Нәкъ Баязитча! Җирне сөеп туймаган, ләкин үлемгә дә исе китмәгән!.. Әмма соң исе китсә, хәтта курыкса да, без бит аны һич кенә дә гаеп итмәс идек. (Үлемнән курыкмаган кеше бармыни ул?!) Кыска булды шул, үзенең намуслы гомере дә, безнең эчкерсез дуслык та кыска булып калды, зур үкенечкә каршы!..
ХӘТЕРДӘГЕ ТӨЕННӘР
1929 елның көзендә мин «Кызыл Татарстан» газетасында штаттан тыш хәбәрче (хроникёр) булып эшли башладым. «Штаттан тыш»ның нәрсә икәнен аңлатып тору кирәк микән? Кыска гына итеп әйткәндә, ул болай: мин редакциянең даими сотруднигы булып саналмыйм һәм айлык тәгаен бер хезмәт хакы да алмыйм. Мин көнлекче сыйфатындагы бер кеше: кушсалар – эшлим, кушмасалар – тик йөрим. Эшем исә төрле җирдән хәбәр ташу. Әгәр табып китергән хәбәрем яраса, басыла калса, миңа бераз гонорар тия, басылмаса – бер тиен дә тими, билгеле.
Бу эшкә мине редакциянең җаваплы секретаре Морти Якуп иптәш тарткан иде. Әлбәттә, мин бик тәҗрибәсез идем, чөнки моңарчы әле минем редакцияләр тирәсендә бер дә эшләп караганым юк иде. Шуңа күрә минем эшем белән дә Морти Якуп үзе җитәкчелек итә иде. Һәр көнне ул мине берәр оешмага яки учреждениегә барып, фәлән кеше белән сөйләшергә яки фәлән нәрсәне белеп кайтырга дип кушып җибәрә. Мин барам, сорашам, сөйләшәм һәм кайтып, ишеткән-белгәнемне язам да Морти агайга китереп тапшырам. Ул шунда ук укып карый да, ярарлык булса, чираттагы номерга җибәрербез, дип әйтә. Ярамаслык булса, йомарлый да кәрзингә ташлый һәм яңадан язып китерергә куша. Кыскасы, минем эшем тулысынча Морти Якуп кулында иде.
Мин инде, билгеле, кадәри хәл тырыша торган идем, чөнки хәбәрнең үтүе ул минем өчен хәят мәсьәләсе иде. Үтсә – мин тук, үтмәсә – юк. Әйтергә кирәк, минем матди як бик хөрти иде ул чакларда. Еш кына ун тиен, унбиш тиен табалмыйча, «ураза тотып» үткәргән көннәр дә булгалый иде. Өстә иске пальто, башта чүпрәк кепка, аякта сай ботинкалар – шулар белән салкын кышны да үткәреп җибәрергә туры килде. Ни әйтсәң дә, яшь чак, башта куе чәч тә бар иде әле – ничек тә түзәргә, бирешмәскә була иде. Билгеле инде, мин гонорар көнен бәйрәм таңын көткәндәй сабырсызланып көтеп ала идем. Ялгышмасам, ул чакта да айга ике тапкыр бирәләр иде. Башта штаттагы кешеләр (бәхетле кешеләр!) хезмәт хакларын алалар, шуннан соң бер-ике көн узгач, гонорар да бирә башлыйлар.
Ул елларда редакциянең кассиры булып Харис абзый Фәйзуллин эшли иде. Тарихта билгеле шәхес. Заманында дәреслекләр чыгарган һәм «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыткан кеше. Композитор Җәүдәт Фәйзинең атасы. Бу урында тагын шуны да әйтеп үтәсем килә: бер-ике ел элегрәк мин Харис абзыйның өендә, аның уллары Мидхәт белән Җәүдәт янында да булгалаган идем. Җәүдәт ул чагында кыска гына хикәяләр язу белән мавыга иде. Без аның язганнарын тыңлый идек тә: «Син, егет, ахрысы, Чехов булырга чамалыйсың!» – дип әйтә торган идек. Соңыннан Җәүдәт музыкага кереп китте һәм шунда үзенең талантына лаек чын урынын да тапты. Әмма каләмен дә ташламады. Безнең композиторлар арасында ул татарча әйбәт яза белгән бердәнбер кеше иде дисәм, һич тә хата булмас, минемчә. Мәгълүм булганча, Җәүдәт Фәйзи музыка сәнгате турында күп язды һәм берничә бик әйбәт китап та калдырды.
Инде яңадан Харис абзыйның үзенә килсәк, ул урта буйлы, юка гәүдәле, ак чырайлы, элекке зыялыларны хәтерләткән мөлаем бер кеше иде. Менә шул кеше редакция коридорының караңгы бер башындагы кечкенә чолан шикелле кассаның бәләкәй генә тәрәзәсеннән безгә, ведомостька кул куйдырып, акча бирә торган иде. Бухгалтер, счетовод кебек работникларның барлыгын хәтерләмим. Юк иде шикелле. Бөтен эшне – ведомостьлар төзүне дә, банктан акча алып кайтып өләшүне дә шул бер Харис абзый башкара торган иде бугай. Һәрхәлдә, мин бары тик аны гына белә идем.
Ике атнада җыелган гонорарның күләме дә бер дә тигез булып чыкмый иде. Кайчагында бик аз тия, ә кайчагында ярыйсы гына да төшкәли иде. Ләкин иң күп төшкән чагында да барыбер очны очка ялгап булмый иде. Күрәсең, «эшләп табуым» бик чамалы гына булгандыр инде.
Әйткәнемчә, мин хәбәр ташучы. Көн дә берәр җирдән хәбәр табып китермичә калмыйм, ләкин аларның барысы да газета битенә эләкми, шактый өлеше туп-туры кәрзингә китә торган иде. Аннары бик күбесе вак кына хәбәрләр, эрерәкләре ни сәбәптер сирәк языла иде. Шуңадыр инде, бер материал да минем үз фамилиям белән дөньяга чыкмады. Ваклары имзасыз гына басыла, ә зурракларына берәр төрле псевдоним куя идем. Хәер, «төрле псевдоним» дип бик арттырып җибәрәм түгел микән?! Чөнки бер псевдоним гына минем хәтеремдә сакланып калган, ләкин аны да менә хәзер нигәдер ачасым килми.