Выбрать главу

Берничә көннән соң Фәйзине семьясы белән Аккош күлендәге язучылар дачасына күчердек. Ул анда нарат бүрәнәдән салынган иркен террасалы яңа өйдә тора башлады.

Әйткәнемчә, Фәйзинең хәле бик авыр иде. Моны һәркем сизде, күрде… Союз җитәкчеләре, язучы дуслары, якын таныш-белешләре Фәйзинең хәлен җиңеләйтү турында күп борчылдылар, күп киңәшләр бирделәр, кулдан килгән барлык чараларны күрер- гә тырыштылар. Ләкин, зур бәхетсезлеккә каршы, авыруның хәлендә яхшыруга таба үзгәреш сизелмәде, – ул көннән-көн акрын гына сүнә барды… Шулай да чыкмаган җанда өмет бар, һәм без өметне өзмәдек. Бигрәк тә өметнең иң тирәне, иң көчлесе Фәйзинең үзендә иде. Аның чыдамлыгына һәм сабырлыгына хәйран калмыйча мөмкин түгел иде. Хәлен белергә килүчеләр белән теләсә нәрсә турында сөйләште, көлде һәм көлдерде, иллә мәгәр зар еламады, үлем турында сөйләмәде. Сөяк белән тирегә әйләнгән хәлдә дә ул таза рухлы, айнык акыллы булып калды, һаман иҗат итү турында хыялланды, кулының көче җитсә, үзе язып, җитмәсә, сеңлесе Зәйнәптән яздырып, соңгы сулышына кадәр каләмен төшермәскә тырышты. Әйе, бу искиткеч каты авыру дәвамында Фәйзинең гаҗәеп көчле, сокландыргыч яңа бер сыйфаты – үлемнән курыкмау, үлемгә тыныч карый алу сыйфаты ачылды. Бу сыйфаты аның җырга әверелеп яшәргә хаклы иде…

…Һәм чынлап та Фәйзинең үлеме тиздән җырга әверелде. Үлеменнән соң күпмедер вакыт үтүгә, халык арасында «Умырзая» җырын җырлый башладылар, йөрәккә үтеп керердәй салмак моңлы көй һәм тирән мәгънәле сүзләр берьюлы халыкның күңелен биләп алды. Гүя Фәйзи бу уйчан-сабыр, моңсу-батыр җырын авыргач кына, үлемгә баш ияргә теләмәвен әйтер өчен генә чыгарган! Хәлбуки «Умырзая»ны ул әле 33 нче елны ук язган иде… Әмма шагыйрь йөрәгенең язмышы нинди гыйбрәтле! Йөрәк тынды, ә җыры аның тургай сыман канатланып һавага күтәрелде. Якты биеклектән шагыйрь рухының мәңге үлемсезлеген безгә җырлый ул:

Умырзая бик тиз үсеп чыга,Бик аз гына яши тураеп.Умырзая бик тизБашын аска ия,Умырзая сула моңаеп…Юк, мин яшәр идем озак-озак,Минем килми алай буласым:Умырзая кебек,Умырзая кебек,Умырзая кебек суласым…Юк, мин яшәр идем җәй ясаучыЗур чәчәкләр белән җыелып,Юк, мин үлмәс идем,Умырзая кебек,Умырзая кебек боегып…
II

Мин Фәйзине бик күптәннән беләм, ләкин кайчан, ничек танышып китүебезне ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә, бу танышу 1928 яки 1929 елны булгандыр дип уйлыйм. Ул елларны Фәйзи Арчада тора иде һәм ара-тирә Казанга килеп киткәли иде.

Бер килүендә исә ул миндә тукталды. Хәтерем ялгышмаса, бу юлы ул татар театры белән сөйләшү өчен килгән иде шикелле. Аның шул елларда язган «Димская» исемле драмасы бар иде. Димская – әсәрнең төп героинясы – артистка иде бугай… Әсәр үзенең эчтәлеге белән дә, формасы белән дә моңарчы татар сәхнәсендә күрелмәгән өр-яңа нәрсә булырга тиеш, – икәүләп бер караватка йокларга яткач, Фәйзинең бик мавыгып сөйләвеннән шулайрак хәтеремдә калган. Бу әсәренә ул зур өметләр баглап килгән иде. Ләкин театр белән сөйләшеп йөрүе нинди нәтиҗә биргәндер – хәзер әйтә алмыйм инде. Һәрхәлдә, «Димская»ны сәхнәдә күрергә туры килмәде.

