Мин Әхмәт Фәйзигә дә карыйм – ул ни уйлый икән? Аның кунагы бит әле ул! Еш кына тамак кыргалап куюына караганда аптырабрак калуы (әллә борчылуы?) сизелә кебек, әмма ләкин ник бер сүз белән ул моны Баязитның үзенә белдерсен!.. Фәйзидә такт дигән нәрсә бик көчле иде, шуның белән бергә, үзе дә шактый ваемсыз кеше. Ә поезд Казан тарафына элдерә генә. Ике дус кара-каршы утырганнар да бик кәефле-күңелле генә сөйләшеп баралар. Әйтерсең аларга диңгез тубыктан!
Ни өчен соң әле мин бу кайтуны шулхәтле тәфсилләп яздым? Чөнки бу минем Баязит белән, үзегез дә күрдегез, бервакытта да онытылмаслык беренче очрашуым булды. Кызыклы очрашу! Чынлап та, кайсыбызның якын дустан аерылып каласы килмәгән өчен генә, эшләрен ташлап, ерак бер шәһәргә ияреп киткәне бар? (Чишмәгә барып кайту гына түгел бит бу.) Ә Баязит менә шуны эшләде… Баштарак мин моны бер дуамаллык кына дип аңлаган идем. Дөресен әйтергә кирәк, сугыштан соңгы елларда аның ише гөнаһсыз дуамаллык дуслар арасында булгалый торган иде. Яшьлек тә үтеп бетмәгән, хөрлеккә сусау да көчле булган, күрәсең. Ләкин хикмәт анда гына түгел, имеш. «Дуамаллык»ның төбендә Баязитка гына хас үзенә бер характер ята икән: ул, Баязит, асылда, үзен дөнья ыгы-зыгысыннан өстен тота белүче, тормышның вак-төяк мәшәкатьләренә исе китмәүче, бары тик үз кайгысы, үз мәнфәгате артыннан гына куа белмәүче бала сымаграк самими бер кеше икән. – Менә мин нәрсәне соңыннан, очрашкалый торгач аңладым. Әйе, ул, мәрхүм, хыялый кеше иде – яхшы мәгънәсендәге хыялый кеше! Теге вакытта безгә ияреп китүе дә үзенең ниндидер бер матур хыялы дәшкәнгә күрә генә булгандыр дип уйлыйсым килә минем хәзер.
1960 елның маенда без, зур төркем татар язучылары, Башкортстанга кунак булып бардык. Бик күңелле очрашуларда, мул табынлы мәҗлесләрдә булдык. Әлеге беренче танышудан соң минем дә Баязит белән якыннан аралашып китүем шул чактан башланды дияргә ярый. Бу вакытта Әхмәт Фәйзи юк иде инде. (Ул 1958 елны вафат булды.) Икебез өчен дә бик кадерле булган кешене югалту безне күпмедер дәрәҗәдә тагы да якынайтты. Без бер-беребезгә ничектер җылырак та, ышаныбрак та карый башладык. Моның шулай икәнен Баязитның миңа бүләк итеп биргән китабы да ачык күрсәтсә кирәк. Бер томлык «Сайланма әсәрләре»нең эчке битенә ул түбәндәге сүзләрне язган иде: «Кәзерле Әмирхан Еники дуз, Өфелә шат осрашыу көндәрен мин бервакытта да онотмам. Б. Бикбай. 30.05.60».
Әйе, минем өчен дә һич онытылмас бер истәлек булып калды мәрхүмнең бу бүләге!..
Ә икенче елны инде башкорт дуслар безгә кунак булып килделәр. Алар арасында, билгеле, Баязит та бар иде. Тагын бергә йөрдек, бер мәҗлесләрдә утырдык. Дөрес, кунак-төшем арасында икәүдән-икәү генә иркенләп сөйләшүләргә вакыт тими диярлек. Ләкин барыбер танышлык отыры ныгый, дуслык исә һаман арта бара. Баязит белән минем өчен дә ул шулай иде.
