Урамнар төз, ике яклап буйдан-буйга агачлар утыртылган. Бер яки ике катлы итеп салынган йортлар бар да бер типта, һәркайсының алдында кечкенә бакчасы бар. Шәһәр зур түгел, һәр урамы яланга барып чыга, саф табигать янәшә генә, әмма шулай да һава биредә чын завод һавасы икән. Иң аяз көнне дә күк йөзе томаланып тора, тамак төбен кытыклап әчкелтем ташкүмер исе аңкый… Бөтен нәрсәгә – агачларга, коймаларга, өйләрнең стеналарына юка сөрем утырган. Җилсез, тымызык көннәрдә шәһәр өстенә корым ява. Әгәр урамнарга күп итеп агач утыртылмаган булса һәм яшел кырлар, урманнар шәһәрне якыннан гына уратып алмаса, биредәге төтен-сөремгә чыдавы бик авыр булыр иде.
Завод ихатасы белән янәшә үк карт бакча сузылып китә, бакча эчендә зур гына клуб бар. Конференция менә шул клубта булырга тиеш. Без, килеп туктау белән, бакча коймасына ябыштырылган басма афишаны күрдек. Мусаның исем-фамилиясе эре хәрефләр белән басылган… Татарстаннан ерак, бары руслар гына торган шәһәрдә татар шагыйре турында конференция буласын белдергән афишаны күрү бер үк вакытта сәер дә булып тоелды һәм горурлык хисе дә уятты. Язучының үз халкы эчендә генә калмавы, аның башка милләтләр өчен дә кадерле кешегә әверелүе менә шулай башланып китә, күрәсең.
Җыелыш сәгать җидегә билгеләнгән, инде сигезенче ярты, ә залда халык күренми әле… Җәйге матур кич, үзенә дәшеп торган бакча. Берәүнең дә, ахрысы, таш бинага ашыгып керәсе килми. Без берникадәр борчыла да башладык: кемнәрдер оештырып йөргән бу конференция дигәннәре, казённый бер эш буларак, халыкны үзенә җәлеп итә алмыйча пыш итеп кенә калмасмы? Борчылуыбызны сизенгән кайбер иптәшләр безне тынычландырырга тырышалар: «Җәй көне шулайрак була инде ул, күрәсез, кояш та баемаган әле… Ләкин, курыкмагыз, киләсе кешеләр барыбер килер», – диләр.
Чыннан да, бераздан клуб тирәсендә халык ишәйде, фойеда йөрүчеләр артты, залга кереп утыручылар да күренгәли башлады. Ул ара да булмый, Мәскәүдән «Литературная газета» хәбәрчесе белән фоторепортёр да килеп төштеләр. Заводның партия, комсомол, профсоюз кешеләре, җирле матбугат вәкилләре, китапханә работниклары – барысы да җыелып беттеләр… Менә сәхнәгә җәйге ак китель кигән берәү чыгып басты. Бу партоешма секретаре иптәш Грачёв иде. Зал инде эшче яшьләр белән яртылаш тулган, ишекләрне яба башлагач, фойеда икеләнебрәк йөргән кешеләрнең дә күбесе кереп утырды. Шулай итеп, тора-бара шактый гына халык җыелды.
Сәхнәдәге кызыл эскәтер япкан өстәл артына Әминә ханым, Фәйзи, заводның берничә кешесе чыгып утырдылар. Конференция гадәти генә бер җыелыш сыман башланып китте: тантана, купшы сүзләр, алкышлар – берсе дә булмады. Без үз гомеребездә күпме ялтыравыклы һәм яңгыравыклы җыелышлар күрмәдек, алардан, дөресен генә әйткәндә, шактый туйдык та инде. Әмма моның кебек гади, табигый, шул ук вакытта ихлас күңелдән барган җылы, дулкынландыргыч җыелышны мин үзем хәтерләмим диярлек. Чыгып сөйләүчеләр – заводның инженерлары, эшчеләре, бер дә артистланмыйча, хискә бәрергә чамаламыйча, үзләренең әйтергә теләгән фикерләрен кешечә гади сүзләр белән генә тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар.
Сүз герой-шагыйрь турында барса да, берәү дә ялган пафоска бирелеп китмәде, берәү дә җыелышны юри кыздырырга маташмады… Ләкин мин, иң көчле драмадан, иң бай симфониядән кеше ничек сихерләнсә, биредә дә һәркем тора-бара шулай сихерләнде дисәм, арттырып әйткән булмам. Әйе, сүлпән генә башланган җыелыш акрынлап бөтен залны беткәнче биләп алды.
Сәбәп нәрсәдә? Кем җыелышны бу дәрәҗәгә китереп җиткерде? Бу кеше, әлбәттә, Муса үзе иде.
…Башта ул, безнең кечкенә буйлы Мусабыз, гадәтенчә тартынып, хәтта бераз каушабрак, тыңлаучылар алдына басты. Ничектер сабыйлар күзен хәтерләткән аның кечкенә коңгырт күзләре оялчан гына елмаялар, аскы калынрак ирене, нидер әйтергә җыенгандай, чак сизелерлек кенә кыймылдап куйгалый… Мәрхүм, элек безнең арада йөргән чагында да шулай бик тиз дулкынланучан иде, гүя күкрәгендә тыгызланган хисләрен яшерә алмый һәм шуның өчен үзе үк уңайсызлана иде. Дөресен генә әйткәндә, тере Мусаны якыннан белүчеләр, аның Моабит төрмәсендә күрсәткән түземлеген һәм батырлыгын ишеткәч, чын-чыннан таңга калдылар: шундый юаш-тыйнак, шундый нечкә күңелле шагыйрьдә шулкадәр ихтыяр көче, рух ныклыгы булыр икән!.. Шулай бит ул, кеше күкрәген киереп, «мин фәлән-фәсмәтән» дип шапырынып йөрмәгәч, без күп вакытта аның асыл эчен бөтен тирәнлеге белән күреп җиткерә дә алмыйбыз.
…Менә бүген дә кечкенә буйлы шагыйрь, тартынып һәм каушабрак, чуен коючыларга үзенең йөрәген сөйләде…
Гаҗәп йөрәк бит бу! Әйтеп бетергесез кешелекле, намуслы, тугрылыклы йөрәк! Нәфис, гүзәл, аһәңле, сагышлы йөрәк! Хатынына, баласына, дусларына, иленә, халкына, ниһаять, тормышка күпме мәхәббәт бу йөрәктә! Шул ук вакытта нинди таза, нинди батыр йөрәк ул! Газапларга бирешмәгән, үлемнән курыкмаган, үч һәм нәфрәт белән янган йөрәк.