Выбрать главу

Без мәрхүмнең бары ике-өч ролен тикшерү белән генә чикләнергә мәҗбүрбез. Урын тарлыктан, ул иҗат иткән бүтән бик күп образларга (Годун, Гайдай, Закир, Исмәгыйль һәм башкаларга) туктала алмыйбыз. Ләкин алар – барысы да артистлык осталыгының сокландыргыч үрнәкләре. Үз заманында сәхнәдән төшмичә яшәгән бу тулы канлы образлар театрыбыз тарихына олы талантның үлемсез мирасы булып кереп калдылар.

Бөек талантлар үз замандашларына һәм яшь буынга һәрвакытта көчле йогынты ясыйлар. Бу бик табигый. Шакир Шамилскийның да замандашларына һәм үзе артыннан җитешеп килгән яшь артистларга йогынтысы зур булды. Аңа иярделәр, аңардан күчерергә тырыштылар. Хәзер дә әле без кайбер артистларның (Ф. Халитов һәм башкаларның) иҗатында Шамилскийның уен стилен сизәбез. Дөресен генә әйткәндә, Шамилский – мәктәп тудырган артист ул. Тик бу мәктәпнең нидән гыйбарәт булуын театр әһелләре моңарчы тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп, системага салып, ачыклап биргәннәре юк әле. Әмма эшләргә кирәк моны, яшь артистларга аның бик зур файдасы тияр иде.

Бөек артист буларак, Шамилский халыкның тирән мәхәббәтен казанды. Гадел, намуслы, яхшы күңелле кеше буларак, ул замандашлары тарафыннан һәрвакыт хөрмәт ителде. Әйе, «көч белән бергә гүзәллекне җыйган» кеше иде ул. Андый кешеләр, үзләре үлгәннән соң да, гомерлек хөрмәткә һәм мактауга лаеклы булып калалар.

1965

КОСОГОР ЗАВОДЫ – МУСА ҖӘЛИЛ – ЯСНАЯ ПОЛЯНА

I

Безнең сәяхәт бары ике көн дәвам итте: июльнең җидесендә иртән Мәскәүдән чыгып киткән идек, сигезендә кич кайтып кердек. Ләкин бу ике көн эчендә күргәннәр һәм күңелдән кичергәннәр шундый бай булды ки, менә хәзер нәрсәдән тотып башларга да ничек очлап чыгарга белмичә аптырап утырам… Без күп йөреп, күргәннәрне язып өйрәнгән язучылар түгел. Шуңадыр ахрысы, безнең хәзерге әдәбият һәртөрле юлъязмаларга ярлы да… Гадәтләнмәгән жанрда язуы бик читен ул, әмма бу ике көн турында язмыйча калу мөмкин түгел, чөнки шунсыз җан тынычланмаячак.

…Моссовет бинасы каршыннан Петровкага төшә торган Столешников тыкрыгы бар. Мәскәүгә еш барып йөргән кешеләр бу тоташ магазиннардан торган, һәрвакыт халык белән тулы тыкрыкны яхшы беләләр. Менә шул тыкрыкның унберенче йортында, ишегалды түрендәге таш өйнең икенче катында, сугышка хәтле Муса Җәлил торган. Зур квартира түгел бу, ә кечкенә бер бүлмә. Менә шул бүлмәдә бүгенге көндә дә Мусаның тормыш дусты Әминә ханым һәм шагыйрьнең үзеннән кечкенә сабый бала булып калган, хәзер инде туташ булып җитеп килгән кызы Чулпан торалар. Бу бүлмә тарихка керәчәк урын, киләчәктә таш өйнең стенасына мемориаль такта куелыр һәм бөек кешеләрнең исемнәре белән бәйләнгән тарихи урыннар арасында безнең Мусаның да бер тәрәзәле кечкенә бүлмәсе сакланыр дип ышанасы килә.

Алдан сөйләшү буенча без – Әхмәт Фәйзи, яшь әдәбиятчы Роберт Бикмөхәммәтов һәм мин – җидесендә иртән Әминә ханым кулы белән бик пөхтә итеп җыештырылган әнә шул Муса бүлмәсенә җыелдык. Кунакчыл ханымның чәен эчкәннән соң, дүртәүләшеп Курск вокзалына төшеп киттек. Юлыбыз башта поезд белән Тула шәһәренә, ә аннан машинада Косогор заводына чаклы иде.

…Укучылар, ихтимал, хәтерли торганнардыр: илле дүртенче елның көзендә Косогор металлургия заводының эшчеләре «Литературная газета» аша язучыларга ачык хат яздылар. Бу хатның бер өлеше Муса Җәлилгә багышланган. Алар Мусаның батырлыгына таң калып соклануларын, аның турында күбрәк белергә теләүләрен язганнар иде. Чуен коючылар бездән, язучылардан, Муса Җәлилнең гыйбрәтле тормыш юлын сурәтләп күрсәтүне, аның легендар образын тудыруны сораганнар иде. Билгеле, бу хатка җавап рәвешендә татар язучыларының чыгышлары да булды.

Хәзер исә шул ук Косогор заводының эшчеләре, Мусаның яңа гына чыккан русча җыентыкларына багышлап, җиденче июльдә укучылар конференциясе үткәрәләр. Без менә шул конференциягә барыр өчен юлга чыктык…

Мәскәү – Сочи поездына утырып, сәгать бишләр тирәсендә Тула шәһәренә барып төштек. Конференциягә соңга калмыйк дип ашыкканга күрә, без, шәһәрдә тукталып тормыйча, вокзалдан ук машинага утырып Косогорскига киттек. Шәһәр аша үткәндә, Әхмәт Фәйзи шулай да Туланы рифмалап алмыйча түзмәде: «Әй Тула! Тула! Күргәч, күңелем тула», – диде ул, безне көлдереп.

Бер егерме минуттан Косогор шәһәрчегенә, юк, дөресрәге, металлургия заводына барып та җиттек. Биредә шәһәр, шәһәр эчендә завод түгел, ә завод әйләнәсендә шәһәр иде. Бу җиргә кайсы яктан гына килмә, әллә кайдан ук сары төтенгә чорналып, ялкын бөркеп утырган завод күренә. Завод бөтенесеннән элек игътибарыңны биләп ала, ә аның тирәсенә сибелгән шәһәрне, ничектер, барып кергәч кенә карый башлыйсың.