Выбрать главу

Әйе, Фәйзи кебекләр исән калганнарны чын кеше, чын иҗатчы булырга өйрәтәләр!

1960

ИҢ СОҢГЫ ОЧРАШУ

Мәрхүм Баязит Бикбай белән сагынырлык очрашулар күп булды, әмма иң соңгысы хәтердә ныграк уелып калган.

Хәер, безнең беренче очрашуыбыз да истән һич тә чыгарлык түгел. Вакыйга болай булды. Әхмәт Фәйзи белән без икәү бер поездда Мәскәүдән Казанга кайтырга тиеш идек. Билетлар кесәдә, вагоннарыбыз бер, поездның китәр вакыты да билгеле. Мин вокзалга төшкәндә, Әхмәт Фәйзи килеп җитмәгән иде әле. Ләкин поездга утырту башланган иде инде. Вагон янына барып, мин Фәйзине шунда көтәргә булдым. Вакыт уза, ә Әхмәтем юк та юк! Нигә кичегә, сәбәп нәрсәдә?.. Җизниләрдән (Шәриф Сүнчәләйләрдән) чыгып китәр алдыннан, мин аңа шалтыраткан да идем. Хәзер без дә кузгалабыз дип әйткән иде ул шул чакта. Димәк, үзе генә түгел, кемнәр беләндер килеп җитәргә тиеш. Шулай да борчылам, чөнки вакыт аз калып бара, ә поезд кичеккәннәрне көтеп тормаячак, билгеле. Инде кузгалып китәргә бер ун минут чамасы калганда гына, Әхмәтем ике егет ияртеп килеп җитте ахырда. Егетләр бик кәефле күренәләр – озату шәрәфенә Фәйзидә шактый сыйланганнар булса кирәк. Мин әле аларны танымыйм, ялгыз гына тамбурда басып торам, ә алар өчәү баскыч төбендә көлешә-көлешә шаулап сөйләшәләр. Әхмәт тә мине алар белән таныштырып тормады, күрәсең, вакыт бик кыска булганлыктан кирәк тапмагандыр инде.

Менә шул чакта озата төшүчеләрнең берсе – буйга кечерәге әйтә куйды:

– Мин дә сезнең белән китәм, Әхмәт агай.

– Кая?

– Казан каласына инде… Синнән аерыласым килми, агай!

Әхмәт башын селкетеп бер көлде дә:

– Әйдә, киттек! – диде, егетнең сүзен ул бер шаярту гына дип аңлады бугай.

– Алайса, мин хәзер! – диде егет, урыныннан кубып, һәм, иптәшен ияртеп, каядыр йөгерә-йөгерә китеп тә барды.

– Өлгермисең бит! – дип калды Әхмәт аның артыннан.

– Кем ул? – дип сорадым мин Әхмәттән.

– Баязит! – диде Әхмәт, бик үз кеше турында әйткәндәй итеп кенә, аннары тора төшеп өстәп куйды: – Баязит Бикбай!

Әнә кем икән ул! Ишеткәнем бар, тик күрергә генә туры килгәне юк иде. Кызык кеше булса кирәк… Ә менә егетләрнең икенчесе турында «Кем ул?» дип сорарга да нишләптер онытканмын. Соңыннан да мин аның кем икәнен тәки белә алмадым.

Ә поезд кузгалырга, күп булса, биш-алты минут вакыт калган иде. Кая, ни өчен йөгерде соң әле алар?.. Бәлки, билет артыннандыр?! Хәер, билет та булмаячак, өлгерә дә алмаячаклар… Аннары бу «китәм» диюе дә аның, әйткәнемчә, бер шаярту гына булырга тиеш иде. Нишләп инде кеше һич юктан тотсын да, безгә ияреп, Казанга китеп барсын, ди?! Тузга язмаганны!..

Ләкин… ул да булмый, егетебез поезд кузгала башлаганда гына җип-җиңел чемоданын күтәреп килеп җитте һәм вагонга сикереп тә менде. Мин артык гаҗәпләнүдән ни әйтергә дә белмәдем. Әхмәт исә гөрелдәп көлә генә:

– Ну, Баязит, егет икәнсең үзең дә! – ди, җитмәсә; гүя бу гадәти бер мәзәк кенә!

Вагон эченә керәбез. Безнең урыннар ишектән ерак түгел аскы һәм өске сәндерәдә иде. Баязит чемоданын да иң югары киштәгә урнаштырдык. Аннары кара-каршы утырыштык. Мин Баязиттан бер дә күземне алмыйм; карасу түгәрәк йөз, калку гына киң маңгай, ятып торган сирәгрәк кара чәчләр… Матур дияргә кыймас идем, әмма ниндидер бер сөйкемлелек бар үзендә. Тагын шуңа да игътибар иттем: кысыграк күзләренең кырыенда һәм авыз читендә аз гына сизелгән яшерен елмаю посып ята кебек – үткен акыл билгесе түгелме икән бу?! Кыскасы, шактый зур кызыксыну уятты ул миндә.

…Тыңлап утыра торгач, миңа шул да мәгълүм булды: Баязит әллә үз эше, әллә командировка белән бүген генә Мәскәүгә килгән икән. Чемоданын камера хранениегә тапшырган да, үзе Мәскәү буйлап киткән, йөри торгач, бер иптәшен очраткан, аннары икәүләп Әхмәт Фәйзигә барып кергәннәр. Утырганнар, сыйланганнар, сөйләшүләре дә бик күңелле булгандыр, ахрысы, – менә озата төшкән җиреннән Баязит безгә иярде дә китте… Ни дисең?! Яшь чак, дәртле чак дияргә генә кала инде… Ә шулай да мин – «акыллы баш» – моның кебек дуамаллыкны эшләмәс идем. Хәтта эчкән баштан да!.. Тукта, Баязит үзе дә, айный төшкәч, бу эшенә үкенер әле – шулай уйладым мин эчемнән генә. Тик шунысы гаҗәп: Баязитның эчкәне сизелми дә диярлек, бик әйбәт сөйләшеп бара әле ул безнең белән. Ләкин үзенең дуамаллыгына аз гына да әһәмият бирмичә, ул хакта ләм-мим бер сүз әйтмичә! – Бусы тагы да гаҗәбрәк иде. Гүя дуслар хакына икенче бер калага ияреп китү аның өчен чүп тә түгел.