Выбрать главу

Ә ишектән сул якта, Галиәсгар абзый өстәленә каршы гына, Һади Такташ өстәле тора. Ләкин Такташ ни сәбәптер өстәле янында аз утыра, күбрәк бүлмә уртасында әрле-бирле йөренә. Шул чакта авыз эченнән генә нидер кабатлап, ниндидер шигъ- ри өзекләр әйткәли. Минем үземә дә ишетеп калырга туры килгәләде:

Миннән соң туачак җырчыларныңДаны күмәр минем атымны,ЛәкинЕллар сезгә зур бер легенданыСаклап алып барган шикеллеАлып барыр шушы хатымны…............................................

Мин бу гаҗәеп юлларның кайдан, нинди шигырьдән икәнен белми идем әле. Әмма сизәм: моңарчы ишетелмәгән яңа нәрсәдән булырга тиеш. Тик соңыннан, басылып чыккач кына белдем: «Киләчәккә хатлар»дан икән бу хикмәтле юллар!

Димәк, Такташ нәкъ шул чакларда үзенең соңгы поэмасын язган, утырып кына түгел, йөри-йөри, авыз эченнән генә тәкрарлый-тәкрарлый да иҗат иткән. Һәрхәлдә, минем шулай дип әйтәсем килә.

Һади Такташ… Аның хакында белгәннәремне язасы килү мине бик күптән борчый иде инде. (Бу «төеннәрне» сүтәргә керешүем дә башлыча шуның аркасында булды дияргә ярый.) Дөрес, мин Такташны якыннан белә идем дип мактана алмыйм. Шулай да 1925 елның ахырыннан алып шагыйрьнең үлгән көненә кадәр миңа аны урамда, җыелышларда, әдәби кичәләрдә күп кенә күрергә, шигырь укуын яки сүз сөйләвен еш кыш ишетергә туры килде. Шулай ук тар кругта, иптәшләре арасында көлеп-сөйләшеп торган чакларын да күргәләдем һәм читтәнрәк булса да тыңлап та торгаладым! Әлбәттә, безне таныштыручы булмады, һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки Такташ шөһрәтенең зенитына күтәрелгән гаять популяр шагыйрь, яше белән дә миннән шактый олы, ә мин ул чакта әле язучыларның җыелышларына, шәкерт шикелле, бик ихлас йөрүче, «Безнең юл»да берничә вак-төяк зәгыйфь кенә нәрсәләр бастырган япь-яшь кенә үсмер егет идем. Шулай да Такташ мине күреп тә, танып та белә иде. (Әнә шул җыелышларга йөрү аркасында инде.) Әле күптән түгел, Хатип Госман миңа: «Син бит мине Такташ белән таныштырдың, без өчәүләп сөйләшеп тә утырдык», – дип әйтте. Мин үзем инде моны хәтерләмим, ләкин Хатипның сүзләренә ышанам; димәк, үзем кебек бер яшь егетне атаклы шагыйрь белән таныштыра алгач, без инде бер-беребезне яхшы ук белгән булып чыгабыз.

