Выбрать главу

Әсәр, тулаем алганда, Баязит Бикбайга бик ошаган иде. Ничектер дулкынланып кабул итте ул аны. Ләкин үзе хакында язылганнарның барысы белән дә килешеп бетмәде. Аеруча бер деталь аңа ошамаган икән: шагыйрь Акъәби янында утырганда борынгы башкорт җырын авыз эченнән генә көйләп, шуның уңае- на бер аягын әкрен генә тибеп тора – менә шул хакта Баязит миңа, сүз уңаеннан елмаеп кына: «Мин аяк тибә белмәем», – дип әйтеп куйды. Күрәсең, бу аның табигатенә ят «деталь» булгандыр инде.

«Әйтелмәгән васыять» язылганнан соң, Баязит миңа тагын бер вакыйга сөйләде. Ләкин бусы инде артык катлаулы вакыйга иде. Чын мәгънәсендә маҗара (приключение) дияргә була. Билгеле, ул минем каләмгә «туры килми» иде, шул сәбәпле мин аны язарга тырышып та карамадым. (Хәзер инде вакыйганың үзен дә оныттым.) Әмма шуны әйтергә кирәк: Баязитның сөйләвеннән мин аның хыялга никадәр бай булуын белеп калдым. Фантазировать итәргә ярата иде, мәрхүм!

Соңгы мәртәбә без аның белән 1968 елның җәендә очраштык. Мин Дәүләкәннән кайтышлый бер-ике көнгә генә Уфада тукталган идем. Язучылар союзына барып чыктым һәм шунда Баязитны очраттым. Ул электән дә төскә бик үк таза түгел иде, ә хәзер тагы да ябыга, саргая төшкән. Ошамады миңа аның бу кыяфәте…

– Ни булды, Баязит, әллә авырыйсыңмы? – дип сорадым мин аңардан.

– Әсмабикә апаең җибәрмәй әле, һаман буып тора, – диде ул тоныграк тавыш белән.

Мин, билгеле, берни дә аңламадым.

– Нинди Әсмабикә, ни өчен җибәрми ул?

– Һи, шуны да белмәйһең! – дип куйды Баязит, күңелсез генә елмаеп. – Астма дигән авыруны ишеткәнең бармы? Ишетсәң, Әсмабикә апаең шул була инде!

Йә, нәрсә әйтәсең инде аңа?! Шундый җитди авыру турында да ул шаяртып кына сөйли!

– Бу бит уен түгел, Баязит. Дәваланасыңмы соң?!

– Менә Өфө ситендәге бер ял йортына җибәргәннәр ине лә, тик түзмәнем, ташлап кайттым әле, – диде ул шундый ук ваемсызлык белән.

Без, Союздан чыгып, Ленин урамындагы трамвайлар борылышына таба киттек. Халыктан читтәрәк, таш стена буенда папиросларыбызны тарта-тарта сөйләшеп торабыз. Баязит тартып бетергәч тә икенчесен чыгарып кабызды. Мин әллә ничек, үземә исәп тә биреп тормастан, аның папиросын авызыннан тартып алдым.

– Бу нишләвең инде?! – дидем, әзрәк шелтә белдереп. – Ярыймы соң?!

Баязит бер сүз дә әйтмәде. Бу минутта уйчан-боек иде ул. Мин хәтта үземнең дорфарак хәрәкәтем өчен үкенеп тә куйдым.

Бераз сөйләшеп торганнан соң, без трамвайга утырдык. Баязит «Башкирия» гостиницасы янында төшеп калды, ә мин Айский урамында торучы туганнарыма китеп бардым.

Бу безнең иң соңгы һәм иң кыска очрашуыбыз булды. Без һәрвакытта ашыгабыз, без тормыш гел бертөсле торыр, бернинди үзгәреш тә, бәхетсезлек тә булмас дип үзебезне ышандырырга тырышабыз. Без, гадәттә, үкенүдән куркабыз, берәр төрле хәвеф сизсәк тә, аңа игътибар итмәгән булабыз… Янәсе, без оптимистлар!.. Ә шул иттифакый туры килеп кенә очрашудан соң ике ай да үтмәгәндер, мин Баязитның үлү хәбәрен дә ишеттем. «Кай арада?!» – дип исем китте. Кинәт үлгән кеше турында «төшеп кенә югалды» диләр. Гәрчә Баязит күпмедер вакыт авырып йөрсә дә, аның дөньядан бик вакытсыз китүе миңа нәкъ әнә шулай тәэсир итте. Авыр тәэсир итте.

Әле бу истәлекне язган чакта, мин мәрхүмнең миңа бүләк иткән китабын яңадан кулыма алып карап чыктым. Шундагы бер шигырь мине бик гаҗәпләндерде һәм уйга калдырды. Баязит аны вафатыннан унбер ел элек язган икән. «Каты авырганда» дип атала ул… Бик гыйбрәтле шигырь!.. Сез дә тагын бер тыңлагыз:

Салгылы шыр һөйәк карсыкЯкында гына йөрәй,Бала алдаткан шикелле,Күрмәгән була юрый…Әллә ялыныр ти микән?Бик исем китте бына:Йәшәр өсен тыуган кеше –Үләр өсен дә тыуа.Намыслы үтелде гүмер,Эшләнде эшләһе эш,Илап дөньяга килеүсеКөлеп китәргә тейеш.Ауырлыктар за күрелде,Бизмәнем тик дөньянан.Мин ерзе һөйеп туйманым,Шуны гына кызганам!