Выбрать главу

Шәйхуллада Кутуй белән кайчан очрашуымны хәзер инде төгәл генә әйтә алмыйм, һәрхәлдә, утыз өченче елдан да иртәрәк булмаска тиеш. Әйткәнемчә, безнең очрашмаганга шактый вакыт узган иде. Шулай да мин Кутуйда бертөрле дә үзгәреш тапмадым диярлек. Ә бит шундый көтелмәгән зур бәхетсезлек һәм авыр кичерешләрдән соң аның эчке халәтендә ниндидер үзгәрешләр булырга тиеш иде. Булмыйча калуы мөмкин дә түгел. Әмма тыштан элекке Кутуй! Дәртле, көләч, хәрәкәткә җиңел, сүзгә юмарт!.. Ихтимал, ул эчендәгесен яшерә белгәндер, ихтимал, мин дә күрә-сизә белмәгәнмендер. Ничек кенә булмасын, мин менә хәзер күпме генә уйлансам да, аның зарланып яки акланып сөйләгәнен һич тә искә төшерә алмыйм. Бәлки, вакыт дигән нәрсә аны тынычландырып өлгергәндер, чөнки «җидегәнчелек» вакыйгасыннан соң ике ел чамасы үтеп киткән иде инде. Юк, шулай да бу вакыйга турында сүз булмыйча калмагандыр, ышанмыйм, әмма… онытылган, бары Кутуйның гадәттәге көләч йөзе дә дәрт бөркеп торган какча кыяфәте генә истә калган.

Шулай ук Такташ турында да… сөйләшмичә калу мөмкинмени?! Һәрхәлдә, мин үзем сүз ачмыйча калмаганмындыр инде. (Такташны күмгән чакта ни булганын искә төшерү дә җитә бит.) Әмма кырык биш ел вакыт узганнан соң, Такташ турында Кутуй фәлән әйтте, төгән әйтте дип, аның исеменнән сүз сөйләргә мин җөрьәт итә алмыйм. Тик шуны гына әйтә алам: Кутуйдан Такташка карата мин начар сүз (мәсәлән, хәтере калудан үпкәләү, рәнҗү кебек сүзне) ишетмәдем, ишетсәм – андый сүз хәтердә ничек тә сакланыр иде. Заман алар арасын бутап ташласа да, үлгән Такташ белән тере Кутуйны бер-берсенә каршы кую, минемчә, мөмкин түгел иде.

Әйткәнемчә, Кутуйның кәефе әйбәт иде. Бер очрашуны әле дә булса оныта алмыйм. Июнь аеның иркә-йомшак, таманча гына эссе, бик матур бер көне иде. Табигатьнең әле кул тимәгән яшь, саф, ләкин инде тулыланып, җитешеп килгән чагы. (Һәм кешеләрне дә яшәртә торган чак.) Нәкъ шундый көнне без өчәү – Кутуй, Шәйхулла, мин – ничектер туры килеп очраштык та, гүя алдан сүз куешкандай, кая да булса шәһәр читенәрәк чыгып китәргә уйладык. Билгеле, буш кул белән генә барасы килми иде, әзрәк капкаларга анысын-монысын да алырга булдык. Кесә төпләреннән акчаларыбызны кырыштырып чыгардык, ләкин һәрвакыттагыча акчабыз җитәрлек түгел иде. Шуннан Кутуй гадәттәге өлгерлеге белән: «Туктагыз, мин өйгә кереп чыгыйм әле», – диде. Ул чакта аның квартирасы Комлев урамында, ишегалдындагы бер агач йортта иде. Шунысы кызыклы: бу йортның капка номеры да җиде иде. Туры килүен кара син!.. Кутуйның көлгән булып, әмма ачынып: «Бу каһәр суккан җидедән минем котыласым юк, ахрысы», – дип әйткәне дә бар.

Кутуйның чыкканын без урамда көтеп тордык. Бераздан ул чыкты, ләкин акча урынына бүлмә ишегенә кертеп куела торган зур гына бер йозак күтәреп чыккан иде. «Менә шуны илтеп сатабыз!» – диде ул малайларча бер ваемсызлык белән. Өчәүләшеп Чехов базарына таба киттек – ул елларда «толкучка» да шунда иде. Тимер-томырлар рәтендә йозакны күрсәтеп йөри торгач, без аны бер татар агаена күпмегәдер саттык та. Иш янына куш булды, һәм без, бар акчабызга яшел суган, пешкән йомырка, кара икмәк, аннары юл өстендәге кибеттән бер шешә кызыл шәраб та алып, рус зиратына таба атладык. Зиратны үтеп, Казанкага караган тау битенә чыктык та шундагы яшел чирәмгә бик әйбәтләп кенә аякларны сузып урнаштык. Кутуй өеннән бер кечкенә стакан да эләктерергә онытмаган икән, шуның белән кызыл шәрабны чиратлашып, ашыкмыйча гына эчә-эчә, әңгәмәгә керешеп киттек. Бу урында шуны әйтергә кирәк: Кутуй эчү белән һич тә мавыга торган кеше түгел иде. Эчкәндә дә бик аз эчә һәм шул аздан да бик тиз кәефләнә иде. Бүген исә аның бу «эчүне» оештыруда активлык күрсәтүе, бердән, компания өчен булса, икенчедән, бәлки, җәй башының шушы гаҗәеп матур тансык көне өчен дә булгандыр. (Мондый көнне үтә тәүфыйк иясе дә азрак кәефләнеп утырудан тыела алмас иде. Безне инде әйткән дә юк!) Шулай да йозак сатып, шәраб алу – бу башлыча очрашу шәрәфенә иде. Шәйхулла – Кутуйның күптәнге дусты, минем белән дә беренче тапкыр гына утыруы түгел. Безнең аралар әкренләп якыная, гадиләшә бара. Сүзләр дә килешә кебек, һәрхәлдә, менә шулай очрашкан чакларда без бик теләп, иркенләп ачык сөйләшәбез. Минем аңа мөнәсәбәтем элек тә, хәзер дә бертөсле, ягъни бернинди конъюнктура белән бәйләнмәгән, ул шуны сизә һәм үз нәүбәтендә миңа карата да ышану, үз итү күрсәтергә тырыша иде. Билгеле, бүгенге очрашу да әнә шул әкренләп туып, ныгып килгән дуслыкның дәвамы иде. Тау битендә кырын ятып «сыйланган» чакта, Кутуй миңа, иске портфеленнән чыгарып, бер фоторәсемен дә бүләк итеп бирде. Рәсем артына түбәндәге сүзләрне язган иде: «Янәкәй иптәшкә истәлек – йозак истәлеге. Г. Кутуй. 18.6.33».