Выбрать главу

Ихтимал, кайберәүләрнең, менә Фәйзи никадәр өлгер, тырыш язучы булса да, «Тукай» романын бетерә алмады бит, дип әйтүләре мөмкин. Әйе, зур үкенечкә каршы, «Тукай» тәмамланмыйча калды. Мәрхүм соңгы көненә кадәр Тукай турында уйланды, өзлексез эзләнде, тикшеренде, материал җыйды, әмма романның Казан чорын дәвам иттерү, күзгә күренмәс бер стенага килеп терәлгәндәй тукталып торды. Бу стена гаять катлаулы һәм четерекле җәдитчелек мәсьәләсе иде. Тукай яшәгән чорны дөрес чагылдыру ноктасыннан караганда, ул мәсьәлә бик мөһим иде, аны читләтеп үтү мөмкин түгел иде, шул сәбәпле Фәйзи мәрхүм бу хакта күп уйланды, күп борчылды, чөнки ул, гадел, намуслы художник буларак, тарихи дөреслекне, әлбәттә, бозарга теләмәде.

Тагын нәрсә әйтәсем калды? Фәйзинең иҗатына бәя бирү минем бурычым түгел, – монысын вакыт хөкеменә тапшырыйк. Халык яши, халык белән бергә аның әдәбияты һәм сәнгате яши, һәрбер каләм иясенең, сәнгать әһеленең хезмәте шул халыкның культура хәзинәсенә өстәлә бара, ә вакыт исә кемнең нинди өлеш кертүен бик дөрес үлчи һәм бәяли белә. Фәйзи татар совет әдәбиятына өлешнең төрлесеннән бик әйбәтләрен кертте, һәм, шик юк ки, аның әсәрләре вакыт сынавын үтеп, Тукайга карата әйткәнеңчә, халык гомере кебек озын гомерле булып калыр.

…Без үлеп киткән каләмдәш иптәшебез турында, ул, мәрхүм, халкын, илен ярата иде, дип әйтергә гадәтләнгәнбез. Фәйзи турында болай дип әйтү генә аз… Шагыйрь, әдип бул да сине яшәткән халкыңны, илеңне яратма, имеш!.. Аннары «мин халкымны яратам» дип, масаеп әйтер өчен үзең турында бик югары уйлаучы, үзеңне халыктан өстен куючы тыйнаксыз бер буш кеше булырга кирәк. Юк, Фәйзи андый түгел иде, Фәйзигә тыйнаклык хас иде, аның халкына мәхәббәте баланың анага булган хисе кебек канында яши иде. Ул халкына беткәнче ышана иде, ул халкының үткәненә тирән хөрмәт саклый иде, киләчәге турында матур уйлый иде. Ул, әти-әнисенең итәгатьле улы кебек, халкы өчен баш күтәрмичә эшләүне белә иде. Татар әдәбиятын, татар сәнгатен, татар музыкасын ул үзенеке итеп, берәүдән дә тартынмыйча сөя иде, алар аңа ифрат кадерле иде, уңышлары һәм кимчелекләре өчен чынлап шатлана да, көенә дә торган иде.

…Фәйзидә хисләр бик тирән ята иде. Мин бервакытта да аның нидән булса да нечкәреп, төчеләнеп китүен күрмәдем. Тик ул еш кына эчке дулкынлану кичерә торган иде, әмма моны да аның башын селкеп, күзләрен йомгалап, ешрак тамак кыргалый башлавыннан гына сизәргә мөмкин иде. Аннары татар халык көйләрен, аеруча башкортның озын көйләрен тыңлаган чагында аның зәңгәр күзләренә ихтыярсыздан дым җәелгәнен миңа күрер- гә туры килгәләде. Ләкин анда да ләм-мим, бер сүз юк, тик, мәрхүм, дымлы күзләрен яшерер өчен, торып, әрле-бирле йөрергә тотына иде. Бик кадерле хисләр шулай эчтә генә сакланырга тиеш түгелмени? Мин беләм: ул үзенең яшьлеген сагына торган иде, үзенең туып үскән Уфасын, Дим, Агыйдел буйларын сагына торган иде, һәм шушы моңсу-якты сагыну хисе аның туган иленә булган тирән мәхәббәтен гел генә сугарып тора иде кебек…

*

Әхмәт Фәйзи вафат булганнан соң, үз әйләнәмдә генә түгел, гомумән, әдәбиятыбызда бер бушлык хасил булуын сиздем… Чыннан да, дим эчемнән, йә, кайсыбыз Фәйзине алыштыра ала, кайсыбыз аның кебек бер үк дәрт, бер үк өлгерлек белән шигырен дә, прозасын да, драмасын да яза ала? Без барыбыз да диярлек, бер генә эшнең серен белүчеләр кебек, йә проза, йә шигырь, йә драма осталары гына булып киттек.

Хәер, үзенә күрә табигый бер күренештер инде бу… Бай тарихлы җитлеккән әдәбиятта һәр жанрның танылган зур осталары була, алар әдәбиятның төп көчләрен тәшкил итәләр, алар арасыннан талантының көче, хезмәтенең зурлыгы белән милли әдәбиятта гаять күренекле урын тоткан, аның мактанычы булып киткән язучылар да килеп чыга. Андыйлар, һичшиксез, бездә дә бар. Ләкин бу очракта мин Фәйзи кебек күпкырлы язучының бездә аз булуын әйтергә телим.

…Фәйзи бит ул Бурнаш, Такташ, Кутуй кебекләр җөмләсеннән иде, алар традициясен алып бара иде, алар кебек сәнгать дөньясында кайнап яши иде. Артистлар белән дә дус иде ул, композиторлар белән дә һәрдаим иҗади эш алып бара иде, художниклар белән дә аралаша торган иде, шуңа күрә интереслары да аның киң иде, көннәре дә кызыклырак һәм мәгънәлерәк үтә иде.

Әхмәт Фәйзи, шагыйрь Мостай Кәримнең образлы сүзләре белән әйткәндә, бәйгеләрдә йөрәге ярылып үлгән ат кебек, иҗаты юлында чабып барган җиреннән үлеп китте… Үлеп китте, ә үзеннән соң әле кайчан гына аның җылы кулыннан узган әсәрләре бер-бер артлы дөньяга чыга торды: «Тукай»ның яңа бүлекләре, «Каен себеркесе», «Кисекбаш», «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте»…