Выбрать главу

Инде шуннан соң Шамилский – партоешма секретаре ролендә. Борынгы авылның ат карагы белән хәзерге заманның партия работнигы арасында нинди упкын ятканын әйтеп тә торасы юк. Ләкин мәсьәлә аларның төн белән көн кебек аерылып торуларында гына түгел. Хикмәт шунда: Шәриф Камал тарафыннан «Томан арты» драмасында иҗат ителгән Кузнецов образы безнең драматургия өчен, гомумән, өр-яңа образ иде. Хәзер «уңай образ» дип телдән төшми торган кешеләр, шулар җөмләсеннән төрле дәрәҗәдәге партия работниклары, ул елларда әле әдәбиятта да, театрда да яңа гына күренә башлаганнар иде. Аларның шәхси сыйфатлары әле өйрәнелмәгән, образ итеп тудыруда берәүнең дә әле (һәрхәлдә татар сәхнәсендә) үрнәк биргәне юк. Кыскасы, артист өчен өр-яңа «материал».

Ничек итеп Шамилский шушы «материал»га керде соң, ягъни ничек итеп ул партоешма секретаре Кузнецовка әверелә алды? Күпме эзләнү, күпме газап, күпме йокысыз төннәр кичергәндер артист, белмим, ләкин менә безнең күз алдыбызда Кузнецов. Урта яшьләрдәге сабыр, тыйнак кына бер кеше, ашыкмыйча йөри, саран елмая, бик гади сөйләшә, – бер караганда, әллә нәрсәсе юк та кебек, ләкин тамашачы аңардан күзен алмый. Моның сере нәрсәдә? Әгәр мин Кузнецов Шамилский башкаруында акыллы, олы җанлы, нык характерлы дип, аның гүзәл кешелек сыйфатларын санап күрсәтү белән чикләнсәм, иң төп сыйфатын әйтеп бетермәгән булыр идем. Әлбәттә, ул сыйфатлар Кузнецовта бар иде, алар әсәр буенча ук булырга тиеш иде. Ләкин тамашачыны әсир иткән нәрсә – Шамилскийның Кузнецовны эчтән җылытып бирүендә. Әйе, аның Кузнецовы – гаҗәеп җылы-ягымлы кеше. Шуңа күрә дә ул табигый, шуңа күрә дә аның әлеге кешелек сыйфатлары саф үзенеке булып тамашачыга җитә. Ә бит уңай образга җан өрмәсәң, аны эчтән җылытмасаң, ул агач булып, ясалма булып кала һәм укучының яки караучының ачуын гына китерә.

«Томан арты» беренче тапкыр куелганнан соң, бер тәнкыйтьче үзенең рецензиясендә болай язды: «Менә парторг Кузнецов (Шамилский). Ул шулчаклы тере кеше, әйтерсең ул әле яңа гына залда синең белән янәшә спектакль карап утырган җиреннән торып сәхнәгә менгән дә зур осталык һәм сабыр гына хәрәкәт белән андагы эшләрне рәтләргә булыша». («Кызыл Татарстан» газетасы, 1935, 18 апрель.)

Кузнецов образында Шамилский үзен сәхнә остасы буларак өр-яңа яктан күрсәтте. Тирән интуиция, сизгер акыл һәм үз алдында торган җитди бурычка зур таләпчәнлек белән килү аңа бу яңа образны дөрес аңлап, дөрес гәүдәләндерергә ярдәм итте. Асылда, безнең сәхнәдә революцион геройларны һәм совет чынбарлыгында җитешкән яңа уңай образларны бөтен тирәнлеге белән табигый, ышандырырлык итеп беренче тапкыр тудыручы артист Шакир Шамилский булды. Бу аның сәхнә сәнгатенә биргән гаять әһәмиятле зур хезмәте иде.

Артистны тирәнрәк, киңрәк аңлау өчен, аның тагын бер роленә тукталып китмичә булмый. Бу – Отелло роле, һәм моның шактый гыйбрәтле ягы менә нәрсәдә: кайчандыр заманында Отелло роленең чын остасы, хаклы рәвештә хуҗасы булып танылган искиткеч темпераментлы артист Мохтар Мутин бар иде. Еллар буенча без бары аның Отеллосын гына күрергә өйрәнгән идек. Һәм бу рольдә башка берәүне күз алдыбызга китерә дә алмый идек. Менә Шакир Шамилский шул Отелло ролен Мутин бар чагында, Мутин алдында ук, хәтта, ялгышмасам, аңа дублёр булып уйнап күрсәтте, һәм ул Мутинны бер генә яктан да кабатламады. Отелло баштанаяк аның үзенеке иде.

Шакир Шамилский Мутинга караганда Отеллоны яхшырак уйнады дип әйтергә җыенмыйм. Аларны ничектер чагыштыру да читен, икесе дә искиткеч бер көч, осталык белән уйныйлар иде. Ләкин аерма нәрсәдә соң? Әгәр Мутинның Отеллосы һәртөрле шик, көнчелек газаплары белән дөрләп янса, һәм бу эченә сыеша алмаган хәтәр хисләр минут саен аның күкрәгеннән коточкыч дәһшәт белән бәреп чыгарга торса, Шамилскийның Отеллосында инде без моның киресен күрәбез. Әйе, аның Отеллосы да шул ук газапларны кичерә, ләкин ул аларны тимер ихтыярына буйсындырган, алар аның эчендә, каядыр бик тирәндә кайный, һәм шушы таңга калдырырлык ихтыяр көче белән рәхимсез хисләрен тотарга, тыярга тырышуы безне тетрәтә, безне ни булыр дип куркып көтәргә мәҗбүр итә.

Нигә бу кадәр газап? Шамилскийның Отеллосы иң элек кешеләргә ышанырга тели, кешеләрдән гаделлек, турылык эзли, хәтта ул вакыт-вакыт балаларча гаҗәп беркатлы, самими дә булып китә… Шулай итеп, Шамилский беренче нәүбәттә Отеллоның хәйлә-мәкерне белмәгән олы җанын, саф, пакь кешелеген ачып күрсәтергә омтыла. Менә кайсы ягы белән ул безне әсир иткән иде. Сарымсаков бик дөрес әйтә: «Шамилский – кешеләрнең иң элек кешелеген эзли һәм шуны ача торган артист ул!»