Выбрать главу

Менә шулай саклана мәрхүм Фәйзи минем күз алдымда. Һәм мин боларның барысын да аның әлеге шул эчке нәзакәтлелегеннән, табигый культурасыннан килгән сыйфатлары дип карыйм.

…Тагын нәрсә? Фәйзи кебек бай табигатьле һәм шактый катлаулы кеше турында барысын белеп, барысын әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Менә уйланам, мәрхүмне бөтен ягыннан күз алдына китерергә һәм аңларга тырышам. Аның үзендәге кебек тиз генә тотып ала торган сәләт булса иде! Әйе, Фәйзинең акылы бик өлгер иде, ул күп нәрсәне һич уйламаган яктан тотып алып, бик мәгънәле һәм кызыклы итеп күрсәтә белә иде. Ачык буяулар, контрастлар, чагыштырулар аның хыялына хас иде. Мәсәлән, ул сугыштан соң Ленинград блокадасы турында сәхнә әсәре язарга кереште. Эчтәлеге нидән гыйбарәт дип сорагач, ул миңа болай дип аңлаткан иде: таш чыдамый, кеше чыдый. Таш көннән көн ватыла, ә кеше һаман ныгый бара… Бу сүзләрдән рәхимсез камалуга эләккән шәһәрнең һәм андагы кешеләрнең хәле ап-ачык күз алдына килде дә басты.

Стандартлаштырып уйлау аңа ят нәрсә иде. Һәркемгә билгеле хакыйкатьләрне таушалган сүзләр белән сагыз урынына чәйнәүне ул яратмый иде. Нәрсә хакында гына сүз чыкмасын, ул аның бүтәннәр күрмәгән яңа ягын ачарга, шуны үзенчә әйтеп бирергә тырыша. Характерлы бер мисал: «Пионер» журналының исемен алыштырырга кирәк булгач, Фәйзи аны «Тургай» дип атарга тәкъдим итте. Ни өчен «Тургай»? Чөнки Тургай, – табигать уянганда, сабан өстендә сайрый торган кош. Тургай – безнең күңелләребезгә яз белән, кешеләрнең иркен кырларга эшкә чыгулары белән бәйләнеп кергән сөйкемле, җырчы кош ул. Менә балаларыбыз өчен дә ул яктылык, матурлык, хезмәт символы булып торсын. Фәйзи шулай дип аның исемен журналга тәкъдим иткән иде, ләкин һәр эштә стандарт сөючеләр аны кабул итмәделәр.

Фәйзи шагыйрь дә, әдип тә, драматург та иде. Аның талантын мин шаулап аккан тау чишмәсенә охшатыр идем. Ничектер һәр жанр аңа җиңел бирелә кебек, нәрсәгә генә тотынса да, ул шуны бер үк дәрәҗәдә тиз, оста эшләп чыга кебек иде. Чынлап та, аның талантына киң канатлы хыял, үткен күзәтүчәнлек, йөгерек каләм бик хас сыйфатлар иде… Йөгерек каләм… аеруча мине аның шушы сыйфаты сокландыра, чөнки мин үзем бу нәрсәдән бөтенләй мәхрүм, мин авыр таш тәгәрәткәндәй азапланып язам.

Фәйзинең никадәр тиз язуын миңа кечкенә бер «ярышта» сынап белергә дә туры килде. Дөрес, бик күптән булды бу, шулай да кызык өчен сөйлим әле…

…Елын ачык кына хәтерләмим, һәрхәлдә, егерменче елларның ахырында булса кирәк, без Фәйзи белән бер пароходта Уфага кайттык. Юл озын, вакыт күп, безнең яшь чак, дәртле чак, гел мәзәк сөйләшеп, һәрнәрсәдән кызык табып, уйнап-көлеп барабыз. Гомумән, Фәйзи белән бергә булганда, эч пошуга урын юк, көлке-мәзәк үзеннән-үзе туып кына тора!

Бер кичне пароходыбыз тип-тигез Идел өстеннән бара. Кояш баеган вакыт. Тынлык. Бу вакытның ниндидер бер сихри көче бар, – ихтыярсыздан ул сине тынып калырга, тирә-юньдәге табигатькә сәерсенеп карарга һәм колак салырга мәҗбүр итә. Ихтимал, менә шуңардандыр Фәйзи миңа кинәт кенә әйтә:

– Әйдә, шушы кояш баюын язып карыйбыз, кем ничек итеп тасвирлар икән, – ди.

Мин риза булам. Каләм, кәгазь алабыз да икебез ике җиргә утырып язарга керешәбез.

Бер ун минут вакыт үтмәгәндер, Фәйзи торып минем янга килә:

– Йә, булдымы? – ди.

Гаҗәпләнеп аңа карыйм:

– Тукта, мин әйтәм, алай бик тиз буламыни ул?

– Ә мин яздым инде, – ди Фәйзи. – Әйдә, тизрәк кыймылда!

Ул, язып беткәнемне көтеп, палуба буйлап йөри башлый, ә мин, маңгаемны учлап, яңадан кәгазь өстенә иеләм. Әй тыры- шам, әй уйланам, әледән-әле тугай-кырларга, офык, читләренә карап алам – үземчә кояшның ничек баюын бөтен «нечкәлекләре» белән тотып алырга маташкан булам. Ләкин чыкмый гына бит! Фәйзи берничә тапкыр яныма килеп китте, ә мин һаман тирләп-пешеп утырам. Яңадан бер кырык минут вакыт узгандыр, ике бит кәгазь сызгалап бетердем, әмма кояш баю күренешен тәки «төшереп» ала алмадым. Фәйзи тагын әйләнеп килде.

– Йә, ничек? Укып карыйбызмы?

– Әйдә, укы! – мин әйтәм.

Фәйзинең барлык язганы ярты бит чамасы булыр. Ул шуны аягүрә, кәгазен күзенә якын китереп, уң кулын күтәрә төшеп һәм ара-тирә «эһе, әйе, болай» дигәләп, матур гына көр тавыш белән укып чыкты. Сүзләрен хәтерләмим инде, ләкин аның язганы җиңел-кыю гына төрле буяулар салып эшләгән шактый ачык картина тәэсирен калдырган иде. Һәрхәлдә, кояш баюын бик «нечкәләп», дөп-дөрес итеп тасвирлап маташмаган, үзе әйтмешли, аерым «мазоклар» белән ясаган да куйган.

Мин бу мисал белән Фәйзи һәр әсәрен бер дә иҗат газабы кичермичә, ансат кына яза да ташлый иде дип әйтергә һич җыенмыйм. Иҗат газапсыз булмый. Әгәр сез аның караламаларына күз салсагыз, күпме юлларны сызганын, бит читләренә өстәп-өстәп язганын, аерым кәгазьләргә төрле вариантлар язып караганын күрер идегез. Бу исә язучының әсәр өстендә бик нык уйланып, эзләнеп, төпченеп эшләве турында сөйли.