Выбрать главу

…Менә хәзер дә аңардан калган нәрсәләр – чалгысы, пычкысы, киемнәре нәкъ картинада күрсәтелгәнчә үз урыннарында торалар. Әйтерсең Толстой аларны вакытлы гына калдырып чыккан.

1941 елның көзендә Ясная Поляна вакытлыча фашистлар кулына төшеп торды. Кешелек сыйфатларын югалткан фашист солдатлары дөнья культурасының бу изге урынын пычрак итекләре белән таптадылар, хәкарәт иттеләр. Ул гына да түгел, чигенгән чакларында алар Ясная Поляна йортына ут төртеп киттеләр. Без менә шул коточкыч җинаятьнең эзләрен күрдек…

Мин тәмам гаҗиз булып Фәйзидән сорыйм:

– Ничек итеп аларның куллары күтәрелде икән? Йә, хайван солдатлары аңламаса бит, командирлары, штабларда утырган зур начальниклары аңларга тиеш иде ләбаса!

Фәйзи әйтә:

– Начальниклары аларның солдатларына караганда да вәхширәк, ерткычрак булдылар ич! Төп җинаятьчеләр шулар иде бит, – ди.

Һәм бу бик дөрес, әлбәттә. Иң зур җинаятьче Гитлер үзе һәм аның милитарист генераллары булды. Йә, шуларның тере калганнарына хәзер ышанып буламы? Ясная Поляна аларның үткәндәге җинаятьләрен истә тотарга һәм киләчәктә дә аларга ышанмаска, алардан сак булырга куша.

Ярый әле безнең хөкүмәтебез үз вакытында Ясная Полянаның бөтен кыйммәтле нәрсәләрен Томскига күчергән. Фашистларны куганнан соң, Толстой йортын бик тиз төзәтәләр һәм 1942 елның маенда инде аны халык өчен яңадан ачалар. Ә җибәрелгән әйберләр бөтенесе дә 1945 елны эвакуациядән кайткач, йортны тәмам әүвәлге хәленә китерәләр.

Совет хөкүмәте 1921 елны Ясная Полянаны дәүләт заповеднигы итеп игълан итә һәм бу акты белән ул үзен бөек язучының туган-үскән, иҗат иткән җирен дөнья культурасы өчен мәңге сак- лаучы бердәнбер чын хуҗа итеп күрсәтә. Авыр сугыш елларында исә ул аны һәлакәттән саклап алып кала. Кешелек дөньясы моның өчен Совет хөкүмәтенә рәхмәт әйтеп бетерә алмаска тиеш.

Ясная Поляна йортының бусагасыннан атлап кергән минуттан алып ишегеннән кире чыкканчыга кадәр безне искитеп гаҗәпләнү, сөенеп соклану һәм нечкәреп дулкынлану хисе ташламады. Нинди хөрмәт-игътибар, нинди хәстәр һәм кайгыртучанлык белән саклана бу йорт! Бер генә әйбер дә бит биредә онытылмаган, игътибарсыз калмаган. Хәтта Толстойның бит сөртә торган сөлгесе белән тотып йөргән таягы да киләчәк буыннар өчен саклана. Тузан кундырылмый, кеше кулы тидерелми аларга… Моның өчен биредә эшләүчеләрнең барысына да кат-кат рәхмәтләр әйтәсе килә.

Шул ук вакытта, йортның беренче бүлмәсенә кереп карый башлагач та, минем йөрәктә бер әрнү, ачыну хисе кузгалды. Бу хис бүлмәдән бүлмәгә күчә барган саен көчәя дә барды. Нидән туды соң бу әрнү һәм ачыну хисе? Моның сәбәбе безнең үзебездә – татарларда тарихи мираска, бөек кешеләребездән калган кадерле реликвияләргә хөрмәтсез карау, аларны җыймау, сакламау, әрәм-шәрәм итү, кыскасы, бу эштә искиткеч ваемсыз булу, соң чиктә культурасызлык күрсәтүдә иде.

Партия һәм хөкүмәт бу юлда безгә ярдәм итеп тора, көндәлек кайгыртуыннан ташламый. Бөек Ватан сугышы барган чакта ук әле Казанда әдәби музей ачу турында сүз булган иде. Ләкин бу музей әле булса ачылып эшкә башлаганы юк. Шәриф Камал музеен оештыруны шушы зур эшнең бер башлангычы дип уйлаган идек без, ләкин вакыт уза тора, ә эш һаман үз урынында кала бирә.

Бу вакыт эчендә бит тарихи мирасны җыю, олы кешеләребезнең истәлекләрен саклау юлында тау кадәр эшләр эшләргә мөмкин булыр иде. Ә без, оят булса да әйтергә кирәк, кайчагында табылган, җыелган кадәресен дә саклый белмибез. Яшерен түгел ич, нинди тырышлык белән җыелган театр музеебыз культура оешмаларының борын төпләреннән юкка чыкты.

…Косогор заводының идарәсендә бер фоторәсем саклана. Рәсемгә завод территориясенең бер өлеше төшерелгән: артта биек домна миче тора, алдарак кешеләр чуала, шулар арасында бер кечкенә буйлы, эшләпә кигән карт та күренә. Бу Лев Николаевич Толстой икән. Моннан бик күп еллар элек килеп, ул шушы завод- ны карап йөргән. Аның рәсемен кадерле бер реликвия итеп саклаган завод эшчеләре әле кичә генә безнең Муса Җәлилне гаять олылап искә алдылар. Шулай итеп, тарихи шәхесләр, даһилык дәрәҗәләренең нинди булуына карамастан, халык күңелендә, Тукай әйтмешли, бер мөкатдәс тәсбихкә тезелеп баралар…

Ясная Поляна йортын карап чыкканнан соң, без, бераз тынычланыр өчен, карт тирәкләр төбенә утырып ял иттек, аннан ашыкмыйча гына Толстойның каберен карарга киттек. Киң аллея буйлап барабыз, уң кулда – зур алма бакчасы, сулда – усадьбаның каралтылары. Бара торгач, гүя зур урманга керәбез, юлның ике ягында да агачлар һаман төрләнә, куера бара, чытырманлыклар, табигый аланлыклар очрый… Хәер, бу, чыннан да, урман булса кирәк, чөнки ул бик еракларга сузылып җәелеп китә шикелле… Менә шактый иркен аланлык яныннан үтәбез. Аланлыкның түрендә карт имәнлек башлана. Юлдан эчтәрәк язулы такта кагылган бер багана да күзгә чагыла. Мин барып укыйм: «Бу имәнлек Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм тынычлык», «Анна Каренина» романнарында тасвир ителгән»… Әйе, бөек язучы үзенә кирәкне әллә каян эзләп йөрмәгән, тирә-юненнән тапкан.