Выбрать главу

Әгәр Такташның гомере булып, еллар узу белән «җидегәнчелек»нең принципсыз бер кешедән чыккан, соңыннан исә гаять күпертелгән уйдырма, юк бер эш икәнлеген белгәч, бик ихтимал, ул Кутуйдан үзе үк: «Кәбәм, кичер мине!» – дип, гафу да үтенгән булыр иде. Әмма шагыйрьнең күзләре мәңге ачылмаска йомылган иде инде. Күп хәлләрне күрергә өлгермичә китеп барды ул бу фани дөньядан!

Әйтергә кирәк, Һади Такташны озату моңарчы күз күрмәгән дәрәҗәдә зур һәм тантаналы булып узды. Декабрь көне шактый салкын булуга карамастан, халык, урамны бөтен иңе белән тутырып, язгы ташудай агылып барды. Бигрәк тә укучы яшьләр, студентлар күп иде. Такташ аларның иң сөекле шагыйре иде ул заманда.

Матәм митингысы Ирек мәйданында үткәрелде. Кемнәрнең нәрсә сөйләгәнен хәтерләү мөмкин түгел хәзер, тик гарнизон начальнигы Якуб Чанышевның гына бик ялкынлы нотык тотуы ничектер истә калган. Митингтан соң күмү мәрасиме Арча кырына таба юнәлде.

Такташка әзерләнгән кабер хәзерге ял паркы эчендәге кечкенә зиратта иде – табутны иңнән төшермичә җәяүләп кенә шунда илттеләр. Анда да кемнәрдер нотык тотты. Ә кабер күмелеп беткәч, Якуб Чанышев китергән гарнизон солдатлары, берничә тапкыр мылтыктан атып, шагыйрьгә соңгы хөрмәт салютын бирделәр.

…Җирләү шуның белән бетте, тәмамланды. Суык та көчәйде, өшеп бөрешкән халык та ашыгып тарала башлады. Элек кабер очында таза киенгән берәр чиста карт утырып кала торган иде. Янәсе, ләхетендә уянган мәетнең фәрештәләргә биргән җавабын ишетер өчен… Бусы бер әкият кенә… Әмма кеше мәет булса да ялгыз калмаган. Гүя ул үзе: «Китмәгез әле барыгыз да!» – дип үтенгәндер кебек…

Көн әкрен генә сүнде, зират өстенә томанлы караңгылык иңде.

Шушы урында аз гына туктап торасым килә. Мине һаман бер нәрсә уйландыра: ни өчен мәрхүм Такташ үзенең әлеге җавап шигырендә Кутуйга махсус тиеп узды икән? Төп сәбәп нәрсәдә? Кутуйның «җидегәнче» булуы өчен генәме? Әлбәттә, чынлап ышанса, Такташның аңа мөнәсәбәте үзгәрмичә калмас иде, ләкин бит ул – Кутуйны үтә яхшы белгән кеше, ачыктан-ачык аңа авыр сүз ташлаганчы, башта бик нык уйларга тиеш иде кебек. Каләм язганны соңыннан балта белән дә юнып булмый, диләр ич! Әллә тагын берәр төрле сәбәп булды микән? Әйтик, алар арасыннан элегрәк, «җидегәнчелек» ачылганчыга кадәр үк, берәр кара мәче йөгереп узмадымы икән? Кайчагында бик якын дуслар арасында да андый хәлләр булгалый бит. Хәер, бу очракта моны бик икеләнеп кенә фараз кылырга мөмкин… Ә бәлки, Такташның үз хәле аны шулай каты әйтергә мәҗбүр иткәндер? Чынлап та! Алар арасында күптән килгән якын дуслыкны һәркем белә, ә хәзер исә Кутуйны әнә нинди ямьсез эштә гаеплиләр – йә, ничек итеп аның турында дәшмичә калырга мөмкин, ди?! Моны бит көтеп торучылар да булгандыр, билгеле… Аннары Такташның үзенә һәм иҗатына кайбер вульгар тәнкыйтьчеләр тарафыннан бәйләнүләр дә һаман булып тора. Шулай ук ТАПП сафында да аны, берәүгә до куймаган таләпләр куеп, зур кисәтүләр белән генә калдырдылар. (Бу хакта ТАППны чистарту комиссиясенең йомгаклары белән танышырга була. «Атака» журналы, 1930 ел, 8–9 саннар.)

Менә шундый шартларда яшәгән шагыйрьнең үзен акларга да, якларга да һәм үз нәүбәтендә бүтәннәрне аяп тормаска да мәҗбүр булуы гаҗәпмени?! Уйлап карагыз, шул ук 1931 елны Такташ үз әсәрләренең беренче томына язган сүз башында моңарчы иҗат иткән шигырьләренең басылырга хаклы һәм тиешле булуын исбат итәргә тырыша! Бу факт үзе генә дә күп нәрсәләр турында сөйли түгелме соң?!

Без, гомумән, Такташның тормыш юлын начар беләбез. Бигрәк тә соңгы гомерен һәм… вакытсыз үлемен диясем килә минем… Елларга бүлеп, айлап, атналап өйрәнелмәгән әле ул. Шуңа күрәдер инде күңелдә төрле уйлар туа һәм күп сораулар хәзергә җавапсыз да кала.

Гадел Кутуй Такташка караганда бер унбиш ел чамасы озаграк яшәде. Шул сәбәпле минем аның белән танышлыгым да якыннанрак һәм дәвамлырак булды. Дөрес, башта бу танышлык бик өстән генә иде; әлеге әдәби җыелышларга катнашып йөргәнлектән, мин аны беләм, ул мине күреп белә – бары шулкадәр генә иде. Аннары яшь аермасы да шактый зур, шуның өстенә исем ягыннан да безнең аралар ерак, бик ерак иде. Асылда, мин әле бөтенләй «исемсез» диярлек, ә ул «Кутуй» дигән исеме белән әдәбият дөньясында шаулый иде инде. Татар поэзиясендә беренче футурист шагыйрь, – һәрхәлдә, үзен шулай дип игълан иткән кеше. Кайнар заман. Кутуй шул чактагы әдәби хәрәкәтнең үзәгендә тора; трибунада ул, матбугатта ул: яза, бәхәсләшә, якалаша!.. Яшь, чибәр, гаять дәртле, энергияле, үзе бик оста оратор, тавышы көр, шигырьләрен ялкынлы пафос белән сөйли; күп укыган, бик күпне белә, русчасы шәп, татарчасы да әйбәт. Кыскасы, ул өстен, күп өстен иде бездән ул чагында.