…Инде менә, июнь башларында булса кирәк, беренче тапкыр чын-чынлап шомландыра торган хәбәрне ишетәм: Фәйзиебез каты авырып Кремль шифаханәсенә кергән. Нинди авыру? – Ачык кына билгеле түгел, әмма ниндидер яман авыруның булуына шик бар икән… Күңел, әлбәттә, моңа ышанырга теләмәде, ләкин чынлап борчылмыйча мөмкин түгел иде.
…Белмим, Фәйзи үз хәле турында нәрсә уйлагандыр. Ул куркып, коелып төшә торган кеше түгел иде. Соңгы сулышына чаклы ул үзен искиткеч нык, батыр тотты. Дөрес, аңа нәрсә белән авыруын тәмам билгеле булгач та әйтмиләр. Чын хәлен аңардан соңгы көннәренә кадәр яшерергә тырышалар. Аннары Фәйзи үзе дә шундый бер тынычлык саклый ки, гүя нинди хәтәр авыру тырнагына эләгүен чынлап та «белми» ул!.. Ләкин менә нәрсә бик гыйбрәтле: шифаханәгә кермәс борын ук ул васыятьнамәсен язып, аны рәсмиләштереп куя. Соңыннан бу хакта ничектер сүз чыккач та, ул моны, мөшкел хәле белән һич бәйләмичә, болай дип кенә аңлата: һәрбер язучы илледән узгач үзенең васыятен язып куярга тиеш!
Юк, Фәйзи үлемне көтми, һич көтми! Әмма… тагын шуңа игътибар итегез: шифаханәгә кереп, күпмедер ятканнан соң, ул, хәле бер дә алга бармагач, үзен Казанга алып кайтуны сорый… Әйе, Казанга алып кайтуны сорый… Ни өчен?.. Хәер, моның сәбәбен аңлатып торуның хәзер һич кирәге юк, минемчә…
…Әйтергә теләгәнем шул: тыштан тыныч, тыштан берни сиздермәгән Фәйзи үз хәле турында бик айнык уйлый булган. Бер генә минутка да өметен өзмәгән хәлдә, ул һәртөрле ихтималның булуына эченнән әзерләнә торган, – бары шулай гына аңларга мөмкин аның ул чактагы гамәлләрен-эшләрен…
…Алтынчы июль. Көн бозык, иртәдән бирле яңгыр явып тора. Шуңа карамастан вокзалда каршы алырга төшүчеләр бик күп. Шәһәрдән китмәгән язучыларның барысы да диярлек төшкәннәр. Нәшрият һәм төрле редакция хезмәткәрләре, укытучылар, әдәбият сөюче яшьләр шактый күп килгәннәр. Махсус чакыру буенча җыелган халык түгел бу, һәркайсы үзе ишетеп төшкән.
Шуны әйтергә кирәк: моннан ике атна чамасы элек кенә Әхмәт Фәйзигә «Тукай» романы өчен бөек Тукай премиясе бирелгән иде. Фәйзи татар язучыларыннан бу зур бүләккә лаеклы иң беренче кеше булды, һәм менә бүген бик күпләрне вокзалга, беренчедән, бөек Тукай исеме белән бәйләнгән сөекле язучыга җылы хөрмәт хисе, икенчедән, аның каты авырып китүен ишетеп, шуңа тирән борчылу тойгысы китергән иде.
…Менә перронга Мәскәү – Казан поезды акрын гына килеп туктады. Барыбыз да поездның койрыгына киттек, – Фәйзине иң арттагы вагонда диделәр. Кайбер иптәшләр аны алып чыгар өчен вагонга кереп киттеләр. Көтәбез. Менә вагон ишегендә озын җәйге пальтодан Фәйзи күренде. Үз аягы белән акрын гына баскычтан төшә башлады… Мин хәйран калдым: моннан өч ай ярым элек кенә озатып калган Әхмәтем шушымы?.. Ай-һай, ничек үзгәргән ул!.. Нинди ябыккан, ничек саргайган, әйтерсең бер егерме яшькә картаеп киткән… Яшерәсем килми, шушы кыяфәтендә күренгәч, шомлы уй кинәт күңелне өшетеп җибәрде.
…Фәйзи баскычтан төшәр-төшмәс, мин аны култыклап алдым. Вагон алдына җыелган халыкның күплеге чынлап торып Фәйзине гаҗәпләндерде.
– Бу нинди мөнәсәбәт белән? – диде ул, авыр хырылдап; бөтенесе өстенә әле аның тавышы да тәмам югалган икән.
Сырып алган иптәшләр аны юатырга ашыктылар:
– Фәйзи, без сине котларга килдек… Тукай премиясе белән… Чын күңелдән котларга!
Фәйзи елмайды:
– Ә, алайса, ярый! Рәхмәт инде, рәхмәт! Югыйсә мин тагын әллә ни уйлый яздым…
…Яңгыр һаман сибәләп тора. Кемдер, килеп, Фәйзи өстенә зонт ачты. Зур төркем халыкны ияртеп, машиналарга таба киттек.
Ак көпчәкле кара ЗИЛга Фәйзине семьясы белән урнаштырдык. «Победа»ларга союз җитәкчеләре һәм иң якын дуслары утырдылар, һәм машиналар Бауман урамына таба юнәлделәр…
Мин иярмәдем, шагыйрьнең кечкенә бүлмәсенә барыбыз да берьюлы барып тулмыйк әле дип, торып калдым. Тик берәр сәгать вакыт үткәч кенә, аларга барып кердем. Бу вакытта инде озата килүчеләр киткәннәр, бары иң якыннары гына калганнар иде. Мул итеп әзерләнгән чәй табыны әйләнәсендә Нәкый ага Исәнбәт, аның җәмәгате Гөлсем апа һәм Разия ханым Фәизова утыралар иде.
…Фәйзи үзе диван түренә кырын ята төшеп утырган, галстугын чишеп җибәргән, йөзенә аз гына алсу да йөгергән, – нәкъ менә кадимче Әхмәтебез! Берьюлы эчкә җылы кереп китте. Ихлас, бу табын күренеше авыру кеше янына җыелуны һич тә хәтерләтми иде. Фәйзи үзе нәкъ сәламәт вакытындагы шикелле шат, кәефле иде… Әмма Казанга кайтып ул нинди дөрес эшләде! Туган туфрагы һәм газиз халкы монда, җаныннан кадерле әдәбияты һәм сәнгате монда, ниһаять, иң якын дуслары монда, йә, болар аның өчен иң шифалы дәва булмасмыни? Сүз дә юк, бүгенге көн аның өчен иң куанычлы, иң өметләндергеч көн иде!