Выбрать главу

Башта әйткәнемчә, минем «хуҗам» Морти Якуп иде. Бу юанрак бәдәнле, шоп-шома битле, җитез-хәрәкәтчән кеше бик күптәнге газетчы һәм редакциянең барлык эшләрен үз кулында тотучы иде. Билгеле, ул миңа өйрәнчек малай итебрәк карый иде. Шулай да минем аңа бертөрле дә үпкәм юк. Киресенчә, исемә төшкәндә рәхмәт кенә әйтәсем килә, чөнки хәлем авыр чакта ул, миңа эш биреп, күпмедер дәрәҗәдә мине бөлгенлектән коткарды. Кызганычка каршы, мин аның соңгы язмышын белмим.

Кыскасы, мин бары Морти агай кушуы буенча гына йөрим, табып кайткан хәбәрне дә тик аңа гына тапшырам. (Газетаның баш редакторы ул чакта буе-сыны һәм калын, кара тәртәле күзлекләре белән дә Михаил Кольцовны бик нык хәтерләткән Сафа Борһан иптәш иде. Ләкин бер генә тапкыр да миңа аның янына керергә туры килмәде.) Хуш, ниндирәк хәбәрләр табып китерә идем мин?.. Бер-ике генә мисал. Күптән түгел Яңа бистәдә ябылган мәчетләрнең берсе кичләрен бала тавышы белән елый, имеш, дигән хәбәр халык арасында таралды. Бөтен җирдә шуны сөйлиләр. Ниһаять, бу хәбәр редакциягә дә килеп керде. Әлбәттә, аңа ышанучы юк, бары кызык өчен тагы да куертып сөйлиләр генә. Ләкин шулай да Морти агай мине чакырып алып задание бирде: бар, шул уйдырманың кемнән, нәрсәдән чыкканын үз күзең белән күреп, үз колагың белән ишетеп кайт, диде. Задание бик сәер, әкәмәт тоелса да, мин кышкы кичләрнең берсендә тәвәккәлләп Яңа бистәгә чыгып киттем. Бардым, елый торган мәчетне эзләп таптым. Башта урамга җыелган карт-корылар янында туктап, елаган тавыш ишетелмәсме дип тыңлап тордым. Аннары нидер ишетелгән шикелле булгач, мәчетнең эченә кереп, манара баскычыннан кыек астына үтеп, дөм караңгыда тагын колак салып көтеп тордым. Баксаң, шунда оялаган мәче башлы ябалак елап утыра, имеш! Мин бу кошның кыек астыннан очып чыкканын үз күзем белән күреп төштем. Икенче көнне редакциягә килгәч, бөтен ишеткән-күргәнемне Морти агайга сөйләп бирдем. Хәзер инде әйтә алмыйм, бу турыда газетада берәр нәрсә чыкты микән, юк микән?.. Ләкин күп еллар узгач, мин шулай да «Мәчет елый» дигән бер хикәя язып бастырдым.

Икенче мисал. Шул ук елның көзендә Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы бер йортның кечерәк залында «Красин» бозваткычына багышланган күчмә фотокүргәзмә оештырылган иде. Бозваткычның Төньяк Боз диңгезендә йөзүен күрсәткән күп кенә фоторәсемнәр куелган иде анда. Исеме дә аның «Красин панорамасы» дип атала иде. Миңа менә шул күргәзмәне барып карарга һәм аның хакында бер заметка сыман нәрсә язып бирергә кушылды. Мин бардым, карадым һәм язып та бирдем. Ул тиз генә газетада басылып та чыкты. Ләкин газетаны кулыма алып карагач, минем күзләрем шар була язды: ахыргы биттә эре хәрефләр белән «Кирасин панорамасы» дип басылган иде. (Ягъни безнең лампага сала торган «кәрәчинебез» була инде.) Минем моңа, әлбәттә, эчем бик пошты, ләкин Морти агай төзәтү-мазар биреп тормады. Ул чакларда шуның ише симез хаталар газета битләрендә еш киткәли һәм аңа газета кешеләренең артык исләре дә китми иде. Тик зур политик хата китсә генә сискәнеп аякка баса торганнар иде.

Мин эшләп йөргәндә, редакцияләр хәзерге Ленин урамындагы почтага каршырак, «Икенче Советлар йорты» дип йөртелгән матур бинаның икенче катына урнашкан иде. Һәм бу берләшкән редакцияләрнең уртак исемен «ГӘЖУР» дип атыйлар иде. Шундагы ике-өч бүлмәдә дүрт редакция – «Кызыл Татарстан», «Крестьян газетасы», «Азат хатын» һәм «Чаян» журналлары эшләп яталар. Бары баш редактор Сафа Борһанның гына аерым кабинеты бар, калганнар исә зур бүлмәдә кечкенә өстәлләр билиләр. Беренче бүлмәнең ишегеннән керүгә, уң кулда Галиәсгар абзый Камалның бик кечкенә өстәле тора. Шул өстәлдә ул зур башын иеп, редакциягә килгән вак-төяк игъланнарны тәрҗемә итеп утыра. Сотрудниклар арасында яше белән аңардан да өлкән кеше юк иде бугай. Хәер, тагын бер өлкән кеше булса, ул «Йолдыз», «Кояш»лар заманыннан бирле газеталарда эшләп килгән, бик остарган, хәбәрләрне дә бик күп ташучы репортёр Гариф абзый Латыйпов иде. Калганнар исә алардан күп яшьләр.

Галиәсгар абзый үзенең кечкенә эшен шактый иртә бетереп, сәгать бер-икеләрдә үк редакциядән чыгып китә торган иде. Ул башкалар белән күп аралашмый, күп сөйләшми, аңа монда кызык та түгел шикелле, тик ара-тирә Такташ белән генә уен-көлке сөйләшеп ала – шулай хәтеремдә калган минем. Атаклы драматургны артист дуслары күбрәк тарткан булса кирәк, чөнки миңа аның «Болгар», «Амур» тирәсендәге сыраханәләрдә Бари Тарханов, Вәлишин, Мохтар Мутиннар белән бергә утырганын күргәләргә туры килде.