «Юлбасарлар»ына илтә. Монысын инде Шакир берникадәр аңлый. Аңлау гына түгел, йөрәгендә нидер кузгалган кебек була: «Шушы спектакль хәл итте минем язмышымны», – дип яза ул үзенең биографиясендә.