Кечкенә бер эпизод – әле дә онытылганы юк. Мөхәммәдъяр дәдәкай туеннан соң, егерме икенче елның гаҗәеп матур килгән җәендә булса кирәк, мин, кемгәдер утырып, тагын Каргалыга кайттым. Ишегалдына үтеп, тарантастан төшүемә, француз бөркәнчек ябынган Хәнифә җиңгәчәй – яшь килен – җәһәт кенә каршыма килде дә чүгенеп (ягъни реверанс ясап) миңа «Исәнмесез, кече морза!» дип, ике кулын сузды. Мин бу көтелмәгән хәлдән шактый югалып калдым, кызарып-каушап кына җиңгәчәйгә кул бирдем, мәгәр шул минутта гына аның болай зурлап күрешүен ничектер аңлап та җиткермәдем. Тик бераздан гына минем бәләкәй башыма килеп җиткәндәй булды: кара, мин морза икәнмен ләбаса! Кече морза! Менә ни өчен яшь җиңгәчәй минем белән, гафу итегез, унөч яшьлек маңка малай белән чүгенеп, ике куллап күрешкән икән. (Безнең Каргалыда яшь киленнәр, киявенә туган тиешле ирләр белән күрешкәндә, хөрмәт йөзеннән әнә шулай чүгенеп алалар, ягъни реверанс ясыйлар иде. Бу аларда бик борыннан килгән гадәт. Хәзер юк, күптән беткән.) Шулай итеп, мин дә зур хөрмәткә лаек булдым. Дөрес, морза булуның хәзер өч тиенлек тә әһәмияте юк, моны бөтенесе белә дә торгандыр инде, ләкин шулай да борынгы гадәт буенча «морза» дип зурлап дәшүне онытып бетермәгәннәр, имеш! Соңыннан күпме күрешергә туры килсә дә, җиңгәчәйдән мин алай чүгенеп исәнләшкәнне бүтән инде ишетмәдем.
Ни өчендер минем атакай Каргалы халкын мактарга ярата торган иде. Затлы, төпле халык, ди иде, инсафлы, әдәпле, туган җанлы, ачык күңелле, укыган зур кешеләр дә чыккан, дип тезеп китә торган иде. Ихтимал, бу аның Каргалыда үткәргән ир-егет чакларын, өйләнеп бәхетле яшәгән вакытларын һәм якыннан аралашкан, йөрешкән дус-ишләрен сагынуы белән бәйләнгәндер. Картлыкка таба ул дус-ишләрнең күбесен югалтсаң, тормышың һаман авырая, күңелсезләнә барса, үткәннәрне сагынып утырудан башка тагын ни кала?! Сагынырлык үткәнең булу үзе бер зур юаныч! Әмма мин үзем яшьтән үк атакай сүзләренә ышанып бетмәдем, чөнки минем дөньяга күзем бөтенләй башка вакытта, башка шартларда ачылды. Әлбәттә, һәр җирдәге шикелле Каргалыда да яхшы кешеләр аз булмагандыр – бу кадәресен берәү дә инкяр итмәячәк (намуслылык, инсафлылык, гомумән, күп кешеләргә хас сыйфат, тик Ходай аны һәркемгә дә тигез бирмәгән). Шулай ук Каргалы халкының уку-белем ягыннан күрше-тирәдәге авыллардан өстен торуына да ышанырга була. Шулайрак танылган да Каргалы… Әмма ләкин бердәмлек белән татулыкка килгәндә, юк, монысы инде, туп-туры гына әйткәндә, иллюзия! Халыкның сословиеләргә бүленгәнен күрдек, һәм шушы сословиеләрнең үз эчендә дә кешеләр тигез түгел, күптән инде төрле социаль катлауларга бүленеп беткәннәр. Берәүләре баеган, берәүләре бөлгән, күпчелек исә шушы ике уртада. Әлеге түбән сословиедән саналган «азый», «мулла», «бүре» халыкларының бик таза тормышлылары булган шикелле, «морзаларның» да атсыз-тунсыз азап чиккән фәкыйрьләре бар иде. Кыскасы, мәшһүр Каргалының үзендә социаль типларның төрлесен – баен, сатучысын, ярлысын, хәерчесен, укыганын, укымаганын күрергә, хәтта зимагуры белән карагын да очратырга мөмкин иде. Һәм кемнәр генә чыкмаган бу чуар халыктан – большевигы да (Нигъмәт Еникеев), меньшевигы да (Гомәр Терегулов), эсеры да (Хәллә Еникеев). (Билгеле, мин монда мисал өчен берәр генә фамилияне күрсәтү белән чикләнәм.) Бәс, шулай булгач, нинди бердәмлек һәм татулык турында сүз булырга мөмкин ди?! Антагонизм һәм көрәш – менә нидән гыйбарәт Каргалының да тарихы. Революция елларында, шулай ук колхозлашу вакытында бу көрәш гаилә эченә керә, ике туган арасында башлана. Срур тутакайның сөйләгәне, әгәр дөрес булса, Каргалы кешесе Габдрәхим Еникеев, кызыллар Бохараны азат иткәннән соң, шәһәрнең беренче коменданты булган, ә шул ук вакытта аның бертуганы Искәндәр акларда офицер булып йөргән. Ике братның үзара талашканын элегрәк минем дә ишеткәнем бар иде, ди Срур тутакай… Югарыда мин Еникеевләрнең туганлык җепләре белән уралып беткәнен әйткән идем, әмма сыйнфый көрәш законы җепләрне генә түгел, чылбырларны да өзгәләп ташлады. Моның дистәләрчә мисалын китерергә мөмкин булыр иде, ләкин мисалсыз да бик яхшы аңлашыла торган хакыйкать.
Инде үзем белгән кайбер кешеләр турында сөйләп үтәсем килә. Заманында Каргалыда Рәхимҗан дигән зур бер бай булган. Мәкәрҗә ярминкәсенә олау-олау тире-яры илтеп, аннан чәй-шикәр төяп кайтып сәүдә иткән, диләр. Атакай аны «Рәхимҗан җизни» ди иде, димәк, безгә кардәшлеге дә булган икән. Мин аңардан калган йортны да әзрәк хәтерлим әле. Ул бабакайлардан түбән очтарак, кайчандыр таза-шәп, ә хәзер шактый искергән, тузган калай түбәле зур бер йорт иде. Анда Рәхимҗан байның улы Камалетдин абзый тора иде. Картаеп барган кеше иде инде, атакай да аңа «Камалетдин абзый» дип дәшә иде. Менә шул зур колаклы, зур борынлы, битен эре сызыклар ерып төшсә дә, үзенчә ничектер мөлаем чырайлы һәм мәзәк кенә сүзле абзый нэп вакытында атна саен Дәүләкән базарына кырык чакрым Каргалыдан җәяүләп килә торган иде. Башында керләнеп беткән эшләпә, өстендә озын чабулы әллә иске бишмәт, әллә иске җилән, аягында читек өстеннән киндерә белән урап бәйләгән чабата, кулында юан гына таяк, – арып-талып безгә килеп җиткәч, өйгә дә кереп тормыйча, тизрәк түбән баскычка «лып» итеп хәл җыярга утыра иде. Димәк, ул чакта аның аты-мазары булмаган. Арып килүенә карамастан, ул энем белән миңа ни өчендер гел генә: «Нихәл сез, очлыкайлар!» – дип дәшә торган иде. Күрәсең, үзенчә шаяртуы булгандыр инде…