«Рәүфә» постановкасы Фәйзинең вакытын һәм игътибарын ничаклы күп алса да, ул бүтән эшләрен дә ташламады. Аның берьюлы берничә эш белән шөгыльләнә ала торган гаҗәп әйбәт сыйфаты бар иде. Бүлмәсенә кайчан гына барып кермә, өстәлендә, диванда, хәтта урындыкларда кулдан язылган яки машинкада басылган кәгазьләр, иске китаплар, яңа чыккан әсәрләр, газета-журналлар чәчелеп ята торган иде. Монда «Тукай» романының яңа битләрен яки шуңа кирәкле материалларны, әзерләнеп яткан берәр җыентыкны, яңа пьеса яки либретто планын, языла башлаган яки язылып беткән шигырьне, ашыгыч кына төрле фикерләрен сызгалаган дәфтәр, блокнот битләрен күрергә мөмкин иде. Мәрхүм, минем аз утыра, күп йөри торган бер кеше булуымны белгәнгә күрә, еш кына миңа, горурлана биреп:
– Син менә минем кебек эшлә, егет! – дип әйтә торган иде.
Чынлап та, мин аның бәрәкәтле эшчәнлегенә гаҗәпләнә идем. Югыйсә ул үзе дә алай көннәр буе өстәл артыннан купмыйча бикләнеп эшли торган кеше түгел иде. Йөрергә дә ярата иде ул. Казанга килде исә, театрларның яңа постановкаларын да карап чыга, концертларда да була, якын дусларына да бара, музей, китапханә, радио кебек җирләргә дә өлгерә, төрле җыелыш һәм очрашуларны да калдырмый, кыскасы, Казаннан чыкмыйча ятучы күп язучыларга караганда ул шәһәребездә күбрәк йөри, аны күбрәк белә иде. Ләкин шул ук вакытта аның иҗат эше һич тукталып тормый, көндәгесе көндә диярлек эшләнеп бара…
Бу соңгы килүендә дә ул күп эшләде, күп йөрде. «Рәүфә»дән тыш әле шул кышны опера театрында аның либреттосы буенча язылган «Кисекбаш» балетын куярга әзерлек башланган иде, – Фәйзи бу эштән дә, билгеле, читтә калмады. «Тукай» романына материал җыю, өйрәнү эшен алып барды. Язу-сызуын да бер генә көн дә куеп тормады. Күп кенә очрашуларга да катнашты. Кыскасы, Фәйзиебез нәкъ әүвәлгечә дәртле эш казанында кайный иде.
Кәефе начар түгел иде кебек… Гадәтенчә кызык сөйләргә ярата, көлә, көлдерә һәм җырлап та җибәргәли… Әмма шулай да бу килүендә аңарда ничектер физик йончыганлык сизелә башлады. Еш кына авыраеп диванга сузыла, озак кына сүзсез тынып ята, шул чакта күзләрендә ниндидер бер моңсу талчыкканлык чагыла… Болай да ак чырае тагы да агарып киткән, суырылган төсле күренә, әледән-әле йөткереп тә куя… Ул кышны аны грипп сыман әллә нинди бер әшәке нәрсә аяк өсте генә һаман борчый торды. Шуның аркасында ул поликлиникага да баргалады. Ләкин берәү дә бу бизгәкләп йөрүнең төбендә берәр хәтәр чир ятуы ихтимал дип уйламады шикелле… Һәрхәлдә, чынлап борчылырга бер дә сәбәп юк иде кебек. Фәйзи үзе дә бернинди шомлану сиздермәде.
Егерменче март тирәләрендә ул Мәскәүгә кайтып китте. Ә март ахырында без, бер төркем татар язучылары, Уфага, Федерация союзының пленумына барырга тиеш идек. Шул чакта Фәйзи дә Уфага килергә булды. Уфа – аның туып үскән шәһәре, ләкин, хәтерем ялгышмаса, сугыштан соң кайтканы юк иде шикелле. Уфаны ул бик сагынган иде, шуңа күрә бу юлы, кайтам дип, бик нык тәвәккәлләп куйды.
Озаткан чакта мин аңа: «Син, Фәйзи, башта Казанга кил, моннан бергәләп барырбыз», – дип әйтем калдым. Ул: «Уйлармын, бәлки, чынлап та шулай итәрмен», – дип китеп барды.
Мартның утызында без поезд белән Уфага киттек. Фәйзи Казанга килмәде, Мәскәүдән туры гына барадыр дип уйладык. Берме-икеме көннән соң Мәскәү язучылары да килеп җиттеләр. Ләкин Фәйзи юк, Фәйзи килмәде. Сәбәбен сорыйбыз. Фәйзи авырып тора, шуңа күрә килә алмады, диләр иптәшләр… Пленум башланып, иртә-кич шуңа йотылып китсәк тә, бу хәбәр истән чыкмыйча, ничектер күңелнең бер читен һаман борчып торды.
Уфада без башкорт дуслар белән һич онытылмас матур көннәр уздырдык. Бу әле татар язучыларының башкорт язучылары белән сугыштан соң болай иркенләп, күмәкләшеп беренче тапкыр очрашулары иде. Хуҗалар безне башкортларга гына хас юмартлык белән хөрмәт иттеләр, ихлас күңелдән сөйләшүләр, әңгәмәләр күп булды, һәм без бу дусларча очрашулардан, сый тулы мәҗлесләрдән бик канәгать булып, үзебезнең Казаныбызга кайтып киттек.
Бу вакытларда Фәйзинең чын хәле безгә ачык кына билгеле түгел иде. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, ул аяк өсте һаман чирләштереп йөри, имеш. Ләкин артык борчылырлык нәрсә юк шикелле… Әүвәлгечә эшләп, йөреп яткан көне, – күптән түгел ул Шәриф Сүнчәләйләрдә булып, алардан Сәгыйть Сүнчәләйнең барлык әсәрләрен алып кайтып, укып чыга. Аннары Малеевкага барып, анда күпмедер торып, эшләп кайта… Кыскасы, ул анда, без монда, һәм чын хәлне белмичә ваемсыз гына яшәп ятабыз.