Выбрать главу

Тагын шунысы да кызыклы: моның ише көлкегә эләккән кешеләр ничектер үпкәли дә, ачулана да белмиләр иде. Күрәсең, үзләре дә җавапсыз калмаганнардыр инде.

«Сыбызгы» шул хәлендә күпме дәвам иткәндер – ул кадәресен әйтә алмыйм, чөнки мин хроникёр булып бер дә мантый алмагач, бушка «эшләп» йөрүне ташлап, озакламый редакциядән китәргә мәҗбүр булдым. Кыскасы, чыкмады миннән гәзитче!

Мин яңадан меховойда эшли башладым. Элек тә бер монда эшләп киткән идем инде, хәзер тагын шунда кайттым. Хезмәт хакы алып эшләүгә ни җитә!

Бу утызынчы елның язы иде. Язучылар тирәсеннән бөтенләй ераклаштым дияргә ярый, барып күренеп йөрергә вакытым да юк, аннары әллә ни теләгем дә юк иде. Тик читтән генә ул тирәдәге хәлләрне ишеткәли идем. Ләкин минем максат – ишеткәнне түгел, күргәнне язу. Ә ул чакта күргәннәрдән иң зурысы, иң нык хәтергә сеңеп калганы – бу Һади Такташны күмү вакыйгасы… Әйе, менә Такташ үлде… Салкын, шыксыз, караңгы декабрь аенда… Ничек кенә моны акылга сыйдырырга, ничек кенә кабул итәргә?! Бу шулкадәр көтелмәгән бер вакыйга булды ки, беренче ишеткәндә моңа ышануы да, моның белән килешүе дә мөмкин түгел иде. Юк, кабул итми күңел. Әле кайчан гына сау-сәламәт йөргән утыз яшьлек тап-таза кеше үлеп китсен, имеш!.. Күпләр аның авырып ятуын да ишетми калдылар булса кирәк. Хәер, мин үзем ничектер ишеткән идем, ләкин күңелемә ник бер шик яки шом килсенче! Гомумән, ул елларда без үлем турында уйлый да белми идек әле. (Дөресен генә әйткәндә, мин Такташның нидән, ничек итеп үлүен хәзер дә әле аңлап җиткәнем юк. Тифтан диделәр, әмма врачлар тифны гына җиңәргә тиешләр иде кебек…) Ләкин ни генә уйлама, күпме генә үрсәләнмә, аяусыз хакыйкать бу: Такташ үлгән, Такташ юк инде.

Көтелмәгән зур үлем кешеләрне хәрәкәткә китерә. Битараф калу мөмкин түгел. Менә мин дә, кайгылы хәбәрне ишетү белән, завкомга йөгереп бардым, аннары кем беләндер директор янына да кердек. Тәкъдимебез шул: цехларда кайгы митингысы үткәрәсе иде һәм шагыйрьнең җеназасына эшчеләрдән делегация сайлап җибәрәсе иде. Такташның никадәр популяр шагыйрь булуы бәхәссез, аның исемен ишетмәгән кеше юк. Директор, рус кешесе булса да, моны яхшы белә икән, шуңа күрә безнең тәкъдимне хуплап каршы алды. Төшке аш вакытында эшчеләрне бер цехка җыеп кыска гына кайгы митингысы үткәрелде һәм шунда ук, шагыйрьне озата барыр өчен, коллектив исеменнән биш-алты кешелек делегация дә сайланды. Алар арасында мин дә бар идем. Тәнәфестән соң без, сайланган кешеләр, ашыга-ашыга шәһәргә киттек.

Юлыбыз – Татар мәдәнияте йортына (хәзерге ТЮЗ бинасына). Такташ аның түбәнге фойесында җир өстендәге иң соңгы төнен уздырды. Бүген аны шуннан алып чыгачаклар.

Декабрь көне тиз сүнә, тиз караңгылана. Димәк, озатуны да тиз тотарлар… Без килеп җиткәндә, Мәдәният йорты тирәсендә халык шыгрым тулы иде. Кешеләрне эчкәре кертмиләр икән инде. Соңгы бәхилләшүчеләр әкрен генә урамга чыгалар. Шулай да безне, мехчылардан килгән делегация булгач, эчкәре уздырдылар.

Менә стеналары гарәп стилендәге нәкыш белән бизәлгән тар озын гына зал. Уртасында озынча өстәл, өстәл өстендә кара каймалы кызыл табут. Табутта Такташ ята. Сап-сары йөз, очлаеп киткән борын, күзләре йомык. Мин әле хәзер дә мәет йөзенә карый алмыйм, ә яшь чагымда туры караудан бөтенләй кача торган идем. Ләкин барыбер күз төшә, төшмичә кала алмый. Әмма соңыннан мәет йөзе күз алдыннан озак китмичә мине газаплый…

Әйткәнемчә, шагыйрь белән хушлашу туктатылган, залда язучылар да Такташның якыннары гына калган иде. Почёт каравылы да тора иде әле. Менә тагын каравылны алыштырдылар. Кемдер миңа да басарга кушты. (Язучылар барысы да үз нәүбәтләрен үткәргәннәр күрәсең инде.) Мин шагыйрьнең баш очына бастым, һәм безне бүтән алыштыручы булмады, шул сәбәпле шактый озак басып торырга туры килде. Соңгы әзерлек, соңгы минутлар!.. Мәетне фоторәсемгә төшерү башланды. Фотограф, ялгышмасам, газет-журналларда бик күптән эшләп килгән чүл гарәбедәй кара-көрән Солтан абзый иде. Башта ул табут янында шагыйрьнең иң якыннарын – хатынын, сеңлесе белән энесен төшерергә җыенды. Үзенчә аларны табутның бер ягына тезеп бастырды, ләкин төшереп алырга өлгермичә калды; нәкъ шул мизгелдә хәсрәттән бик бетеренгән Гөлчирә ханым, үксеп, Такташның күкрәгенә капланды. Һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Ә мин табутның икенче ягында басып торам – аз гына селкенергә, кыймылдарга да ярамый. Иреннәр тыелгысыз дерелди, яшьләрем менә-менә бәреп чыкмакчы, белмим, ничек кенә чыдап калганмындыр инде… Солтан абзый да шактый җәфаланды, шулай да ул үзенә кирәк мизгелне тотып, ахырда төшереп алды.