Выбрать главу

…«Прошпект» буендагы юкәләр карт инде, Толстойның бабалары заманыннан ук үсеп утыралар… Нинди бөек тормышның шаһитлары булганнар алар! Лев Николаевич шушында туган, шушында гомеренең алтмыш елдан артыграк вакытын уздырган. Тиңсез әсәрләренең күбесе биредә аның күңелендә бөреләнгән, биредә уйланган, биредә язылган. Биредән аның, Горький сүзләре белән әйткәндә, бөтен әшәкелекне фаш итүче рәхимсез, гадел тавышы дистә еллар буенча яңгыраган; биредән торып ул «рус тормышы турында, безнең барлык әдәбиятыбыз сөйләгән кадәр, берүзе сөйләгән»… Һәм дөньяда Ясная Поляна шикелле, бөек бер затның олы тормышы белән бәйләнгән, халык күңелендә, чыннан да, якты, чыннан да, чәчәкле алан булып сакланган икенче бер изге урын бармы икән?..

…Менә без усадьбаның төп йорты алдына килеп чыктык. Бу ике катлы, яшел түбәле ак йорт – Толстойларның гомер иткән йортлары. Хәзер ул музей булып саклана. Йортның каршысында карт агачлар белән әйләндереп алынган иркен, табигый аланлык; аланлыкта тездән югары куе үлән, чуп-чуар, кыр чәчәкләре… Икенче катның тар гына балконы аланлыкка карап тора. Соңыннан белдек: Лев Николаевичның эш кабинеты шушы балконга чыга икән.

Йортның сул канатында беренче катка беркетеп эшләнгән түбәле зур терраса бар. Бу террасаны без күп кенә фотографияләр буенча беләбез: Лев Николаевичның Антон Павлович Чехов белән бергә төшкән рәсемен генә хәтерләгез, террасаны гына күрү түгел, бөтен Ясная Полянаның үзен хис итәрсез.

1919 елны Михаил Иванович Калинин Софья Андреевна Толстая белән шушы террасада чәй эчеп, сөйләшеп утырган. Аларның бу утыруларын төшереп алган кинокадр Ясная Полянаның әдәби музеенда хәзер дә саклана.

Толстойлар семьясы җәй айларын гел иркен террасада үткәрә торган булган; биредә ашаганнар-эчкәннәр, Лев Николаевич үзенә килгән кешеләр белән сөйләшеп утырган… Хәзер дә әле шул ук өстәл, чыбыктан үргән шул ук җиңел, ипле урындыклар тора, тик аларның хуҗалары гына юк.

Музей-усадьбаның өлкән гыйльми сотруднигы Н. Пузин безне ияртеп өйгә алып керә. Бусагадан атлап, без Толстой торган өйгә генә түгел, ул яшәгән чорга, аның бик борыннан килгән нәсел шәҗәрәсенә, күпсанлы семья членнары янына, бөек замандашлары арасына, ниһаять, Толстойны чорнаган көнкүреш шартлары эченә керәбез. Башта ук шуны әйтергә кирәк: биредә күргән-ишеткәнне кыска бер очеркта язып чыгу һич мөмкин эш түгел. Күргән нәрсә шулкадәр күп, алган тәэсир шулкадәр бай булды ки, хәзерге минутта мин аны кай җиреннән тотып башларга да белмим. Өйне карап йөргәндә каләм, блокнот белән файдаланырга туры килмәде, шуңа күрә ишеткән-күргәннәрдән хәтергә аеруча нык сеңеп калган моментларны язу белән генә чикләнергә телим.

Түбән каттагы алгы бүлмәгә керү белән күзгә бәрелгән нәрсә сары төстәге китап шкафлары булды. Бу шкафлар Толстойдан калган күп телләрдәге китаплар белән тулы. Гомумән, ике катлы зур йортның һәр бүлмәсендә безгә китап гел очрап торды. Югары катта без язучының аерым бүлмәгә урнаштырылган китап- ханәсен дә күрдек. Нинди генә телдә һәм нинди генә эчтәлекле китап юк биредә! Толстой унөч тел белгән, шул исәптән татар һәм гарәп телләрен дә белгән. Картайган көнендә борынгы яһүди телен дә укып аңларлык дәрәҗәдә өйрәнгән. Инҗил, Коръәннән алып Марксның «Капитал»ына һәм Ленин мәкаләләренә кадәр укыган ул!..

Коридорга үтә торган ишек белән китап шкафы арасында, стенада кара күннән теккән зур бер букча эленеп тора. Шушы букча белән һәр көнне Козлова Засека (хәзерге Ясная Поляна) станциясеннән газета-журналлар һәм хатлар алып кайта торган булганнар. Толстойга гомеренең соңгы елында көн саен егерме-егерме бишләп хат килеп торган. Иптәш Лузинның әйтүенә караганда, Толстой үлгәннән соң, бу йортта илле меңләп хат торып калган.

Алгы бүлмәдән икенче катка менәбез. Бирегә менгәч тә игътибарны үзенә җәлеп иткән нәрсә сул як почмакта басып торган, кызыл агачтан манарага охшатып эшләнгән зур сәгать булды. Бу сәгатьне, әйтүләренә караганда, Лев Николаевичның бабасы Н. С. Болконский сатып алган. Сәгать хәзерге көндә дә йөри, тавышы аның бик матур, һәм ул минутларны, секундларны гына түгел, ай числоларын да күрсәтә икән.