Һәм озак та үтми, нечкә күңелле шагыйрь тыңлаучылар күз алдында чын пәһлеван булып үсә. Әлбәттә, кинәт буе үсеп, күкрәге киңәеп, беләкләре юанаеп түгел, ә рухы корычтай ныгаеп, намусы чишмәдәй пакьләнеп, акылы алмаздай яктырып. Ватанның гадел улы, халкының тугрылыклы көрәшчесе булып гәүдәләнә ул.
Конференциядә чыгып сөйләгән иптәшләр – инженер Алексей Житков, машинист Василий Печников… парткабинет мөдире Борис Калиничев һәм башкалар безнең Мусаны әнә шулай сурәтләп бирделәр. Бу Мусаның исеме тирәсендә купкан мактау шау-шуына ияреп шагыйрьгә мәдхия уку түгел иде, бу шагыйрьнең йөрәген һәм язмышын дөрес аңлау, аны чын сыйфатында күрү иде. Чөнки алар шагыйрьнең һәрбер шигырь юлына салган уй-кичерешләрен гаҗәп дөрес аңлап, бер дә «китереп җиткерергә» яки «тирәнәйтергә» тырышмыйча сөйләделәр.
Чын, гади сүзләрнең көченә ни җитә! Залда шылт иткән тавыш юк. Халык, Мусаның гүзәл хәятын һәм фаҗигале үлемен күз алларыннан кичергәндәй, тәмам йотылып, тын да алмыйча утыра… Менә иптәш Лапин. Әминә ханымга таба борыла төшеп, шагыйрьнең «Ышанма» дигән шигырен укый:
Арттырып әйтүем түгел, әмма бу минутта мөлдерәп күзләренә килгән яшьләрен тыя алмаучылар да булды… Инде Әминә ха- ным чуен коючыларга бүләк итеп китергән Мусаның зур портретын чыгарып президиум өстәленә бастырып куйгач, халык бердән аягүрә торып, тере Мусаны алкышлагандай, озаклап кул чапты.
1954 елның башында Казанга килгән азәрбайҗан шагыйре Сәмәт Вургун зур, рәсми җыелышта чыгып, Муса кебек шагыйрь- не тудырган халык – бөек халык ул, дип әйткән иде. Без үз милләтебез турында алай зурдан уйларга өйрәнмәгәнбез. Татар халкына карата «бөек» сүзен ишеткәч, кайберәүләр шул чакта бик уңайсызланып та киттеләр… Тыйнаклык, – әлбәттә, гүзәл сыйфат, ләкин чит милләт кешеләре безнең халык турында шулай зурлап әйтәләр икән (ә алар нәрсә әйткәннәрен белеп һәм шуңа ышанып әйтәләр, минемчә), димәк, зурлау өчен ниндидер нигез бар, һәм без аңа чырай сытмаска тиешбез.
Шушы уңайдан Абдулла Алишны да җылы итеп искә аласы килә. М. Җәлилнең «Дуска» исемле шигыре аңа багышланган. Алиш М. Җәлилнең патриотик эшендә турылыклы ярдәмче, кыю көрәшче, эчкерсез дусты булган. Ул – партиясез совет язучысы – соңгы сулышына кадәр фашизмга каршы көрәшеп, туган иле, совет халкы данын үстереп, батырларча һәлак була. Муса Җәлил һәм Алишлар безнең халыкның дәрәҗәсен илебездәге барлык халыклар алдында шактый нык үстерделәр. Кая гына барма, герой-патриотлар турында сүз чыкты исә, безнең халыкны хөрмәт белән телгә алалар: «Татар халкы тарихка менә нинди кешеләрне бирде!» – диләр. Косогор заводында да безгә мондый сүзләрне күп кенә ишетергә туры килде.
Ләкин шул ук вакытта Мусаны барлык совет халыкларының уртак шагыйре итеп танырга теләү дә бик көчле. Конференциядә чыгып сөйләгән иптәшләрнең сүзләреннән бу бик ачык сизелде. Моның сере нәрсәдә? Моның сере, минемчә, коточкыч сынау аша үткән Мусаның образы, кеше һәм шагыйрь буларак, легендар бер образга әверелеп, халыклар күңеленә кереп урнашуда булса кирәк… Гади рус кешеләре аның исемен Рылеев һәм Маяковский исемнәре белән янәшә куеп сөйләделәр. Ул гына да түгел, Мусаның иҗатында рус халык иҗатының йогынтысын күрергә теләделәр (мәсәлән, «Күлмәк», «Сандугач һәм Чишмә» шигырьләрендә). Безгә бу, ихтимал, сәер дә булып тоелыр, чөнки Муса – беткәнче «татарча» шагыйрь бит ул… Әмма барлык милләт кешеләре өчен дә уртак, кадерле булган патриотик хисләрне шундый дәрт, җылылык һәм сагыш белән җырлаучы шагыйрьне һәрбер халык үзенең улы итеп күрергә тели, үзенең җырчысы итеп таныйсы килә икән, моңа бер дә гаҗәпләнергә ярамый, бу – табигый күренеш. Муса үрнәгендә без илебез халыкларының үзара туганлык җепләре белән никадәр нык бәйләнгән булуларын күрәбез. Без Муса Җәлилнең барлык халыкларга үз, якын булуы белән, әлбәттә, горурланабыз.
Конференция соң гына бетте. Клубтан чыксак, ни күрик, шәһәр өстенә бөтен офыкларны иңләп алган яшенле яңгыр килә… Ашыга-ашыга гостиницага кайттык. Озак та үтми, күк йөзен утлы камчы белән өзлексез телгәләп, йөзләрчә арбалар күпердән узгандай тоташ дөбердәп, давыллы яңгыр килеп тә җитте. Металлургия заводы өстендә яшенле яңгыр – искиткеч күренеш икән ул! Әйтерсең бөтен дөнья ут эчендә. Домна мичләреннән, тамчылар чәчрәтеп, ап-ак чуен ага, озын торбалардан көлтә-көлтә чаткылар бөркелә, тирә-юньдә меңнәрчә электр утлары җемелди, завод территориясендә паровозлар үкерә… Һәм шушы галәмәт өстендә тагын бертуктаусыз чатыр да чотыр, ялт та йолт яшен котырына, таулар ишелгәндәй гөрселдәп күк күкри, чиләкләп яңгыр коя…