Әйткәнемчә, сугышка хәтле Фәйзи белән очрашуым ара-тирә генә булгалады. Фәйзи утызынчы елларның башында ук танылып өлгергән шагыйрь иде инде, ләкин ул Арчадан Мәскәүгә күчеп китте һәм анда вакытлы матбугатта эшләде.

Шулай да 1939 елны татар опера студиясе Мәскәүдән кайтып, беренче операсын куйган вакытларда безгә тагын еш кына очрашырга туры килде. Хәтеремдә, «Качкын» операсы беренче башлап уйналачак көнне Фәйзи, художник Мортаза Абдуллин һәм, ялгышмасам, Риза Ишморат миңа барып, күңелле генә сөйләшеп тә утырган идек. Ул көннәр ничектер зур бер бәйрәм төсле булып күңелгә сеңеп калган. Милли опера театры барлыкка килгән көннәр иде бит!

Аннары тагын аерылыштык, бу юлы инде шактый озакка… Сугыш башланды. Дүрт елга якын фронт юлларында йөрдек. Тик 1945 елның язында гына без, шинельләрне өстән салыр-салмас, яңадан үзебезнең Казаныбызда очраштык. Шушы вакыттан алып инде безнең арадагы дуслык-бәйләнеш даими бер рәвешкә керде. Соңгы унөч ел эчендә очрашулар, сөйләшүләр, бергә йөрүләр, бер мәҗлестә утырулар, әлбәттә, күп булды. Кыскасы, Фәйзинең кешелек һәм язучылык сыйфатларын миңа шактый якыннан күрергә туры килде. Ә бу сыйфатлары аның, бер генә сүз белән әйткәндә, гүзәл иде. Менә шул сыйфатлары турында минем сөйлисем килә.

…Шактый сыналган бер нәрсә бар: тормыштагы тере язучы үзе һәм әсәрләре аша укучы хыялында туган аның образы күп кенә очракта ни өчендер туры килеп бетмиләр. Образ үзенең асылыннан яхшырак булып чыга (хәер, киресенчә дә булырга мөмкин). Менә мин үзем Фәйзидә әнә шул «туры килеп бетмәүне» күрми идем. Һәм бер укучы да, тере Фәйзине күргәннән соң, алдану кебек нәрсә хис итмәгәндер дип уйлыйм. Киресенчә, шагыйрь менә нинди була икән ул, дип шатлыклы гаҗәпләнү генә кичергәндер. Әйе, Фәйзи, мәрхүм, бөтен килеш-килбәте, торышы, кыланышы, сөйләшүе, көлүе – барысы белән дә шагыйрь табигатьле кеше иде. Мин инде аның эчке җанын әйтеп тә тормыйм. Тумыштан ук ул шагыйрь, табигать үзе аның күңелен шигъри саз итеп яраткан. Хәер, һәрбер шигырь язучы турында да шулай дип әйтергә мөмкин. Тик хикмәт шунда: кайберәүләр бу Ходай биргән сазны чиртмәгәндә дә әллә ни югалтмаслар иде һәм бик тыныч кына бүтән бер кәсеп белән дә шөгыльләнә алган булырлар иде. Ә Фәйзи өчен алай түгел, Фәйзи өчен әдәби иҗат хәят иде… Шуның белән яши, шуның белән сулый иде ул, һәм аны нинди дә булса икенче бер кәсеп иясе итеп күз алдына китерүе мөмкин дә түгел иде. Аннары тагын шуңа игътибар итегез: шигырь язып, роман язып дан казану, беренче кеше булып йөрү кебек исәпләр Фәйзинең уенда да юк, ул бары иҗат итүне генә белә, чөнки бу – аның җан таләбе. Чын иҗатчы бары шулай гына була да ала, без моны Тукай һәм Сәйдәш кебек бөек затлар мисалында ачык күрәбез, ә дан ул чын иҗатчыга барыбер килә, син аңардан качып та котыла алмыйсың.