Выбрать главу

Шулай да без, әйткәнемчә, таныш идек, әмма бу танышлык ара-тирә күрешкәләп һәм сөйләшкәләп йөрүдән узмады диярлек. Ә «җидегәнчелек» шау-шуы купкан вакытларда мин инде, гомумән, язучылар тирәсеннән шактый ераклашкан идем. Көндез меховойда эшлим, кичләрен хезмәтне фәнни оештыру институтында (бар иде заманында шундый институт) укып йөрим, шул сәбәпле язучылар арасында кайнашырга вакытым да, әллә ни теләгем дә юк иде.

Шулай да мин үземчә Кутуйны яхшы ук белә идем шикелле. Чөнки ул йомылып, серле кыяфәткә төренеп йөрүчеләрдән түгел иде. Бөтен бары белән ачык кеше, сүзгә юмарт кеше. Теләсә кем белән бик тиз таныша, бик ансат сөйләшеп китә. Теләсә кем алдында да үзен хөр, иркен тота, әмма һавалану яки ялагайлану кебек нәрсә юк иде аңарда. Сүзен, фикерен туры әйтергә ярата һәм… бик алай хәтер дә саклап тормый иде. (Хәер, бу сыйфат ул заманда күпләргә хас нәрсә иде.) Минем үземә дә аның туры сүзен татырга туры килде. Мин бит баштарак зәгыйфь кенә нәсерләр язгалый идем. Мәхәббәт турында язылган шундый бер нәсеремне аңа да күрсәттем. Кутуй укып чыкты да туп-туры әйтте:

– Кемгә кирәк бу? Башка язар нәрсә тапмадыңмыни? Ташла! – диде. Һәм игътибарсыз гына нәсеремне кире үземә тоттырды. Билгеле, миңа авыр булды. Ләкин Кутуйдан мондый каты хөкемне ишеткәч, мин инде ул әйберне башка беркемгә дә күрсәтергә җөрьәт итмәдем.

Әйтергә кирәк, ул заманда мәхәббәтнең үзе турында гына язу мактаулы эштән саналмый иде. Язган чакта да аны, ягъни мәхәббәтне, производство белән яки сыйнфый көрәш белән бәйли белергә кирәк иде. Фатих дус та бит бер шигырен юкка гына «Машиналар арасындагы мәхәббәт» дип атамагандыр инде… Хәтта Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә дә бу «бәйләү» бар: хәтерлисездер, аның кызы – комсомолка, ә егете – наборщик.

Гомумән, минем язу эше ул елларда бер дә көйләнә алмады. Язганым бик аз, булган кадәресе дә, нә эчтәлеге, нә формасы белән дигәндәй, игътибарны җәлеп итәрлек түгел иде. Дөрес, телең бар дип әйтәләр иде әйтүен, әмма бер тел белән генә ерак китеп буламыни?! Кыскасы, мин ул чакта әдәбият дөньясына ничектер ансат кына кереп китә алмадым, хәтта керер-кермәс кире чыгып торырга да туры килде. Монда гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр дип уйлыйм.

Табигый, һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Объектив һәм субъектив сәбәпләр билгели аны. Минем замандашларым арасыннан әдәбиятка шактый җиңел кереп китүчеләр һәм тиз арада танылып өлгерүчеләр дә булды. Күрәсең, аларның бәхетеннән әлеге ике төрле сәбәп үзара бик тәңгәл-туры килгәндер инде. Менә шундыйлардан иҗат юлын аеруча уңышлы башлаган бер замандашым турында Кутуй хәтта: «Безнең әдәбиятта да Толстой кебек язучы туып килә», – дигән сүзләрне дә әйткән иде. (1928 елны Лев Толстойның йөз еллыгына багышланган тантаналы җыелышта.) Мин үзем бу сүзләргә артык гаҗәпләнмәдем дә, чөнки, бердән, зур өметләр уяткан егетнең бик күтәрелеп барган чагы иде, ә икенчедән, Кутуйның кайчак шулай чаманы югалтып җибәрүен дә белә идем. Кызганычка каршы, бер мактауда гына түгел – шундый ук чамасыз, әмма кире мәгънәсендәге чыгышлары да булгалады аның… Ләкин аңардагы бу гадәтне бары аңа гына хас нәрсә итеп күрү дөрес булмас иде, чөнки чөеп мактау яки бетереп ташлау үзенә күрә бер шаукым иде ул чакларда… Әйе, безнең әдәбиятка юлыбыз да, үсү-җитлегүебез дә, шулай ук керткән өлешебез дә бер булмады. Чебешне көз көне саныйлар. Менә яшәдек, көчебездән килгән кадәр яздык, әдәбиятыбызны күпмедер дәрәҗәдә үстердек, баеттык та шикелле, әмма беребез дә, мәгълүм ки, Лев Толстой була алмадык. Чак кына да, ичмасам. Даһилар кабатланмый икән ул!

Такташны күмгәннән соң, мин Кутуйны шактый озак вакыт күрмичә тордым. Хәер, кайда күрәсең – үзем редакцияләргә барып йөрмим һәм, беләм, Кутуйның да ул тирәләрдән эзе суынган чагы. Урамда гына очратмасам, башка урын да юк. Әмма шулай да без Кутуй белән нәкъ шушы чорда ныграк танышып, якынаеп киттек. Моңа башлыча уртак танышларның булуы ярдәм итте.

Шуларның берсе Шәйхулла Утяшев иде. Буйга озын, таза, төскә бик чибәр кеше иде ул, тик бер күзен кара материядән түгәрәкләп кискән япма белән каплап йөри иде. (Гражданнар сугышы вакытында әллә акларга, әллә кызылларга олаучы малай булып барган чагында пуля тиеп, бер күзен югалткан булган.) Минем замандашлардан аны, бәлки, хәтерләүчеләр дә бардыр әле, чөнки егерменче елларның урталарында Шәйхулла Утяшев та язучылар белән аралашып йөргән иде. Әдәбиятны бик яхшы белә иде ул – «Безнең юл»да аның иҗат психологиясе турында язган бер мәкаләсе дә басылып чыкты. Кутуй белән алар – педагогия институтында бергә укыганнар, күптәнге танышлар. Ләкин мин Шәйхулла белән якыннан аралашып йөри башлаган чакта, ул инде математика укытучысы иде. (Мин үзем дә аңардан математика дәресләре алып йөрдем.) Шуны әйтергә кирәк: башта әдәбият белән мавыгып та, соңыннан теге яки бу сәбәпләр аркасында бүтән тармакка күчүчеләр безнең заманда аз булмады. Саный китсәң, аларны шактый җыярга була. Хәер, һәр заман өчен дә бу табигый күренеш булса кирәк, чөнки сәнгать белән әдәбият претендентларны нечкә иләктән үткәрергә ярата. Аннары кешенең теләге белән мөмкинчелеге дә күп кенә очракта туры килеп бетми. Туры килсә дә төшеп калуың бар – тормыш ул һәрвакытта бездән көчлерәк.