Ниһаять, кабер янына килеп җитәбез. Менә ул – куе агачлык белән капланган тирән чокырның текә яры өстендә, карт тирәк төбендә озынча тар тына туфрак өеме – даһи затның өч адымлык кына тын, тыныч, мәңгелек урыны. Үзе сайлаган ул аны, үзе шунда күмәргә кушкан… Кабернең ташы юк, рәшәткәсе юк, бары килгән кешеләрне берничә адымда туктатыр өчен бау белән генә әйләндереп алынган… Тын гына басып торабыз, сүз кирәкми, сүз артык биредә…
Китәр алдыннан Әхмәт Фәйзи бау аша үрелеп кабер өстеннән бер чеметем туфрак алды да миңа акрын гына:
– Мә, кайткач, Тукай каберенә илтеп салырсың, – дип бирде. Мин бер сүз әйтмичә туфракны ак кәгазьгә төреп, эчке кесәмә салып куйдым.
Без кузгалдык. Без бу мәңге якты, мәңге үлемсез җирдән ничектер рухи баеп, пакьләнеп, яхшырып чыктык.
Бу – Тукайның «Толстой сүзләре». «Рус революциясенең көзгесе» бөек Толстойның фикер хәзинәсеннән иң дөресен, иң әһәмиятлесен әнә шулай тотып әйтеп бирә белгән безнең бөек шагыйребез!
Казанга кайткач, мин Фәйзинең әманәтен үтәдем: август башларында татар зиратына барып, әлеге бер чеметем туфракны Тукай кабере өстенә салдым.
ЧЫН КЕШЕ, ЧЫН ИҖАТЧЫ
1958 елның тугызынчы августында Габдулла Тукайга, ниһаять, һәйкәл ачылды. Куйбышев урамы буйлап Кабанга таба сузылган яшь бакчага әдипләр, шагыйрьләр, художниклар, композиторлар, артистлар һәм әдәбият сөючеләр җыелган иде. Бик күпләрнең кулларында бәйләм-бәйләм чәчәкләр… Тик алар арасында Әхмәт Фәйзи генә юк иде, – каты авыру аңа бу тантанага килергә мөмкинлек бирмәде.
Казанда була торып та тантанага килә алмавын ул, һичшиксез, бик авыр кичергәндер. Күпме еллар көтте бит ул бу көнне! Көтеп йөрү генә түгел, шушы һәйкәлнең төзелүенә булышты, скульпторга киңәшләрен бирде, урынын сайлашты… Ә менә күрү насыйп булмады.
Әмма тантанага килә алмаса да, ул сөекле Тукаена соңгы хөрмәтен, соңгы сәламен әйтеп калдырды. Тантана башлангач, Афзал ага Шамов Әхмәт Фәйзинең һәйкәл ачылуга багышлап язган шигырен халыкка кычкырып укыды:
Укып бетергәч, Афзал ага, шагыйрьнең үтенече буенча, шигырьне, чәчәк итеп, һәйкәлнең ташына салды.
Бөек шагыйрьгә булган гомерлек хөрмәтен Әхмәт Фәйзи әнә шулай матур-күркәм итеп күрсәтә белде. Бу нәкъ Әхмәт Фәйзичә иде… Ә ике көннән соң ул үзе дә мәңгегә күзләрен йомды… Хәзер алар икесе дә – бөек Тукай да һәм аның тугрылыклы шәкерте Фәйзи дә – бер үк зиратта, Казан туфрагында яталар.
Тантана беткәч тә, мин Аккош күленә, Әхмәт Фәйзи янына барырга ашыктым. Гөлсем ханым (минем җәмәгатем) әзерләгән күчтәнәчләре белән Матбугат йорты алдына килеп торырга тиеш иде, – шуннан бергәләп китәргә без сүз куешкан идек. Такси тоттык та утырып киттек.
…Бүген мин Фәйзи янына күрешеп китәр өчен барам. Әлбәттә, Фәйзинең хәле авыр, үпкәсенә ябышкан чир (рак) гаять куркыныч, әмма шулай да бу соңгы күрешүем булыр дип һич тә уйламыйм. Әле күптән түгел Мәскәүдән килгән бер профессорны китереп, авыруны аңа күрсәткәч, ул да шактый өметле сүзләр әйтеп китте дип сөйләделәр. Әйе, күңел ышана, күңел коточкыч хәлнең булу ихтималын гел үзеннән куып кына тора.
Без дачага килеп җиткәндә, Әхмәт Фәйзи террасада ятып тора иде. Безне күргәч торды, исәнләште һәм өстәл янына килеп утырды. Аңа сөйләшүе бик авыр – тавышы беткән, тыны кысыла… Мин үзем сөйли башладым. Әле тантанадан дачага кайтып җиткән кеше юк икән, шулай итеп, һәйкәл ачылу вакыйгасын тәфсилләп сөйләп бирдем. Фәйзи бик кызыксынып тыңлады. Әлбәттә, ул бөтен күңеле белән шул тантанада булган, – моны мин бик ачык күреп торам. Афзал аганың ул җибәргән шигырьне халыкка ничек укуын, укып бетергәч, ак кәгазьне һәйкәлнең кара ташына ничек салуын сөйләгән чакта Фәйзи, бөрешә төшеп, ябык кулларын ике тез арасына кыстырып, акрын гына ышкып утырды. Бу дулкынлану билгесе иде, ләкин ул аны ничек тә сиздермәскә тырыша…