Выбрать главу

…Ниндидер бер тирән сер бар кебек бу дәһшәтле күренештә. Кешене сыныймы ул, һәм шул сынаудан Муса кебекләр туамы? Әллә ярсып яныймы ул, һәм бу усал янаудан Муса кебекләрнең җырларын өзгән кара көчләр тетрәп төшәме? Ни генә булмасын, Косогор заводы өстендәге яшенле яңгыр шагыйрьгә багышланган кичәнең көчле аккорды булып тоелды безгә…

II

…Иртәгесен көн искитәрлек иде: якты, җылы, тын, аз гына бөркү, тик ара-тирә әллә каян гына искәләгән уйнак җил биткә йомшак кына орынып китә. Җирдә төнлә аккан гөрләвекләрдән комлы эзләр калган, аяк асты, шактый дымлы булса да, пычрак түгел, шлаклы туфракка яңгыр сеңеп өлгергән. Агачлар, үләннәр, бакча рәшәткәләре, өйләр бар да тузаннан тәмам чистарынганнар, яшәреп, бәйрәм иртәсендәге кызлар шикелле, сөенечле балкып торалар. Һавада тополь исе аңкый, тик бу таза-тәмле искә аралашып, әлеге тамак төбен кытыклаган әчкелтем ташкүмер исе дә килә. Күк йөзе ерак, сыек зәңгәр, һәм бик биектән төнге яшен теткәләгән күперенке ак болытлар каядыр акрын гына агалар.

…Нурга коенган, рәхәт тынлыкка талган, парланып, хуш исләр бөркеп торган менә шушындый көнне без Ясная Полянага киттек.

Әйе. Ясная Полянага киткәнче, безгә әле Косогор заводын күрсәтеп йөрделәр. Ләкин, укучы гафу итсен, гомеремдә беренче тапкыр күргән завод турында язарга җөрьәт итә алмыйм. Ялгышырмын, бутап бетерермен, нәтиҗәдә белгән кешеләр алдында көлкегә калырмын дип куркам. Чехов яза ич: «Бер баладан: «Диңгез нинди ул?» – дип сорагач, бала: «Диңгез бик зур», – дип җавап биргән. Шул бала шикелле, мин дә металлургия заводы бик зур ул дип кенә әйтә алам.

Косогор шәһәре яныннан гына әлеге бик шәп эшләнгән атаклы Мәскәү – Симферополь юлы уза. Завод идарәсе биргән машина белән без, шул киң, туры, тип-тигез юлга чыгып, көньякка таба киттек. Тирә-юнемә бик игътибар белән карап барырга тырышам. Минемчә, бу Толстой йөргән җирләр булырга тиеш инде. Бөек язучыны яшәгән җирләреннән аерып күз алдына китерергә мөмкинме соң? Әлбәттә, юк. Күз алдында җәелеп яткан табигать нәкъ менә Толстойны тудырган, Толстойны рус җиренең бөек язучысы иткән табигать үзе иде. Кыргый да түгел ул, артык купшы да түгел, гади генә кебек, әмма урта Россиягә хас бөтен матурлыкны үзенә җыйган гаҗәеп самими-нәфис сөйкемле табигать иде бу!

Хәзер менә мин арттырып җибәрмимме икән дип куркам. Ихтимал, минем күземә генә ул шулай күренгәндер? Без бит июльнең беренче яртысында бардык. Җәйге табигатьнең нәкъ пешеп өлгергән чагы. Печән өсте. Яланнардан бал исе килә. Төннәрен яшенле эре яңгырлар ява, иртәләрен җирдән сөттәй ак пар күтәрелә, көндезләрен урман-кырлар өсте ямь-яшел нурланып тора. Мондый чакта табигатьнең аеруча матур, сөйкемле булып күренүе гаҗәпмени? Чынлап та, биредә әллә ни юк та шикелле… Сөзәк кенә күтәрелеп киткән калкулыклар; калкулыклар арасында урыны-урыны белән киң, урыны-урыны белән тар үзәнлекләр; үзәнлекләр уртасыннан борыла-борыла аккан кечкенә инешләр яки карт тирәкләр арасыннан елтырап күренгән буалар; ерактагы сыртлар битендә утрау булып кына утырган яки якыннан гына башланган, ләкин дәвамы каядыр еракка китеп күздән югалган зәңгәрсу урманнар; урман ышыкларында тын гына яткан вак күлләр… Менә шул. Әмма бу гадәти генә табигатьнең, башта әйткәнемчә, никадәр гүзәл, сөйкемле булуына укучыны ышандырыр өчен, Толстойның үзен шаһит итеп чакырасым килә. Толстой иҗатында үзенең бөтен байлыгы, эчке сулышы, төсе-исе белән искиткеч төгәл, тулы, нечкә итеп тасвирланган табигать – менә шушы җирләр, урта Россия табигате ул.

Ясная Поляна Косогордан ерак булып чыкмады. Бер ярты сәгать чамасы баргач, безнең машина зур юлдан уңга борылып, таррак асфальт юл белән кереп китте. Озак та үтми, без Ясная Поляна усадьбасының алдына да килеп туктадык.

Машинадан төшкәч тә, тирә-ягыбызга карандык: әйе, нәкъ хыялда яшәгән күренеш иде бу… Каршыдагы калкулыкта – авыл. Авыл белән усадьбаны үзәнле аерып тора; үзәнлек уртасыннан кечкенә елга агып килә; нәкъ усадьба турысында елга һаман киңәя барган озынча буа булып җәелеп ята. Буага авыл яклап бәрәңге бакчалары төшәләр, ә усадьба яклап мәһабәт карт тирәкләр үсеп утыралар.

Усадьбага юл менә шул буа башыннан кереп китә. Юлның ике ягыннан карт юкәләр тезелешеп бара. Толстой заманында бу юлны «Главный прошпект» дип атап йөрткәннәр.

«Прошпект» башында кызыл кирпечтән дүрт кырлап өйгән ике юан капка баганасы тора. Капка төбендә – яшел будка, будка янында – милиционер… Без, тын гына торган, җитди чырайлы милиционер яныннан үтеп, усадьбага керәбез. Без мөкатдәс җиргә аяк бастык, һәм безне шунда ук тантаналы бер киеренкелек биләп алды. Үзара артык сөйләшмичә, бөтен игътибарыбыз җигелгән хәлдә ашыкмыйча гына алга атлыйбыз. «Прошпект» капкасыннан керүгә диярлек без буа ярына утыртылган баганада язулы такта күрдек. Туктап укыдык: «Шушы буада Л. Н. Толстой крестьян балалары белән бергә су коена торган иде». Моны укыгач, даһи картның сука сукалап, печән чабып йөрүе дә минем күз алдыма килде. Әйе, чын мәгънәсендә «җир кешесе» булган ул!