Аннары бервакытны без, бер төркем яшь язучылар, Вахитов заводының бура клубына әдәби кичә үткәрергә бардык. Төркемдә Такташ белән Кутуй да бар иде. Хәер, бу барудан мин бик кәефсезләнеп кайттым. Хикмәт шунда: минем мондый кичәгә беренче мәртәбә генә катнашуым иде. Шуның өстенә укуым да начар, каушап калуым да мөмкин иде. Шуңа күрә мин кичәне алып баручы Кутуйга әйттем: мине алданрак, Такташка кадәр чыгар, дидем. Чөнки Такташ кичәнең «кадагы», аңардан соң чыгып укуның бер кызыгы да булмаячак – моны бик яхшы белеп тора идем. Без инде икәү генә калган да идек. (Алданрак чыгып сөйләүчеләрнең кемнәр икәнен хәзер әйтә алмыйм – онытылган, кызганычка каршы.) Ләкин Кутуй ни өчендер минем үтенечне тыңламады, тотты да бик зурлап Такташка сүз бирде. Такташның гаять популяр чагы, аның чыгуын халык көтеп кенә тора. Менә ул башын ия төшеп, ашыкмыйча гына сәхнә уртасына чыгып баса. Залда утыручылар аңа бер шаулап кул чабып алалар. Шагыйрь залга карап елмая, сүзен башлаганчы аз гына көттереп тора. Әгәр берәр көлке шигырен укырга җыенса, башлап үзе сабыйларча бер көлеп куя. Халык та, билгеле, аңа ияреп елмая-көлә башлый. Әнә шулай авызын ачмас борын ук инде шагыйрь тыңлаучыларын күпмедер дәрәҗәдә сихерләп тә өлгерә. Такташ сәхнәдә үзен бик гади һәм иркен тота. Ниндидер бер самимилек бөркелеп тора иде аның бөтен кыяфәт-торышыннан. Шигырьләрен исә аз гына мишәр акценты белән гаҗәеп ягымлы, үтемле итеп сөйли иде. Миңа калса, бу җәһәттән Такташны уздырган башка бер язучы яки бер шагыйрь дә булмагандыр, һәрхәлдә, мин берәүне дә белмим, хәтерләмим. Хәтта бик оста сөйләүче, матур тавышлы Кутуй да тыңлаучыларны Такташ хәтле үк әсир итә алмый иде. Йә, шулай булгач, Такташтан соң сәхнәгә чыгып кара инде! Билгеле, мин чыгып сөйләүдән баш тарттым.

Вакыт узып, редакциядә эшли башлагач, мин инде Такташны көн дә диярлек күрә идем. Әлбәттә, сүз алышу, сөйләшүләр дә булгандыр, тик сүзләр бит, кызганычка каршы, безнең хәтердә язылып калмый. Яки бик сирәге генә, бик мөһим берәр момент белән бәйләнгәннәре генә сакланып калса кала. Редакциядә чакта Такташ белән азмы-күпме аралашуның бер мисалы итеп шуны да әйтә алам: яңарак чыккан «Дус кеше» исемле, кәгазь тышлы юка гына беренче китабымны мин аңа язып та биргән идем. Ул китап мәрхүмнең архивында сакланмадымы икән дип, хәзер дә әле уйлап куйгалыйм.

Эшләрем бик шәптән булмаса да һәм матди ягым бик хөрти булса да, редакциядә эшләве күңелле иде. Кешеләре кызыклы иде. Аннары көлке күп иде – ул чакта кешеләр юктан да көләргә, көлке уйлап чыгарырга яраталар иде. Такташ – үзе юмор капчыгы, Исмәгыйль Рәми бик чая телле, Кутуй – фантазёр. Тик бу урында шуны өстисе килә, Такташның бик уйланып калган, бүтәннәрдән читләшеп, үзалдына гына башын иеп йөргән чаклары да була иде. Ә менә Кутуйның андый чагын мин күрмәдем диярлек. Әйтергә кирәк, ул елларда Кутуйның бик парлак чагы иде. Исеме бөтен җирдә шаулый, үзе гаять өлгер-җитез… Менә ул редакциягә озын, нечкә сыйраклы әкәмәт бер кош шикелле килеп керә. Өстендә сары эт тиресеннән теккән, тезләренә дә җитмәгән, шунлыктан гәүдәсен бик калынайтып җибәргән галәмәт йонлач, авыр тун, ә нечкә аякларында кыска галифе да обмотка урап кигән кара ботинкалар. (Мехчылар тегеп чыгарган андый туннар бервакыт бик модага кереп киткән иде. Шундый туннарның бер чуарын Такташ та киеп йөрде. «Тун трагедиясе»н хәтерләгез.) Кутуй килеп керү белән, редакция бүлмәсе җанланып китә. Барысы да «Кутуй!» да «Кутуй!» дип, төрле яктан аңа дәшә башлыйлар. Ул үзе дә бүлмә буйлап бөтерелә, бөтен өстәлләрне йөреп чыга, барысы белән дә кул биреп күрешә. Тавышы көр, кычкырып, кызыклы итеп сөйли һәм гел генә диярлек берәр төрле яңалык та китерә – кешеләр бер мәлгә эшләрен дә онытып торалар…