Без бөек язучының эш кабинетында… Дулкынлануны тыю бик авыр… Акыл монда күргәннәрнең барысын да бөтен әһәмияте белән аңлап бетүдән гаҗиз кебек, йөрәк күрү-ишетүдән туган тирән тәэссоратны сыйдыра алмас шикелле… Хәзер менә, күпме вакыт үткәннән соң да, мин күргәннәремне эзлекле рәвештә тыныч кына яза алмыйм. Шуңа күрә укучы таркау һәм тәртипсез язуымны гафу итсен.
Бүлмә уртасында бер башын стенага терәп куйган, урта зурлыктагы, яшел постау ябыштырылган язу өстәле тора. Ясная Полянада үткәргән бөтен гомере буенча Толстой шушы өстәлдә эшләгән. Шушы өстәлдә «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина», «Яңадан туу» романнары язылган.
Өстәл өстендә Толстой тоткан әйберләр – гади генә кара савыты, пресс-папье, карандаш-каләмнәр, пәке, ике шәмдәл, кәгазьләр салыр өчен бер тартма… Өстәл турысындагы озын шүрлектә – язучының кул астында тота торган китаплары… Шүрлектән югары стенада Рафаэльнең «Сикстинская мадонна» картинасыннан алып аерым-аерым эшләнгән биш күренеш эленеп тора. Шулардан уңдарак – Тургенев, Некрасов, Фет, Ковалевский рәсемнәре…
Өстәлдән уң кулдагы стена буенда күн белән тышланган иске зур диван тора. Бу диванда Толстой дөньяга килгән, еллар үткәч, аның үз балалары да шушы диванда туганнар.
Тагын нәрсә? Биредә төрле җиһаз-әйбер бик күп, ләкин барысын да хәтерләп бетерергә мөмкинмени?! Аларның күбесе – Лев Николаевичның ата-аналары заманыннан калган һәм язучының балачагыннан алып сиксән ике яшьлек карт булып үлгәнчегә кадәр күз алдында сакланган әйберләр. Бу әйберләрнең кайберләрен (мәсәлән, шул ук диванны, шул ук язу өстәлен) язучы үзенең әсәрләрендә сурәтләп калдырган.
Яңа әйберләр дә аз түгел. Менә өстәлдә Мальцев пыяла заводы эшчеләре тарафыннан Толстойга 1901 елны аны чиркәүдән аеру уңае белән бирелгән һәм бер як кырына алтын хәрефләр белән тирән хөрмәт сүзләре язылган зур яшел пыяла кантары тора… Менә икенче бер кечкенә өстәлдә – Американың атаклы уйлап табучысы Эдисон бүләк итеп җибәргән фонограф. Шуның янында ук – стенага элеп куйган кымыз соса торган башкорт уҗавы (чүмече)… Бик матур итеп сырлап эшләнгән бу уҗауга, уеп, татарча түбәндәге сүзләр язылган: «Граф Лев Николаевич Толстой җәнапларына Арслангали Солтановтан»…
Һәм менә шушы бүлмәдән Лев Николаевич Толстой 1910 елның салкын, караңгы октябрь төнендә Ясная Полянаны бөтенләйгә ташлап чыгып китә… Язу өстәлендәге шәмнәрне ул үзе сүндерә, һәм шуннан соң инде аларны берәү дә яңадан кабызмый. Чыгып китәрдән берничә сәгать элек кенә ул Достоевскийның «Братья Карамазовы» дигән романын укып утыра. Бүгенге көндә дә роман ачык калган килеш өстәл өстендә ята… Бүлмәдәге бөтен җиһаз-әйберләр Толстой чыгып киткән чакта кайсы урында, нинди хәлдә торып калган булсалар, хәзер дә шул ук урыннарында, шул ук хәлдә торалар. Бер бу бүлмәдә генә түгел, ике катлы йортның барлык бүлмәләрендә (ә алар егермегә якын) бөтен җиһаз, бөтен обстановка нәкъ Толстойдан торып калган хәлдә саклана.
Без бүлмәләрнең барысын да карап чыктык. Без, Лев Николаевичның йокы бүлмәсен карап үткәндә, аның рәсемнәре буенча электән хәтердә сакланган киемнәрен – блузасын һәм киң читле эшләпәсен күрдек. Без Софья Андреевнаның хатын-кызларга гына хас пөхтәлек белән җыештырылган, әллә нихәтле вак-төяк әйберләр белән зиннәтләнгән, стеналары исәпсез күп фоторәсемнәр белән чуарланган бүлмәсендә булдык. Софья Андреевна үзе фотография белән шөгыльләнгән икән, рәсемнәрне бик күп төшергән һәм «Л. Н. Толстой тормышыннан» дигән шактый зур фотоальбом төзеп калдырган. Соңгы елларында ул, рәссамчылык белән мавыгып, Ясная Поляна күренешләрен һәм натюрмортлар язган.
Ул даһи иренә булышу гына түгел, үзе дә әдәбият белән шөгыльләнә, нәсерләр, балалар өчен хикәяләр яза, гомере буе диярлек көндәлек алып бара. Шуның өстенә ул хәзергә әле басылып чыкмаган сигез томлык бик бай мемуар әдәбият калдыра.
Без күп бүлмәләрне карап үткәннән соң, ниһаять, «көймә түшәмле» мәшһүр бүлмәгә кердек. Бу ярымподвал сыман бүлмә художник Репин кулы белән полотнода мәңгеләштерелгән. Күргән кешеләр хәтерлиләрдер: ак блуза киеп, тар каеш белән билен буган Толстой калын стеналы подвалның тәрәзәсе каршында, бик гади генә өстәл артында язып утыра. Утырган нәрсәсе дә аның палас салган бер әрҗә генә… Түрдәге почмакка чалгысын сөяп куйган, чөйдә кул пычкысы, ишек төбендә киемнәре эленеп тора. Бөек язучыны үзе һәм эше-иҗаты турында гаҗәеп күп нәрсәләр сөйли торган дулкынландыргыч картина бу!
Чыннан да, шушы ярымподвал 1880 елларның ахырыннан алып 1902 елга кадәр Толстойга эш бүлмәсе булып хезмәт итә. Биредә күп кенә даһи әсәрләре туа. Шул ук елларны ул бик бирелеп авыр крестьян эшенә дә җигелә: җир сукалый, печән чаба, хәтта үз кулы белән итекләр дә тегә.