Выбрать главу

Менә шуннан соң инде ул үзе, мәдрәсә шәкертләрен ияртеп, көндезге спектакльләргә йөри башлый. Ә Агафуровларга кереп приказчик булгач, аңа әйтерсең театр җене кагыла, бер генә спектакльне дә карамыйча үткәрми, кайберләренә хәтта кат-кат бара. Бигрәк тә шунысы кызык: Шакирның әле бер генә тапкыр да якты рампа алдына басканы булмый, ә иптәшләре инде аңа «артист» дигән исемне тагып та өлгерәләр. Күрәсең, ул театрга нинди максат белән йөрүен иптәшләреннән яшереп тә тормаган… Һәрхәлдә, Шакирның күңелендә үзен сәхнәдә сынап карыйсы килү теләге күптән туган була, бу теләк һаман үсә, тынгылык бирми, тик моның өчен җай гына чыкмый тора.

Ниһаять, 1910 елны Пермьгә беренче тапкыр «Сәйяр» труппасы килә. Менә алар «Хуҗа һәм приказчик» спектаклен куярга әзерләнәләр, ләкин кечкенә бер рольләрен уйнарга кешеләре җитми. Шул чакта бер җирле танышлары аларга Шакирны җитәкләп китерә: «Менә сезгә артист!»

«Беренче дебют» сәхнәгә чыгып, берничә авыз сүзне артык дулкынланудан мыгырданып кына әйтеп керү белән тәмам була. «Сәйяр» тагын бер спектакль куя да китеп бара, ә Шакир торып кала. Ләкин бу очрашу аның өчен бушка китми, юк, китми! Дөнья шаулаткан беренче татар артистлары белән бергә «уйнап алу» аңардагы артист булам дигән теләкне тәмам ныгыта. Ул инде театрны күреп өйрәнгән кеше, артистлыкның никадәр җитди эш булуын чамалый, бу эшкә чынлап тотынганда гына хикмәт чыгасын сизенә.

1911 елны Пермьгә җырчы-артист Фәттах Латыйпов килеп чыга. Шамилский аның белән таныша, бөтен буш вакытын аның янында үткәрә, сүз гел театр турында бара. Шул чакта ул Латыйповка үзенең артист булырга бик теләвен, яшь татар театрына үзен багышлыйсы килүен белдерә. Бу сөйләшүләр яшь егетнең мәсьәләгә җитди каравын күрсәткән булырга тиеш. Латыйпов аның теләген исендә тотарга вәгъдә биреп китә. Һәм җырчы вәгъдәсен онытмый. 1912 елның маенда аңардан Шамилскийга, Уфада Сәхипҗамал Волжская тарафыннан төзелеп яткан «Нур» труппасына чакырып, телеграмма килә. Телеграмма килү белән, Шамилский, Агафуровлардан расчёт алып, икенче көнне үк Уфага китеп тә бара.

Менә шулай башлана аның артистлык юлы. Асылда, ул, үзе язганча, «Нур» труппасын оештыручыларның (Волжскаядан кала) берсе була. Шул «Нур» белән ул 1915 елга (армия хезмәтенә алынганчыга) кадәр бөтен Россияне аркылыга-буйлыга гизеп йөри, төрле вакытларда аның җитәкчесе дә, режиссёры да булып эшли.

Шулай итеп, Шамилский, һәвәскәрлек дәверен кичермичә, турыдан-туры профессиональ артист булып китә. Бу хәл, югарыда әйткәнебезчә, аның тормыш юлын гына түгел, ничектер шәхси кешелек сыйфатларын да беркадәр билгели. «Нур»да эшләү еллары аның өчен үзен эзләү, сынау чоры була. Язуына караганда, ул амплуа дигән нәрсә белән исәпләшеп тормый, бик күптөрле рольләрдә уйный, хәтта кайбер пьесаларда барлык ирләр ролен уйнап чыга. Бу чорда аңа «Нур»ның талантлы җитәкчесе Сәхипҗамал Волжскаяның уңай йогынтысы бик зур була. Шушы көчле ихтыярлы, олы мастерның өйрәтүләре нәтиҗәсендә, ул акрынлап үзенең чын артистлык сыйфатларын таба һәм ача бара. Шамилскийның тәмам сәхнә остасы булып формалашуында Кариев та зур роль уйный. Дөрес, Шамилский Кариев белән бик кыска вакыт кына бергә эшләп кала, шулай да бөек артистның мәктәбен күреп өлгерә. Менә нәрсә дип яза ул үзенең кыскача биографиясендә: «Бу (ягъни Кариев) бөек артист, олы мастер миңа тәмам актёр булып формалашуда һәм артистлык иҗатын аңлауда бик зур ярдәм итте».

Мәгълүм ки, татар театрының беренче осталары реализм юлы белән китәләр, реализм җирлегендә сәхнә сәнгатен үстерәләр. Шамилский да реалистик уенның сәнгатьчә үрнәген әнә шул осталар иҗатыннан ала. Ләкин ул, һәрбер чын талант иясе шикелле, бары иярүче, күчерүче генә булып калмый. Аңарда башта ук гаҗәп зур иҗат потенциясе ачыла, һәм ул үзенең иҗатында бертуктаусыз үсә, ныгый, камилләшә бара. Егерменче елларның башында инде Шакир Шамилский татар сәхнәсенең беренче дәрәҗәдәге зур остасы булып таныла.

Шамилский үз иҗатына гаять җитди караучы, бервакытта да канәгатьләнә белмәүче, һаман эзләнүче артист иде. Мәрхүмнең җәмәгате һәм сәхнәдәше Маһирә ханым Мирвәлиева үзенең истәлекләрендә: «Ул гаҗәп күп укый иде, театрга лаек булган әсәрләрнең һәртөрлесен өйрәнә иде. Бөек драматургларның тәрҗемәи хәлләре, аларның иҗатлары, бөек артистларның иҗат юллары турындагы китапларны системалы рәвештә укып бара иде», – дип яза. Чыннан да, Шамилскийның никадәр эзләнеп, уйланып иҗат итүен ул тудырган образлар үзләре үк күрсәтеп торалар.

Конкрет образларга күчкәнче, иң элек аның артистлык сыйфатларын ачыклап үтәсе килә. Нидән гыйбарәт иде аның артистлык үзенчәлеге, нинди эчке һәм тышкы сыйфатларга ия иде ул?