Шамилский урта буйлы, җыйнак-ыспай гәүдәле, матур йөреш- ле кеше иде. Дикциясе аның бик ачык, һәм үзенә генә хас, ничектер күкрәк төбеннән килгән аз гына тоныграк, ләкин гаҗәп ягымлы тавышы бар иде. Бик оста идарә итә иде ул шул тавышы белән һәм аның сәхнәдән пышылдап кына әйткән сүзе дә бик ачык булып ишетелә торган иде. Хәрәкәтләре килешле, бар да үлчәнгән, урынсызга боргалану, кул-аяк уйнату юк. Бөтен ыспай, тыгыз гәүдәсеннән эчке дәрт-энергия бөркелеп тора; ләкин бу – кулга алынган энергия, Шамилский аны, гадәттә, чамалап кына сиздерә, кирәк икән инде, ул аны искиткеч бер көч белән күрсәтә дә белә иде.
Шамилский эчке интуициягә никадәр бай булса да, башлыча акыл белән уйлап иҗат итүче артист иде. Ул образ өчен кирәкне дөрес сизү белән генә чикләнмичә, акылы белән эзләп табарга тырыша. Тапканнан соң, шуның дөреслегенә ышангач кына, образга бирә, кешенең чын табигый сыйфаты итеп җанландыра. (Бу җәһәттән Шамилский белән икенче бер олы сәхнә остасы Нәгыймә Таҗдарова арасында зур охшашлык бар. Таҗдарова да образга акыл белән килеп иҗат итүче артистка иде.)
Бер караганда, Шамилский иҗатын скульптор иҗаты белән чагыштырырга мөмкин, чөнки ул тудырган образлар коеп куйган шикелле була торган иде: бар да төгәл, бар да үлчәнгән; артык, урынсыз берни дә юк. Ләкин тышкы яктан әнә шулай бик оста эшләнеп тә, эчтән салкын, катып калган образ килеп чыкмыймы соң? Шамилскийның сокландыргыч көче дә шунда: ул образны эчтән җылыта, эчтән яктырта белә торган иде. Тирән эмоция, кайнар дәрт, зур ихтыяр көче – менә нәрсәләр характерлы иде аның уенына.
Г. Кутуй, Шәриф Камалның «Ут» драмасы сәхнәгә куелгач язган рецензиясендә Рәүф ролен башкаручы Шамилскийга тукталып: «Дөресен генә әйткәндә, Шакир Шамилский спектакльнең «уты» булды», – дип яза. Менә бу сүз уйнаткан шикелле генә язылган юлларда зур дөреслек бар: чынлап та Шамилский сәхнәдә үзе яна, бүтәннәрне дә яндыра һәм кайсы гына спектакльдә булмасын, нинди генә рольне уйнамасын, һәрвакыт игътибар үзәгенә әверелә торган иде.
Ләкин артистның бу дәртле, ялкынлы уенын реалистик җирлектән аерылган, риторикага бирелеп киткән уен дип аңламаска кирәк. Юк, Шамилский чын мәгънәсендә реалистик стильдәге артист иде. Дөрес, тудырган образның рухына карап (әйтик, «Эскадра һәлакәте»ндәге Гайдайны уйнаган чакта), ул искиткеч көчле романтик пафоска күтәрелә белә иде, ләкин бу чын реализмга хас табигый, урынлы романтика иде. Аның иҗатына натурализм ят иде. Ул бервакытта да күрер күзгә кызыклы, әмма, асылда, кирәксез, артык булган вак детальләр белән мавыкмады, «үлчәү тойгысы» аңарда гаҗәп көчле иде. Шуңа күрә дә Шамилский тудырган образлар бик табигый һәм тормышчан була торганнар иде.
Шамилскийның амплуа дигән нәрсәне танымавын югарыда әйткән идек. Чыннан да, ул – үз гомерендә гаҗәеп күптөрле рольләр уйнаган артист. Аның никадәр киң диапазонлы булуын күз алдына китерер өчен ул тудырган төрле характердагы образлардан кайберләрен генә янәшә куеп карыйк: ат карагы Миңлегали («Зәңгәр шәл»), бай малае Закир («Бәхетсез егет»), революцион матрослар җитәкчесе Годун («Разлом»), партоешма секретаре Кузнецов («Томан арты»)…
Болар бер-берсеннән шулкадәр ерак торган образлар ки, аларны бер артистның уйнаган булуына ышанып бетүе дә читен. Ләкин аларның һәркайсын Шамилский иҗат итте, һәм берәү дә ат карагын уйнауга караганда, ул партоешма секретарен йомшаграк башкарды дип әйтә алмас, һәркайсын тудыруда – бер үк осталык, бер үк дәрт. Һәр образ өчен үзенә генә хас сыйфатлар: хәрәкәт, мимика, интонация табылган, һәр образның характеры бөтен тирәнлеге белән ачылган.
Рәхим итеп, менә бу ат карагы Миңлегалигә генә карагыз. Өстендә – соры чикмән, башында – кырын салып кигән читле бүрек, билен йөгән тезгене белән буган, күлмәк изүен ычкындырып җибәргән… Курнос борын, калын ирен өстендә нечкә генә мыек, мөселманча түгәрәкләп китәргән кара сакал. Кыяфәте үк аның: «Их, егетләр, белмисез ат урлауның тәмен!» – дип әйтеп тора. Әйе, ул гади карак кына түгел, ул – фанатик, ат хайванын җаны-тәне белән яратучы кеше, күңеленә ошаган атны урламыйча кала алмый.
Менә ул үзе белән бергә урманда яткан качкыннарга ничек итеп төнлә абзардан атны урлап китүен сөйли. Әйтерсең яшеренеп кенә тәрәзәдән сөйгәне янына кергән егет – күпме эчке дулкынлану, дәрт, азарт аңарда! «Җанашым, көттеңме мине?!» – дип кенә дәшә ул атка да.
Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е куелгач, «Кызыл Татарстан» газетасы үзенең рецензиясендә: «Бер генә пәрдәнең уртасында булган ат карагы ролен уйнаучы Шамилский ат урлау мәхәббәте белән сихерләнгән фанатик каракны тамашачы күңелендә онытылмаслык итеп калдырды», – дип язды. Әйе, онытылмаслык образ, күпме еллардан соң менә хәзер дә әле теп-тере булып күз алдында саклана…