62 нче елның җәендә булса кирәк, мин, башкорт телендә чыгачак китабымны әзерләр өчен Уфага барып, бер өч атна чамасы «Башкирия» гостиницасында тордым. Менә шул чакта инде без көн саен диярлек очраша идек. Баязитның квартирасы гостиницадан ерак түгел, үткән-сүткәндә дә ул һаман минем янга керә иде. Һәм кергән саен иң элек: «Әмирхан дус, мин һинең эшеңне бүлмәемме?» – дип сорый торган иде. Аннары ул әкрен генә ачык тәрәзә янына барып утыра да кесәсеннән папиросын чыгара. Ләкин сүз башларга ашыкмый – тыныч кына тәмәкесен тарта. Әйтергә кирәк, гомумән, урынлы-урынсыз, теленә ни килсә шуны такылдап утыру гадәте аңарда юк иде. Күбрәк нәрсәдер турында уйланып йөрүдән яки җанын борчыган берәр эш-вакыйгадан туа иде булса кирәк аның сүзләре дә… Минем белүемчә, ул, асылда, кәеф (настроение) кешесе иде: кайчагында бөтенләй сөйләми яки бик аз сөйли, кайчагында исә эченә җыелганы ерылып киткәндәй рухланып сөйли башлый иде. Һәрвакытта мәгънәле итеп, кызыклы итеп, тапкыр афоризмнар белән сипләп сөйли, әмма бик әкрен сөйли – кайбер сүзләрен мин ишетми дә кала торган идем. Аннары тагын тына, тагын нидер уйланып, ашыкмыйча гына папиросын чыгара.
…Без күп вакытта хәтергә таянабыз, хәтер барысын да саклар әле дип ышанабыз. Ләкин, кызганычка каршы, кеше хәтере шактый ышанычсыз нәрсә, ишеткән-күргәннәрнең барысын да ул саклый алмый (бигрәк тә олыгая башлагач)… Баязит белән сөйләшүләр күп булды, кайбер мәсьәләләрдә, кызып китеп, бәхәсләшкән чакларыбыз да булгалады, әмма менә хәзер ул шулай дип әйткән иде, ә мин аңа каршы болай җавап биргән идем дип, үземнән чыгып язарга батырчылык итә алмыйм. Яратмыйм мин андый эшне. Язгач, саф дөресен язарга кирәк.
Әмма ләкин бер сөйләшүне мин ачык хәтерлим, чөнки бу сөйләшү нәтиҗәсендә бер мәгълүм әсәр дөньяга туды. Шул ук «Башкирия» гостиницасында тик икенче килүемдә инде бусы, Баязит миңа Акъәби исемле башкорт корткасының аяныч үлеме турында сөйләде. Сөйләп бетергәч: «Уйла, бәлки, язарсың, синең каләмгә туры килә бу», – диде ул миңа… Дөрестән дә, «Акъәби вакыйгасы» мине шунда ук бик кызыксындырды. Онытылмас борын дип, Уфада чакта ук инде мин аны Баязит сөйләгәнчәрәк яза да башладым. Ләкин бераз язгач туктадым, чөнки ашыгып эшләү минем гадәтем түгел. (Бервакытта да ашыгып юньле әйбер яза алганым юк.) Кыскасы, вакыйга күңелдә тамырлансын һәм шытып чыксын өчен, күпмедер вакыт кирәк иде. «Күпмедер» дигәнем шактый озакка сузылды, бары ике елдан соң гына мин «Акъәби вакыйгасы»н язып бетерә алдым. Бу сезгә мәгълүм «Әйтелмәгән васыять» – мин аны Баязит Бикбайга багышладым да. Шуның белән бергә, миңа шундый хикмәтле теманы биргән кешенең үзен дә әсәргә ничектер кертәсем килде. Хәтерлисездер, анда ялгызы гына авырып яткан Акъәби янына шыпырт кына кереп утыра торган аз сүзле шагыйрь образы бар, әгәр ышанасыгыз килсә, менә шул инде Баязит мәрхүм үзе булыр…